Кайнар хәбәр

Быел Татарстанда ислам финансларына бәйле килешүләр ике тапкырга арткан

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бүген республикада ислам банкингы өлкәсендә кулланучылар һәм бизнес финансы, торак финансы, лизинг, инвестицион килешүләр кебек хезмәтләр күрсәтелә.

Бүген, 3 ноябрь Казанда Татарстанда ислам финанс системының сынау вакытын тормышка ашыру турында хөкүмәт киңәшмәсе узды. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов халыкта шәригать нигезендә эшләүче финансларга кызыксыну арта дип белдерде.

"Быел (ислам финансы өлкәсендә) төзелгән килешүләр, узган елга караганда, ике тапкырдан артып китте", диде ул.

Сынау эшендә Татарстаннан ике финанс оешма — "Ак Барс банкы" һәм "Ак Барс Капитал" катнаша. Тагын ике оешма исемлеккә кертелер дип көтелә.

Аныңча, бу үзгәрешләр чит ил партнерларында да кызыксыну уяткан. Аерым алганда, Иранда эшләүче банк әлеге сынауда катнашырга җыена диде ул. Моңа кадәр Иран дәүләт банкының Казанда бүлеге ачылуы турында хәбәр ителде.

Миңнеханов ислам банкингы мөслеман илләре белән хезмәттәшлек итүдә мөһим диде.

"Безгә яңа кораллар кирәк. Ислам банкы өлкәсе классик банк тәкъдим иткән барлык хезмәтләрне күрсәтергә тиеш", диде ул.

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, бүген республикада ислам банкингы өлкәсендә төрле хезмәтләр күрсәтелә. Бу — кулланучылар һәм бизнес финансы, торак финансы, лизинг, инвестицион килешүләр. Татарстанда ике банк ислам финанслары нигезендә эшләүче дебит карты тәкъдим итә.

"Татарстанда ислам банкингы эше барышында барлыгы 2 меңнән артык оешма финансланды, 1 меңнән артык гаилә торак алды, 7 меңнән артык кешегә банк картасы бирелде", диде министр.

Икътисад министрлыгы социологик тикшерү үткәргән. Анда 450 оешма, шул исәптән барлык диярлек банклар һәм 3,5 мең кеше катнашкан. Алар ислам банкингы систымының эшли башлавын уңай бәяләгән. Бу банкларга яңа мөштәриләр булдырырга һәм санкция шартларында мөселман илләреннән инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итәчәк дип белдергән. Сораштыруда катнашучыларның 39 процентын хезмәт хакы, лизинг, алып-сату килешүләре һәм инвестиция өлкәсе кызыксындырган.

Шул ук вакытта ул халык ислам финанс системының асылын аңлап бетерми һәм белгечләр җитми.

Узган ел Русия думасы ислам банкингын илнең дүрт төбәгендә — Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда сынап карау турында канун өлгесен карый башлады. Ул быелның җәендә генә кабул ителде.

Ислам финансларын сынау вакыты 1 сентябрьдән башлап ике ел дәвам итәчәк. Анда финанс оешмалары, фондлар, коммерцияле булмаган автоном оешмалар катнаша алыр дип көтелә. Банклар гариза язып махсус статус алачак, Русия Үзәк банкы аларны исемлеккә кертәчәк. Русия хөкүмәте каршында экспертлар шурасы төзеләчәк. Алар канунга үзгәрешләр кертү уңаеннан тәкъдимнәр кабул итәчәк.

Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы булмады.

​🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG