Бүген, 31 октябрь иртәсендә Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә Lada Largus машинасы ПАЗ мәктәп автобусы белән бәрелешкән. Җиңел машина каршы яктан хәрәкәт итүчеләр ягына чыккан булган. Бу хакта республика ЮХИДИ һәм прокуратурасы матбугат хезмәтләренә сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.
Беренчел мәгълүматларга күрә, юл һәлакәте килеп чыгуга 32 яшьлек җиңел машина йөртүчесе гаепле. Ул машинасының җәйге тәгәрмәчләрен кышкысына алыштырмаган диелә.
Юл һәлакәте белән бәйле прокуратура тикшерү башлаган. Мәктәп автобусы Краснокама районыннан Уфага юл тоткан, анда 14 яшьлек 10 үсмер утырып барган.
Дүрт баланы, Lada Largus йөртүчесен һәм аның өч юлчысын хастаханәгә алып киткәннәр. Калган балаларны башка автобуста мәктәпкә җибәргәннәр диелә.
- Быел мартта Башкортстанның Белорет районында 14-17 яшьлек алты үсмер юл һәлакәтенә эләкте, машина йөрткәне үлде.
- Шаһитләр әйтүенчә, юл казасы булыр алдыннан кызлар сыра, егетләр "көчлерәк" хәмер эчкән.
- Балалар һәм үсмерләр катнашында юл һәлакәтләре Татарстанда да булып тора. Июль ахырына республикада балалар катнашында барлыгы 233 юл һәлакәте булган, анда сигез бала үлгән, 250сы җәрәхәтләнгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум