Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Русия тикшерү комитеты баш тикшерү идарәсенең оештырылган җинаятьчел эшчәнлекне һәм үткән еллардагы җинаятьләрне тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Избенконы кулга алган. Аны зур күләмдә акча сарыф итүдә (Җинаять кодексының 160 маддәсе 4 өлеше) гаеплиләр.
Бу хактагы мәгълүмат Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе сайтында чыккан. Сайтта чыккан материаллардан күренгәнчә, җинаять эшен 12 октябрьдә Русия тикшерү комитеты рәисенең беренче урынбасары ачкан, эш "ышанып тапшырылган мөлкәтне аеруча зур күләмдә үзләштерү фактлары" нигезендә ачылган диелә.
Избенконы 26 октябрьдә тоткарлаганнар, шул ук көнне аңа гаепләү белдерелгән.
Җинаять эшенең нечкәлекләре билгеле түгел, әмма анда ике эпизод каралуы әйтелә. Русия Җинаять кодексына ярашлы, 1 млн сумнан күбрәк зыян килсә, бу аеруча зур зыян дип бәяләнә.
Избенко һәм аның яклаучысы мәхкәмә утырышында кырыс чикләү чарасы сайламауны сораган. Гаепләнүче тикшерүдән качарга ниятләмәвен әйткән, кечкенә баласы, дәүләт бүләкләре барлыгын сөйләгән һәм өй сагына утыртуларын сораган. Әмма мәхкәмә аны 12 декабрьгә кадәр сак астына җибәргән.
- Избенко Казандагы 175нче мәктәптәге атыш эшендә тикшерү төркемен җитәкләгән кеше иде. Шулай ук ул Синай ярымутравы өстендә Русия очкычы килеп төшүен тикшерүдә катнашты.
- 2021 елның 11 маенда 175нче гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде. Бу эш нигезендә 600дән артык кеше зыян күрүче дип табылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум