Украинаның Запорожье өлкәсендә машина колоннасына булган атышта Русия кораллы көчләренең 1251 мотоукчы полкының 1нче батальоны хәрбиләре һәлак булган, дип җиткерә Idel.Реалии.
"Сердитая Чувашия" Telegram-каналы мәгълүматынча, якшәмбе, 29 октябрьдә, күченергә әзерләнгән вакытта 1251 мотоукчы полкның 1нче батальоны атышка эләккән. Бу полкта Чуашстаннан мобилизацияләнгәннәр хезмәт итә, ә алар белән шушы республикада туган Владислав Матузас җитәкчелек итә диелә.
Telegram-канал чыгарган видеода янган һәм юл читендә калдырылган йөк машиналарын, микроавтобусларны, машиналарны күрергә була.
Төгәл генә ничә хәрбинең һәлак булуы билгеле түгел. Волонтерлар чатларына сылтама белән "Сердитая Чувашия" 120 кеше үлгән яки яраланган дип язды. Соңрак исә Telegram-канал 19 солдат һәлак булган, 40ы яраланган дип хәбәр итте һәм яралыларның исемлеген чыгарды.
Idel.Реалии Чуашстаннан былтыр көз сугышка мобилизацияләнгән берничә хәрби белән элемтәгә кергән. Алар атыш булуын раслаган һәм бу хәл булган урыннан видеолар күрсәткән. Яраланган бер хәрби туганнары аша атышта Чуашстаннан мобилизацияләнгән 47 кешенең үлгән булуы бар, дип җиткергән.
Русия саклану министрлыгы Чуашстан хәрбиләренең һәлак булуы турындагы мәгълүматларга фикер белдермәде. Чуашстан башлыгы Олег Николаев бу хакта чыккан хәбәрләрне "мәгълүмати һөҗүмнәр" дип атады, аларны "җәмгыятьтә паника кәефләре үстерүгә юнәлдерелгән", диде.
Чуашстанның баш хәрби комиссары дөрес булмаган мәгълүматлар өчен җинаять җаваплылыгы булуын хәтерләтте, әмма Чуашстан батальонының язмышы турында берни әйтмәде.
Шулай ук Чуашстан башлыгы матбугат хезмәте 1 ноябрьдә 1251 полкы командиры Владислав Матузасның белдерүе белән видео таратты. Ул үзенең һәлак булуы, Чуашстанның 120 кешедән торган батальлоны тулысынча юк ителүен кире какты. Telegram-каналларда шундый мәгълүмат таралган иде.
Ул үзенең исән булуын әйтә һәм сугышта югалтуларсыз булмый, яраланганнар да, үлеләр дә бар, тик сезгә әйтелгән саннар кадәр түгел ди. Тик төгәл саннарны да китермәде.
- 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте.
- Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Бер ай узганнан соң Путин мобилизация тәмамланды диде, ләкин фәрман кире алынмады, ул гамәлдә кала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум