Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны сак астында калдырды


Алсу Кормашева мәхкәмә залында. 20 октябрь 2023 ел
Алсу Кормашева мәхкәмә залында. 20 октябрь 2023 ел

Бүген, 31 октябрьдә, Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Совет район мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырды. Район мәхкәмәсе Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны 5 декабрьгә кадәр кулга алу карары чыгарган иде.

Адвокат иректән мәхрүм итүне күздә тотмаган тоткарлау юлын билгеләргә сорады. Мәхкәмә утырышы матбугат өчен ябык режимда узды, журналист чарада видеоэлемтә аша катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Алсу Кормашеваны 18 октябрьдә тоткарладылар. 26 октябрьдә Тикшерү комитеты аңа Җинаять кодексының 330.1 маддәсе, 3 өлеше нигезендә ("максатчан рәвештә Русиянең хәрби, хәрби-техник эшчәнлеге турында мәгълүмат җыйган затның (янәсе, аларны чит ил чыганаклары Русия иминлегенә каршы куллана ала) үзен "ят агент" исемлегенә кертү өчен кирәкле документларны вәкаләтле оешмага тапшырмавы") гаепләү белдерде.

Алсу Кормашева Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмады. Хәзер ул Русия канунын бу эшне үзе башкармау сәбәпле бозган дип шикләнелә. Ягъни, ул үз-үзенә әләк язарга тиеш булган.

Кормашева аңа белдерелгән гаепләүне танымый.

Мәхкәмә Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторына җибәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00
  • Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Аны вакытлыча тоту изоляторына җибәрделәр. Шул вакыттан бирле ул сак астында кала.
  • Федераллар Кормашева 2022 елның көзендә интернет аша Русия гаскәренә алу очраклары турында мәгълүматлар туплаган, шулар нигезендә "алтернатив аналитик материаллар" әзерләгән һәм аларны чит илләрдәге "халыкара инстанцияләр"гә җибәреп торган дип белдерә. Алар фикеренчә, бу Русиянең хәрби эшчәнлеге турында мәгълүмат җыю булып тора, читтәге явыз көчләр моны Русия иминлегенә каршы куллана ала.
  • 20 октябрьдә мәхкәмә аңа чикләү чарасы сайларга тиеш иде, әмма аны вакытлы изоляторда тотуны 23 октябрьгә кадәр озайтты.
  • БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.
  • 23 октябрьдә исә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп,мәхкәмә Алсу Кормашеваны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.
  • Утырыштан соң Азат Европа/Азатлык радиосы җитәкчесе Джеффри Гедмин "Утырыш нәтиҗәсе уңаеннан тирән канәгатьсезлек белдерәбез. Алсу гаиләсе белән кавышырга тиеш, аны кичекмәстән азат итәргә чакырабыз", дип белдерде.
  • Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да - Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Нәтиҗәдә Казан җәмәгать мәхкәмәсе журналистка икенче ватандашлык турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен штраф салды. Әлегә хөкем карары кануни көченә кермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG