Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин яшьләрне фейклардан чикләргә чакырды һәм Дагыстандагы чуалышларны мисалга китерде


Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин

Ул республиканың Роскомнадзор башлыгына фейкларга каршы җитезрәк эшләргә, ФСБ белән бергә көрәшергә кушты.

Бүген, 2 ноябрьдәге утырышта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Роскомнадзоры җитәкчесе Юрий Никитиннан тискәре мәгълүмат бирә торган сайтларны томалау эшен көчәйтүне таләп итте.

— Сездән нык сорыйм, безнең халыкны моннан чикләгез. Бигрәк тә яшьләрне, алар социаль челтәрләрдә утыра һәм бөтен фейкларны үзләре аша уздыра, диде ул.

Мөхәммәтшин "Дагыстандагы хәлгә игътибар итәргә" кушты. "Халыкны бик тиз җыеп була. Безгә, депутатларга кушсалар, алай халыкны җыеп булмас иде, ә монда җыелып тамаша оештырдылар", дип белдерде ул.

Аның әйтүенчә, бу мәсьәләне игътибарсыз калдырырга ярамый.

— Дус булмаган илләрдәге, Көнбатыш илләрендәге дошманнарыбыз моннан файдалана. Безнең республикада фетнә чыгару өчен, - ди Мөхәммәтшин. Ул фейкларга каршы җитезрәк эшләргә, ФСБ белән бергә көрәшергә чакырды.

  • 29 октябрь кичендә Тель-Авивтан очкыч төшеп утырыр алдыннан Махачкала һава аланына йөзләгән кеше җыелды. Җыелучылар һава аланына бәреп кереп, очыш кырына кадәр үтте, алар Израилдән юлчыларны эзләде. Аңарчы җирле пабликларда җирле халыкны Тель-Авивтан килгән очкычларны "каршы алырга" чакырдылар.
  • "Уйташ" һава аланы баш мөдире Сәид Рамазанов бәяләмәсенә күрә, һава аланын яулап алучылар 10 миллион сумлык зыян китергән.
  • Узган елның көзендә Freedom House хокук яклау оешмасы интернет иреге рейтингындагы 70 ил арасында Русияне 65 нче урынга куйды.
  • Русиянең рейтингта кисәк түбән төшүе Русия Украинага басып кергәч кертелгән тыюлар белән бәйле. Сугыш башланганнан соң берничә атна узуга Русиядә Facebook, Instagram һәм Twitter, шулай ук 5000 веб-сайт томаланды.
  • Хакимиятләр русияләрне сугышны "махсус операция" дип атарга, бары тик Русия биргән рәсми мәгълүматларны гына кулланырга мәҗбүр итә. Башка чыганаклардан сугыш турында белешмәләр алып куйган өчен әтрафлар һәм төрмә җәзасы каралган, бу җәзаларны Русия гаскәрен "кимсетү" һәм гаскәр турында "ялган мәгълүмат тарату" турындагы маддәләр нигезендә бирәләр.
  • Шул сәбәпле Русиядәге күп медиалар чит илләргә китәргә, ябылырга яки сугыш турында язудан баш тартырга мәҗбүр калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG