Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия оппозиция фиркасенең яңа җитәкчесе булып Өзгүр Өзәл сайланды


Өзгүр Өзәл
Өзгүр Өзәл

13 ел фирка белән җитәкчелек иткән һәм узган президент сайлавында Эрдоганга җиңелгән Кәмал Кылычдароглу партия сайлавында җитәрлек тавыш җыя алмаган.

5 ноябрьгә каршы төндә Әнкарада узган Җөмһүрият халык фиркасе (CHP) җыенында аның яңа җитәкчесе булып парламент депутаты Өзгүр Өзәл сайланды. Җөмһүрият халык фиркасе Төркиядә төп оппозиция фиркасе булып тора, аның ил парламентында 169 депутаты бар.

Җыенның икенче турында Өзәл 812 тавыш җыя алды, фирканең элекке җитәкчесе Кәмал Кылычдароглу исә 536 тавыш алды.

Җиңүдән соң чыгып ясап, фирканең яңа рәисе аның беренче сәфәре җир тетрәүдән зур зыян күргән Хатай шәһәренә булачак дип белдерде. "Бүгенге җиңү минеке генә түгел, барлык фирка әгъзаларныкы", диде ул.

Кәмал Кылычдароглу CHP фиркасен 13 ел җитәкләде. Быелның май аенда ул Төркия президенты сайлавында Рәҗәп Тайип Эрдоганга җиңелде. Төрек медиалары язуынча, бу фирка эчендә зур канәгатьсезлек тудырды һәм үзгәрешләр таләбенә китерде.

2024 елның 31 мартында Төркиядә җирле сайлаулар узачак. Җөмһүрият халык фиркасенең яңа җитәкчесе булуы аның электоратын сайлауда активрак катнашырга өндәячәк, дип яза BBC-ның төрек хезмәте.

Өзгүр Өзәл белеме белән дарулар белгече. 2011 елда ул Төркия парламентына Маниса вилаятеннән сайланган. 2015 елда ул парламент төркеменең рәисе булган.

Төркиянең Җөмһүрият халык фиркасен 1923 елда республиканың беренче президенты Мостафа Кәмал Ататөрек нигезләгән. Ул илдә тәэсире буенча икенче фирка һәм төп оппозицион көч дип санала. Быел узган парламент сайлавында фирка 169 урын ала алган. Хакимияттәге АК фиркәнең парламентта 268 урыны бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG