1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителә. Суверенитет һәм республика мөстәкыйльлеге елларында бу документ шактый кыю язылган була. 2000 елларда Русия хакимиятенә Владимир Путин килүе белән, хакимият вертикале төзелә башлый, төбәкләрдән барлык мөстәкыйльлек билгеләрен тартып ала башлыйлар.
Мәскәүдән даими басым астында Татарстан да үз төп канунын үзгәртергә мәҗбүр була, күп кенә хокукларыннан мәхрүм ителә. Шулай да, 2023 елга кадәр Конституциядә суверенитет турында да, Татарстан ватандашлыгы турында да әле әйтелә.
Тик Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы фонында төбәкләргә тагын да көчлерәк басым ясала, бу басымга каршы тора алмыйча, Татарстан җитәкчелеге 2023 елның башында Татарстан Конституциясен тагын үзгәртә, ул гади төбәкнең төп кануны булып кала.
31 ел элек кабул ителгән һәм бүгенге документ никадәр аерыла. Моны сезгә 7 маддә мисалында үзегезгә карарга тәкъдим итәбез.
Мондый чагыштыруны без 5 ел элек тә ясаган идек, тик хәзерге үзгәрешләр тагын да зуррак.
1. Суверенитет һәм дәүләт статусы
Татарстан Конституциясе, 1нче маддә
Татарстан республикасы – республиканың күпмилләтле барлык халыкның ихтыярын һәм мәнфәгатен чагылдыручы суверен демократик дәүләт.
Дәүләтнең суверенитетын һәм вәкаләтләрен халык билгели.
Дәүләт суверенитеты – Татарстан республикасының төп билгесе.
1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 1нче бүлек, 1нче маддә
Символик мәгънәгә ия булган беренче маддә күпсанлы үзгәрешләргә дучар булды. 1992 елда анда ачыкча Татарстанның "суверен демократик дәүләт" булуы әйтелсә, дәүләт суверенитеты берничә тапкыр телгә алынса, соңгы үзгәрешләрдә бу сүзләр йомшартылды.
Биш ел элек Азатлык Татарстан җитәкчелегенең кискәләнгән Конституциянең беренче маддәсендә "суверенитет" сүзен саклап калуга ирешә алуын язган иде. Тик 2023 елда бу инде актуаль түгел. Соңгы үзгәрешләрдән соң, Татарстан Конституциясеннән суверенитет сүзе алып атылды.
Татарстан Республикасы – Русия Федерациясе составындагы демократик хокукый дәүләт.
Татарстан Республикасы дәүләтчелеге, Русия Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча Русия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең бөтен тулылыгына Татарстан Республикасының ия булуында, аның үз территориясе, халкы, дәүләт хакимияте органнары системы, үз Конституциясе һәм кануннары, дәүләт телләре һәм дәүләт символлары булуында чагыла.
2023 елның 26 гыйнварыннан гамәлдә булган Татарстан Конституциясе, 1нче маддә.
2. Татарстан ватандашлыгы
Татарстан Конституциясе, 21нче маддә
Татарстан республикасының барлык гражданнарына гомумтанылган халыкара хокук нормалары, шулай ук Татарстан республикасының халыкара килешүләре нигезендә Татарстан республикасы Конституциясендә каралган хокуклар һәм ирек гарантияләнә.
Татарстан республикасының читтә яшәүче һәр гражданына Татарстан республикасының хокукый яклавы һәм ярдәме гарантияләнә.
[...]
1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 3нче бүлек, 21нче маддә
1992 елда Конституциядә Татарстан ватандашлыгы төшенчәсенә 5нче маддә (тулы бер бүлек) багышланган булган. Шуннан соң, күпсанлы үзгәрешләрдән соң, бу маддәләр нык кыскартылган, шулай да, 2023 елга кадәр Татарстан ватандашлыгы турында маддә кала иде.
2023 елгы Конституциядә Татарстан ватандашлыгы, гомумән, телгә алынмый. Хәзер сүз Русия ватандашлары һәм аларның Татарстан җирендә булуы турында гына бара:
2023 елның 26 гыйнварыннан гамәлдә булган Татарстан Конституциясе, 22нче маддә.
Конституциядән Татарстан ватандашлыгы төшенчәсенең юкка чыгуы, паспортларда Татарстан кушымтасын бирелмәвенә китерде.
3. Сугыш пропагандасы
Татарстан Конституциясе, 8нче маддә
Дәүләтләр һәм халыклар арасындагы бәхәсләрне хәл итү чарасы буларак, Татарстан Республикасы көч куллануны һәм сугышны кире кага.
Татарстан Республикасы территориясе – күпләп юк итү коралыннан азат зона.
Татарстан Республикасында сугышны пропагандалау тыела.
1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 1нче бүлек, 8нче маддә
Күрше дәүләткә карата сугыш башлаган Русиядә сугыш пропагандасын тыю да ярамый. Һәрхәлдә, быелгы үзгәрешләргә күрә, әлеге маддә Татарстан Конституциясеннән алып атылган.
2023 елның 26 гыйнварыннан гамәлдә булган Татарстан Конституциясе, 15нче маддә.
4. Халыкара килешүләр
Татарстан Конституциясе, 62нче маддә
Татарстан республикасы башка дәүләтләр белән мөнәсәбәткә керә, халыкара килешүләр төзи, дипломатия, консуллык, сәүдә һәм башка вәкиллекләр алмаша, халыкара хокук принципларына нигезләнеп, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.
Гомумтанылган халыкара хокук принциплары һәм нормалары Татарстан республикасы кануннарыннан өстенрәк санала.
1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 5нче бүлек, 62нче маддә
Элек Татарстан чит илләр белән мөнәсәбәтне үз Конституциясенә нигезләнеп алып бара алса, хәзер исә канунда бу хакта берни әйтелми. 2023 елда кабул ителгән үзгәрешләргә ярашлы, Татарстан мөнәсәбәтләрне бары тик Русиянең башка төбәкләре белән генә төзи ала.
2023 елның 26 гыйнварыннан гамәлдә булган Татарстан Конституциясе, 7нче маддә.
5. Татарстан президенты
Татарстан Конституциясе, 107нче маддә
Татарстан республикасы президенты – Татарстан республикасында шәхес хокуклары һәм ирегенең, республика суверенитетының, Татарстан республикасы Конституциясен һәм кануннарын, шулай ук Татарстан республикасының халыкара килешүләрен үтәүнең гаранты.
1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 11нче бүлек, 107нче маддә
Республика озак еллар үзенең президенты вазифасы өчен көрәшсә дә, соңгы елда үз җитәкчесен үзе теләгәнчә атау хокукыннан баш тартты. Хәзерге вакытта Татарстан җиткәчесен рәсми рәвештә "рәис" дип атыйлар.
2. Татарстан Республикасының иң югары вазыйфаи заты вазыйфасының исеме – Татарстан Республикасы Рәисе.
2023 елның 26 гыйнварыннан гамәлдә булган Татарстан Конституциясе, 89нчы маддә.
6. Татарстан Конституция мәхкәмәсе
Татарстан Конституциясе, 140нчы маддә
Татарстан Республикасы Конституция мәхкәмәсе Татарстан Республикасының Конституция төзелешен, кешенең төп хокукларын һәм иреген яклау, Татарстан Республикасының бөтен территориясендә Татарстан Республикасы Конституциясенең өстенлеген һәм турыдан-туры гамәлдә булуын тәэмин итү максатында:
- Татарстан Республикасы кануннарының һәм Татарстан Республикасы Югары шурасы норматив карарларының;
- Татарстан Республикасы Президенты һәм Министрлар Кабинеты норматив актларының;
- Татарстан Республикасының халыкара килешүләренең Конституциягә туры килү-килмәве турындагы эшләрне тикшерә.
1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 14нче бүлек, 140нчы маддә
2020 елда Русия Конституциясенә үзгәрешләр керткәннән соң, Русия төбәкләрендә Конституция мәхкәмәләре була алмый, дип белдерде федераль түрәләр. Татарстан үзенең Конституция мәхкәмәсе өчен президент атамасы кебек көрәшеп тормады, республикада "Конституция шурасы" оештырылачак дип белдерде. 2023 елда бу шура оешты, белгечләр моны "дәүләтчелекне бетерү" дип атады.
2023 елның 26 гыйнварыннан гамәлдә булган Татарстан Конституциясе, 114(1)нче маддә.
7. Татарстан прокуроры
Татарстан Конституциясе, 154нче маддә
Татарстан республикасы прокуроры, Татарстан республикасы президенты тәкъдиме белән, Татарстан республикасы Дәүләт шурасы тарафыннан билгеләнә, ул аның алдында җаваплы һәм хисап бирә.
[...]
1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 15нче бүлек, 154нче маддә
Яңа редакциядә Татарстан прокуроры турында кыскача гына федераль канунга сылтыйлар. 1992 елда ул тулысынча Татарстан тарафыннан билгеләнә иде, соңгы елларда бу вазифага намзәт Татарстан президенты һәм Татарстан Дәүләт шурасы белән килештерелергә тиеш дип әйтелә иде.
2023 елның 26 гыйнварыннан гамәлдә булган Татарстан Конституциясе, 114нче маддә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум