Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе 66 яшьлек физик-галимне дәүләткә хыянәттә гаепләп 12 елга хөкем итте


Анатолий Губанов
Анатолий Губанов

66 яшьлек Анатолий Губановны Нидерланд галимнәре белән уртак эш башкарган вакытта яшерен белешмәләр тапшыруда гаепләделәр.

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе дәүләткә хыянәттә гаепле дип табып физик Анатолий Губановны 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. 66 яшьлек галим Жуковский исемендәге Үзәк аэрогидродинамика институтының очкычлар аэродинамикасы бүлекчәсен җитәкли иде. Бу - Русиянең әлеге өлкәдә алдынгы фәнни оешмасы.

Хөкем карары турында утырыш залыннан "Медиазона" хәбәрчесе җиткерде. Губанов 2020 елның декабрендә сак астына алынды, аның тикшерү изоляторында үткәргән бер көнен мәхкәмә колониядәге бер көнгә тигез дип исәпләгән.

Губанов Жуковский институтында 1979 елдан бирле эшләде. Аның фәнни кызыксынулары очкычлар, ракетлар аэродинамикасы белән бәйле иде. Аны Нидерланд галимнәре белән уртак эш башкарган вакытта яшерен белешмәләр тапшыруда гаепләделәр.

Ул үзенең хезмәттәше Валерий Голубкин белән High-Speed Experimental Fly Vehicles – International дигән халыкара проектта сәгатенә 8568 чакрым тизлектә оча алырдай сивил очкыч моделен эшләгән булган.

Голубкинны дәүләткә хыянәттә шикләнеп 2021 елның апрелендә кулга алдылар. 71 яшьлек галимне 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр. Физикларның яклавы исә чит ил галимнәренә тапшырылган материаллар алданрак яшерен булу-булмауга тикшерелгән булган дип килә.

  • Май аенда Русия фәннәр академиясенең Себердәге бүлекчәсенең Теоретик һәм гамәли механика институты хезмәткәрләре хакимиятләргә ачык хат язды. Алар Русиянең аэродинамика фәнен яклауны сорады. Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, махсус хезмәтләр бу өлкәдә эшләүче физикларны даими кулга ала.
  • Мөрәҗәгать авторлары искәртүенчә, галимнәр мондый тикшеренүләр белән шөгыльләнергә курка. Алар бу хәлләрне "илдәге аэродинамика өлкәсендә фаҗига" дип атый.
  • Зур тизлекле технологияләр өстендә эшләүче галимнәрне кулга алулар Русия кораллары арасына "Кинжал" канатлы ракетларын керткәннән соң ешайды. Мәскәү аларны дөньяда кораллануга кабул ителгән беренче һипертавышлы ракетлар дип атады. Русия гаскәре "Кинжал"ны Украинадагы сугышта куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG