Кайнар хәбәр

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан Конституциясе көнендә Казанда байраклар таратты

Татарстан Конституциясе көнендә Бауман урамында байраклар таратылды. Казан, 6 ноябрь 2023
Татарстан Конституциясе көнендә Бауман урамында байраклар таратылды. Казан, 6 ноябрь 2023

Чара ахырында активистлар янына полиция хезмәткәрләре килгән, чара уздыруга рөхсәтне күрсәтүне сораган,  документларын тикшергән, адресларын язып алган. "Бу мәгънәсезлек, Татарстан конституциясе белән котлап байрак таратуга нинди рөхсәт кирәк икән?", диде әлеге уңайдан берлек рәисе Наил Нәбиуллин.

Бүген, 6 ноябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге Бауман урамында Татарстан Конституциясенә багышлап 5 мең татар байрагы һәм 5 мең кәгазь битләре тараткан. Кәгазьләрдә татар һәм урыс телләрендә Конституциянең 8нче маддәсе язылган. Бу хакта Азатлыкка "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

Ул чараның ел саен 2009 елдан бирле үткәрелүен искәртте.

"Бу татарларны бәйрәм белән котлау, аларның милли үзаңын ныгыту өчен эшләнә. 1992 елда Татарстан Конституциясен кабул итү милләтебез тарихында иң мөһим сәхифәләрнең берсе булып калачак. Чөнки Конституцияне кабул итеп, анда татар телен - дәүләт теле буларак игълан итү бик мөһим иде. Бүген дә мөһим, әмма төп канунның бу маддәсе ни кызганыч, "йоклаган хәлдә". Без чираттагы мәртәбә шушы маддәне, татар теленең урыс теле белән тигез икәнлеген, дәүләт теле икәнлеген хәтерләтергә теләдек. Конституция кабул ителүгә 31 ел үтүгә карамастан, Татарстандагы милләттәшләребез 8нче маддәне белми. Күпчелек дәүләт оешмалары, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары да белми яки кабул итми", ди ул.

Быелгы чара татар активисты Батырхан Әгъзамов истәлегенә багышланган. 24 яшендәге егет 29 октябрьдә Тыва республикасында юл казасында һәлак булды. Батырхан заманында Тывадан Казанга кайтып, милли хәрәкәтнең төрле чараларында актив катнашты, моның өчен сак астына да эләккән иде. Ул Казанга кабат кайтырга хыялланган, әмма насыйп булмаган.

Наил Нәбиуллин Әгъзамовның да мондый чараларда күп катнашуын искә алды.

"Татарстан Конституциясен бик күп яклады һәм ул да бүген безнең бу көрәшне дәвам итүебезне теләр иде", диде берлек рәисе.

Чара ахырында активистлар янына полиция хезмәткәрләре килгән, чара уздыруга рөхсәтне күрсәтүне сораган, документларын тикшергән, адресларын язып алган. "Бу - мәгънәсезлек, Татарстан конституциясе белән котлап байрак таратуга нинди рөхсәт кирәк икән?", диде әлеге уңайдан берлек рәисе Наил Нәбиуллин.

  • 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителә. Суверенитет һәм республика мөстәкыйльлеге елларында бу документ шактый кыю язылган була. 2000 елларда Русия хакимиятенә Владимир Путин килүе белән, хакимият вертикале төзелә башлый, төбәкләрдән барлык мөстәкыйльлек билгеләрен тартып ала башлыйлар.
  • Мәскәүдән даими басым астында Татарстан да үз төп канунын үзгәртергә мәҗбүр була, күп кенә хокукларыннан мәхрүм ителә. Шулай да, 2023 елга кадәр Конституциядә суверенитет турында да, Татарстан ватандашлыгы турында да әле әйтелә.
  • Тик Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы фонында төбәкләргә тагын да көчлерәк басым ясала, бу басымга каршы тора алмыйча, Татарстан җитәкчелеге 2023 елның башында Татарстан Конституциясен тагын үзгәртә, ул гади төбәкнең төп кануны булып кала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG