Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда КПРФ фракциясенең элекке җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин парламент рәисен провокациядә гаепли


Юнир Котлыгуҗин
Юнир Котлыгуҗин

Бер атна элек КПРФның республика бүлекчәсе сайтында "традицион кыйммәтләрне яклау" турында белдерү чыкты. Анда балетмейстер Рудольф Нуриевның дәүләткә хыянәт итүе, "ЛГБТ вәкиле булуы" әйтелде. Белдерүне республика парламенты рәисе тәнкыйтьләгән иде. Хәзер Толкачевның үзен тәнкыйтьлиләр.

Дөнья балеты йолдызы Рудольф Нуриевны тәнкыйтьләгәннән соң, вазифасын калдырган Башкортстан парламентындагы КПРФ фракциясенең элекке җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин фиркагә чираттагы шау-шу тудырырдай белдерү ясарга тәкъдим иткән. Бу хакта "КоммерсантЪ". яза.

Ул фирканең республика комитеты бюросына килештерүгә дип матбугат хәбәре җибәргән. Анда "Бердәм Русия" һәм Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев тәнкыйтьләнгән. Шулай ук фирканең бер атна элек ясалган, әмма кире кагылган "традицион кыйммәтләрне яклау" турындагы белдерүен карауларына өмет итүләре әйтелә

Документның күчерелмәсе берничә Telegram-каналды чыкты, шулай ук аны "Пульс Уфы, РБ, РФ" каналы да чыгарды.

Документның чын булуын "Коммерсантъ"ка чыганаклары да раслаган. Алар әйтүенчә, Юнир Котлыгуҗин аны 1 ноябрьдә танышу өчен республика комитетына керткән. Коммунистлар бюроның киләсе утырышына кадәр (декабрьдә көтелә) әгәр кирәк дип тапсалар аңа төзәтмәләр кертергә тиеш.

Матбугат хәбәренең баш исеме - "Конструктив диалог барып чыкмый. Бакшортстан "бердәм русиялеләре" республика парламентының Путин фәрманын хуплаучы белдерүн кабул итүенә тупас рәвештә һөҗүм итте".

"Бишенче колонна" традицион кыйммәтләр турындагы фәрманны тормышка ашырырга омтылмый. Коммунистлар белдерү өлгесе әзерләп аны карау өчен парламентка кертте. Дәүләт җыены президиумында аларга мәсьәләне түгәрәк өстәлдә карарга тәкъдим иттеләр, әмма соңыннан алдаулары билгеле булды, диелә матбугат хәбәрендә.

Шулай ук матбугат хәбәре өлгесендә Юнир Котлыгуҗин Толкачевның чыгышы Дәүләт җыены эшенең регламентын боза, ә эчтәлеге һәм стиле ягыннан "этика комиссиясендә каралырга, ә бәлки прокуратура игътибарына лаеклы" дигән.

КПРФ фракциясендә бу документка әлегә фикер белдермәделәр. Басмага моннан хәбәрдәр чыганагы җиткерүенчә, фиркадәшләре "әйтик торак-коммуналь хуҗалык тарифларына бәяләр үсү кебек башка актуальрәк мәсьәләләр булганда бу әйбер Котлыгуҗинга нигә кирәк " дип аптырый.

  • Бу атна башында Башкортстан Дәүләт җыенының КПРФ фракциясе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин вазифасын калдыруын белдерде.
  • Моңа аның катнашындагы низаг сәбәпче булды: Котлыгуҗин республика парламентыннан мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриевның хәтерен мәңгеләштерүгә каршы чыгуны таләп итте.
  • Котлыгуҗин Русия президентының традиион кыйммәтләрне ныгыту турындагы фәрманын хуплавын күрсәтмәкче иде, әмма аның бу тәкъдимен республика парламенты рәисе Константин Толкачев тәнкыйть утына тотты.
  • Әхләкый кыйммәтләр өчен көрәш хәзерге вакытта "махсус хәрби операция" зонасында бара. Хәрби комиссариатлар ачык. Әлегә КПРФтан үз теләге белән китүче юк. Нуриевны типкәләү җиңел", диде ул.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG