Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республиканың Фәләстиндәге тыныч халыкка һуманитар ярдәм җибәрергә ниятләвен язды.
"Фәләстиндәге тыныч халыкның газапларына җавапсыз кала алмыйбыз. Башкортстанда яшәүчеләрнең күпчелеге бездән ничек ярдәм итәргә була дип сорый, ярдәм тәкъдим итә. Без һичшиксез булышачакбыз", диде ул.
Хәбиров Газзәгә һуманитар йөк җибәрү турында Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин белән сөйләшкән һәм республикада яшәүчеләрне моңа кушылырга чакырган.
Кичә, 1 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та республика хөкүмәтенә Газзә сызыгында зыян күргән халык өчен һуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты.
"Зыян күрүчеләр арасында күп балалар булуга татарстаннарның борчылуы сәбәпле, президент оешмаларны һәм Татарстан халкын һуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга өнди", диде Миңнехановның сүзчесе Лилия Галимова.
Татарстанда Газзәдә яшәүчеләр өчен һуманитар ярдәм җыю 3 ноябрьдә башланачак. Аерым алганда балалар һәм өлкәннәр өчен ризык, гигиена кирәк-яраклары, көнкүреш әйберләре җыела. Аларны Казан шәһәренең ике урынында - Патрис Лумумба һәм Мәҗит Гафури урамнарында кабул итәләр.
- 7 октябрь көнне Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде.
- Израил Газзә сызыгының тулысынча блокадада калуын игълан итте. Газзә сызыгы ике яклап Израил белән һәм бер яклап Мисыр белән чиктәш.
- Израил Хәмәснең 7 октябрьдә һөҗүм ясавына җавап итеп "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра.
- Хәмәс контролендәге Газзә сызыгы хакимиятләре Израил гаскәре атышлары аркасында сигез меңнән артык кеше үлде дип белдерә. Бу саннар бәйсез расланмаган.
- Сишәмбе кичендә Газзәнең төньягындагы качаклар лагерендә шартлау булды. "Израил һөҗүме фаҗигаи нәтиҗәләргә китерде. Күп кешеләр аның корбаны булды", дип яза шаһитләргә һәм табибларга таянып CNN. Израил исә һөҗүмнең максаты - Хәмәс радикаль төркеменең югары дәрәҗәле хәрби җитәкчесе иде дип белдерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум