Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Дәүләт җыенының КПРФ фракциясе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин вазифасын калдыруын белдерде


Юнир Котлыгуҗин. Архив фотосы
Юнир Котлыгуҗин. Архив фотосы

25 октябрьдә КПРФның республика бүлекчәсе сайтында "Башкортстанның күпмилләтле халкының традицион кыйммәтләрен яклау" турында белдерү чыкты. Анда мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриевның дәүләткә хыянәт итүе, "ЛГБТ вәкиле булуы" әйтелгән иде. Белдерү тәнкыйтькә тотылды.

Бүген, 30 октябрьдә Башкортстан Дәүләт җыенында КПРФ фракциясе утырышы узды. Анда КПРФның Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗинны депутат-коммунистлар вазифасыннан азат итте, дип хәбәр ителә КПРФның республика бүлексәче рәсми сайтында. Котлыгуҗинны вазифасыннан җибәрү киңәш ителгән хатны КПРФ Үзәк комитеты рәисенең беренче урынбасары Юрий Афонин имзалап җибәргән булган.

"Мин Үзәк комитеттан килгән киңәшне хупларга булдым һәм фракциядәге хезмәттәшләрне дә шулай эшләргә чакырдым", дигән Юнир Котлыгуҗин. Бу хакта "Аспекты" җиткерә.

Аның әйтүенчә вазифасыннан китүе - КПРФның алданрак ясаган белдерүе белән бәйле вазгыятьне"тынгысызламас" өчен эшләнә, бу белдерүдә Рудольф Нуриев тәнкыйтьләнгән иде.

Башкортстан парламентында КПРФ фракциясе әгъзалары Юнир Котлыгуҗин урынына Вадим Старовны сайлаган диелә.

25 октябрьдә КПРФның республика бүлекчәсе сайтында "Башкортстанның күпмилләтле халкының традицион кыйммәтләрен яклау" турында белдерү чыкты. Анда мәшһүр балет биючесе, балетмейстер Рудольф Нуриевның дәүләткә хыянәт итүе, "ЛГБТ вәкиле булуы" әйтелгән һәм моңа хакимиятләр "тиешле җавабын бирергә тиеш", диелгән.

Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев моны тәнкыйть утына тотты.

- "Махсус хәрби операция" (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый - ред) барганда КПРФ дөнья балеты йолдызы Рудольф Нуриевны пычракка буяудан да яхшырак әйбер тапмаган. Безнең мәдәнияткә, сәнгатькә, тарихыбызга мондый мөнәсәбәттә булырга ярамый. Әхләкый кыйммәтләр өчен көрәш хәзерге вакытта "махсус хәрби операция" зонасында бара. Хәрби комиссариатлар ачык. Әлегә КПРФтан үз теләге белән китүче юк. Нуриевны типкәләү җиңел", диде ул.

  • Былтыр КПРФның Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин төбәк пленумында чыгыш ясап, Гүзәл Яхина әсәре нигезендә куеласы спектакльне тыюлары өчен Башкортстанның Мәҗит Гафури исемендәге театры җитәкчелегенә рәхмәт әйткән иде.
  • Шулай ук ул республика башлыгы Радий Хәбировка һәм республика прокуроры Игорь Пантюшинга мөрәҗәгать язып, Сталинны яклауны таләп итте. Ул 9 майда Уфада яңгыраган чыгышта Сталинга кагылышлы сүзләрнең "канун бозу-бозмавын тикшерүне һәм прокурор чарасы күрүне" сораган иде.
  • Котлыгуҗин җитәкчелек иткән чорда КПРФ "черегән хакимиятнең" урыныннан китүен таләп итеп митинг уздырган иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG