Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин — татарстанлы" дигән төшенчә югала бара. "Татар паспорты" инде бирелми


Татарстанда бирелә торган аерым кушымталы паспорт
Татарстанда бирелә торган аерым кушымталы паспорт

Татарстанда татар кушымталы Русия паспортын алып булмый. Моңа кадәр дә аны аерым гаризалар язып, теләнеп алырга туры килә иде. Хәзер мондый мөмкинлек юк. Белгечләр бу Татарстан Конституцияннән дәүләтчелекне билгеләгән маддәләрне алып ташлауга бәйле дип саный.

Татарстан cуверенитеты турында Декларация кабул иткәч, республиканың үз дәүләтчелек символлары барлыкка килде. Республика үҗәтләнеп аякка басарга тырышты, үзен танытты, баеды, татар факторын көчәйтергә тырышты. Бакчалар, мәктәпләр оештырылды, Татарстан ватандашлыгын булдырып аны көчәйтү юнәлешендә эш алып барылды.

"Мин — Татарстан кешесе!" дигән үзбилгеләнү барлыкка килде һәм бу мөстәкыйльллек турындагы Декларациянең төп җимешләренең берсе булды. Татарстан икътисади яктан көчәйгән саен, биредә төрле зур чараларның уздырылуы, телне, тарихны өйрәнү кешеләрдә, аеруча яшьләрдә үзләрен республика белән бәйләү арта барды. Күпләр өчен Татарстан, татарның милли символлары белән горурлануы табигый күренешкә әверелде. Шундый символларның берсе — ул Русия паспортларында Татарстанның аерым кушымтасы иде.

1990 елның 30 августында Татарстан cуверенитеты турында Декларация кабул ителгәннән соң Татарстан ватандашлыгы мәсьәләсе дә калкып чыга. Нишләргә? Аерым паспорт булдырырга кирәкме дигән сораулар да куела. Бу проблем зурга китмәсен өчен Казан белән Мәскәү арасында компромиска ирешелә. Татарстанда Русия паспортлары кала, әмма аның эчендә Татарстанны билгели торган битләр булдырыла. Беренче биттә татар һәм урыс телләрендә "Татарстан Республикасы" дип языла, арткы ягында паспортның кайда, нинди бүлектә бирелгәне татарча языла. Икенче биттә паспорт иясенең исеме, әтисенең исеме, фамилиясе татар телендә языла. Бу битләргә номер сугылмый. Мондый кушымталы паспортлар Казан белән Мәскәү арасында беренче Шартнамә имзалангач барлыкка килә.

1990нчы еллар уртасында мондый кушымталы паспорт Татарстанда яшәүчеләргә барысына да автоматик рәвештә бирелде. Аерым бернинди дә гариза язу кирәкми иде, теләк нигезендә башкарылмады бу эш. Республика аерым паспорт, ватандашлык булдырмады, әмма Русия паспорты эчендә махсус кушымта булдырды. Белгечләр бу Казан белән Мәскәү арасында барган тарткалашуда ирешелгән компромисс рәвешендә барлыкка килде дип аңлата һәм аның булуы кешеләрдә Татарстан ватандашлыгы төшенчәнсенең ныгуына китерде ди.

Әмма 2000нче елар уртасында Мәскәүдә сәяси вертикальнең көчәүе аркасында бу күренеш әкрен генә юкка чыга башлады. Соңгы елларда Татарстанда кушымталы паспортны барысына да бирү туктатылды, кушымталы паспортлар бастырылды, әмма аны алуга ирешү өчен кешеләр теләнеп йөрергә мәҗбүр ителде. Ә хәзер бу гомумән юкка чыгарылган.

Казанның театраль училищесын тәмамлаган Данис Хисмәтуллин быел паспортын яңартырга теләгән. Ул аны Татарстан кушымтасы белән алырга теләгән. "14 яшемдә Русия паспорты бирелде, әмма анда Татарстан кушымтасы юк иде. Ул вакытта сорап та йөрмәдем, андый мөмкинлек булганын белмәдем. Әмма тора-бара паспортымда исем-фамилиям татарча язылуын, Татарстан Республикасы дип язылган битләрнең булуын теләдем. Мин — Татарстан кешесе, андый мөмкинлек бар икән, ник кулланмаска?! Күптән тели идем, чөнки кайбер дусларда андый кушымта бар, кемдер аны берничә ел элек махсус ясаткан булып чыкты. Бу үзенә күрә матур, кәттә бер әйбер бит, синең Татарстаннан, татар булуыңны күрсәтә" дип аңлата Данис Татарстан кушымталы Русия паспортына ия булу теләген.

Данис прописка нигезендә МФЦ бүлегенә барган, хәтта Татарстан кушымталы паспортка аерым гариза да язган, аны кабул да иткәннәр, әмма берничә көннән соң аңа бу мөмкин түгел, хәзер мондый паспортлар бирелми дигәннәр.

— Бирәсезме андый паспортларны дигәч, гариза язарга кирәк, диделәр. Ярар, кире какмагач, әйбәт, аны гына башкарырмын, дидем. Әмма берничә көннән килсәм, юк, булмый, андый паспортлар бирелми, диелде. "Гариза яздырткан кеше кагыйдәләр белән таныш булмаган. Буталчык чыккан", диделәр. Ни өчен бирелми, нәрсәгә бәйле дип кызыксындым. "Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелде, хәзер андый паспортлар бирелми", дип җавап кайтардылар, — дип сөйләде кушымталы паспортка ия була алмау тарихын Данис.

Хисмәтуллин татарча итеп язылган паспортка ия була алмауга үкенә, иртәрәк кымшана башласам, бәлки, өлгерер идем, ди.

Өч ел элек блогер Ләйлә Лерон төп документын яңартты һәм аңа Русия паспортында Татарстан кушымтасы да булсын өчен МФЦ юлларын озак таптарга туры килде. Тартышып, даулап булса да ул татарча язылган кушымталы Русия паспортына ия булды. Аның бу тарихын Азатлык язды. Ләйлә белән тагын сөйләштек һәм ул аның үрнәгендә башкалар да Татарстан кушымталы паспортны ала алганын горурланып сөйләде, кемнедер бу эшкә этәрә алуыма шатланам, диде. Әмма ул да соңгы вакытта республиканы билгели торган аерым өстәмә битле паспортны алырга теләүчеләр булса да, мондый документны ала алмадылар дип сөйләде.

"Мин Татарстан кушымтасы булган Русия паспортын ала алган соңгы кешеләрдән булып калдым бугай. Берничә кеше хәзер андый паспортларны алу мөмкинлеге юк дип зарланды, сәбәбен генә белмим. Бер дус кызыма мондый паспорт юридик көчкә ия булмаячак дигәннәр", — дип сөйли Лерон.

Ләйлә кушымталы паспортларны алырга теләүчеләр дә, аңа ирешүчеләр дә күп булыр иде, дигән фикердә. Моның өчен МФЦларда эшләүчеләр гап-гади иттереп аларга мөрәҗәгать итүчеләргә яки 14 яше тулган яшүсмерләргә: "Сез кушымталы паспорт алырга телисезме? Мондый мөмкинлек тә бар" дип тәкъдим итәргә тиеш. Андый сорау булса, Татарстан кушымталы паспортка ихтыяҗ артыр иде, дип фикерләре белән уртаклаша ул.

— Мондый мөмкинлек турында чыннан да әйтмиләр, махсус яшерәләр дигән хис кала иде. Кеше белмәгәч, сорап та тормый. Ясаткач инде соң, кеше яңадан паспортны алмаштырып йөрми. Яшьләр арасында татарстанлы икәнен күрсәтү ихтыяҗы бар, — дип дәвам итә Ләйлә Лерон. — Бу тормышны үзгәртә торган яки ниндидер өстенлек бирә торган билге түгел. Әмма Татарстан дип язылган паспортка ия булу күңелгә җылылык өсти. Барыбер үзгәлекне күрсәтә торган әйбер иде ул. Татарстанлы, татар милләтенең бер вәкиле булуның күрсәткече, республикага карата ихтирам, мәхәббәт белдерү мөмкинлеге иде. Аны милләтенә карамастан, бөтен татарстанлыларның ясатуын тели идем. "Мин — бу республика кешесе" дигән матур тамга иде ул кушымта.

Ләйлә Лерон мондый мөмкинлекнең юкка чыгарулары кызганыч, республиканың кечкенә булса да тагын бер символы юкка чыкты, ди ул һәм кушымталы паспорт алырга теләгән кешенең ихтыяҗын нигә канәгатьләндермәскә дип аптырый.

Азатлык аерым МФЦларга мөрәҗәгать итеп, алардан Татарстан кушымталы паспортларын ни өчен бирелми башлады дигән сорауга җавап ала алмады. Белгечләр исә Русия паспортыннан Татарстан кушымтасының юкка чыгуы көтелгән һәм мантыйклы хәл дип әйтә.

1990нчы елларда Казан белән Мәскәү арасындагы сөйләшүләрдә тарихчы Индус Таһиров та катнаша. Татарстанның суверенитеты турында Декларация кабул ителгәч, паспорт белән нишләргә дигән сорау туа, Русиядән аерым икән, димәк республиканың аерым паспорты да булырга тиеш, дигән сүзләр була, әмма бу хакта Мәскәү вәкилләре белән аерым сөйләшү булмады, ди галим.

— Сүз күбрәк Татарстанда барды, парламентта бәхәсләр булды. Кызыл паспортларны нишләтәбез, үзебезнекен ясыйбызмы дип фикер алышулар булды. Әмма алар республика эчендә калды. Мәскәү белән төрле мәсьәләләрдә сөйләшүләр алып барылганда мин дә катнаштым, аларның үзәгендә булдым, әмма паспорт мәсьәләсе Мәскәү вәкилләре белән сөйләшүдә күтәрелмәде, — ди ул. — Мәскәү белән Шартнамә төзелгәч, Русия паспортында Татарстан кушымтасы да барлыкка килде. Татарстан байрагы ясалган, исем, фамилия татарча язылган паспортка ия булды кешеләр. Кем Татарстанда яши, автоматик рәвештә барысына да ясалды.

Индус Таһировның паспортында Татарстан кушымтасы бар, академик мин аның белән горурланам, ди, әмма менә улы, оныклары паспортларында республиканы билгеләүче кушымта юк. Тик аның юкка чыгуына борчылырга кирәкми, дигән фикердә Таһиров.

— Вакытында аңа ихтыяҗ зур иде, республиканың үзлеген булдырырга, аны танытырга, кешеләрнең милли үзаңын күтәрергә кирәк иде. Бу максатларга ирешелде, хәзер боларның барасы да бар. Татарстан абсолют абруйга ия, ул чит илләр белән элемтәләр булдырды, күреп торабыз бит, республика җитәкчелеге чит илләр, аеруча ислам дәүләтләре белән турыдан-туры аралаша. Шуңа Русия паспортында Татарстан кушымтасы юк дип сукрану кирәкми, киңрәк карарга кирәк, — ди ул.

Тарихчы Дамир Исхаков паспортында Татарстан кушымтасы юк. 45 яшьтә документны яңартканда инде кушымтасыз бирелде һәм мин аны алыштырыгыз дип даулап йөрмәдем, шулай калды, дип аңлата ул. Галим паспортта Татарстан кушымтасының кирәклеген болай аңлата. 1990нчы елларда татар милли хәрәкәте Татарстанда хосусыйлаштыру булырга тиеш, милек халык арасында бүленергә тиеш, дигән фикер йөрткән, бу эшне башкарган очракта республикада кешеләрнең ватандашлыгын билгеләргә кирәк диелгән. Шуңа Татарстан кушымтасына ихтыяҗ барлыкка килде, кемнең Татарстан кешесе булуын ачыкларга, исәпкә алырга кирәк иде, ди ул. Әмма сәяси элита халык мәнфәгатьләрен түгел, үз кәсәләрен кайгырта башлагач, бу мәсьәлә онытылды, дип сөйләде ул.

Моннан тыш, Русия паспортларында милләт язылмагач, татар исемнәрен татарча дөрес итеп теркәү мәсьәләсе дә калкып чыкты, дип искә ала Дамир Исхаков, татарча исем-фамилияләрне нәкъ шул Татарстан кушымтасында дөрес итеп язып була дип Мәскәүгә аңлатып, моңа ирешелде, дип искә ала ул.

Кушымтаның барлыкка килүе Татарстан ватандашлыгын булдыру теләге белән бәйле иде. Декларация кабул ителгәннән соң бу мәсьәләне милли хәрәкәт күтәрде, хакимият моны хуплады һәм кушылды. Тыңладылар. Башлангыч чорда бу милекне хосусыйлаштырганда Татарстан ватандашыларын аерып кую өчен кирәк дип фикер йөртелде. Нормативларны булдыру эше дә башланган иде, әмма Мәскәү моны кабул итмәде. Фәрит Мөхәммәтшин (Татарстан парламенты рәисе — ред.) бу мәсьәләрне әкрен генә бастыра башлады, көн үзәгенә куймыйча, ярар, бу әлегә мөһим түгел дип оныттырырга тырышты, — дип искә ала галим. — Соңыннан Татарстан кушымтасын булдыру өчен башка бер сәбәп табылды. Махсус кушымтада татар исем-фамилияләрен дөрес итеп язу мөмкинлеге бар диелде. Сәяси элита, милли хәрәкәтнең төп дәлиле шул иде. Кушымта нәрсәгә кирәк дигән сорауга җитди җавап иде ул. Шартнамә булдырылгач бу мәсьәлә дә хәл ителде. Паспортны бастыру Мәскәү кулында иде. Аерым паспорт булдырып булмагач, Татарстан шушы кушымтага булса да риза булды, ике арада үзенә күрә компромисс табылды.

Ул паспорт белән кызык хәлләр дә була иде, паспорт контролен узганда, ачып, актарып караганда "Сез башка дәүләттәнме әллә?" дип сораучыларга да юлыга идек. Минем андый берничә очрак булды. Татарстан чит ил буларак кабул ителә иде. Үзгә паспорт итеп кабул ителә иде, югыйсә шул ук кызыл паспорт бит!

Русия паспортында Татарстан кушымтасының хәзер булмавы табигый хәл, дәүләтчелек символлары бетерелеп барганда мондый аерым үзенчәлекне калдырмаслар иде, ди ул. Россиян милләтен алга сөргәндә, татарстанлы феномены Мәскәүнең ачуын китереп торган күренеш иде, ди Исхаков.

— Татарстан Конституциясенә соңгы үзгәрешләр кертү белән бәйле бу. Суверенитет элементлары барысы да юкка чыгарылды. Паспорттагы кушымта гына кала алмый иде. Гомумән, соңгы 10-15 елда кушымталы паспортларга заказ кимеде, барысына да Татарстан кушымталы паспорт бирү туктатылды, түрәләр андый кушымталы паспортлар җитәрлек түгел дигән булып, теләгән кешеләр аны ала алмый башлады. Халык соранып йөрмәде, шулай әкренләп аңа ихтыяҗ кими барды, — дип дәвам итә ул. — Русияле дигән төшенчәне ныгытканда, Татарстан ватандашлыгы комачаулый гына. "Россиян милләте" дигән төшенәнең авторы - галим, этнолог Валерий Тишков бүгенге вазгыятьне куанып кабул итәдер дип уйлыйм. Төбәк ватандашлыгы эри, мин - русияле дигәне өскә чыга. Империячел рухи агым үз максатына ирешә бара.

​Русия паспортында ике милли битнең булуы да кешеләрдә "Мин — татарстанлы" дигән төшенчәне ныгытуга уңай тәэсир итте, дип саный Азатлык белән аралашкан кешеләр. Татарстан ватандашлыгын ассызлыклау көчәйде. 10 ел элек Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре уздырган социологик тикшеренүдә яшьләрдә, милләтенә карамастан, "Мин — татарстанлы" дип горурланучылар саны күпчелек булып чыкты. Татарстанның аерым дәүләт түгел, әмма үзгә статуска ия булуына шатланып сөйләүчеләр күп иде. Тулы канлы тормыш алып барган татарстанлыларга Мәскәүгә кызыгу кирәкми булып чыга иде. Мәскәү урынына Казан бар, без — үзгә, без башка һәм безгә Татарстанда яшәү кызык, рәхәт, дип фикер йөртүчеләр шактый булды.

Татарстанда, милләткә карамыйча, яшьләрдә республиканың кыйммәте һәм кадере арту, татарстанлы дигән үзбилгеләнү барлыкка килү, Татарстанда тууга куану, Татарстанда яшәү кәттә дип кабул итү күренеше Мәскәүне сагайтты. Татарстан яшьләре үзләрен Русия белән ассоцияцияләми дигән таш атулар да башланды, китаплар, дәреслекләр, мәктәпләр тикшерелә башлады. Мәскәү татарстанлы дигән үзбилгеләнүне юкка чыгару юнәлешендә максатчан эшләде. Башта уку-укыту процессында төбәк компоненты юкка чыгарылды, шул сәбәпле, мәсәлән, мәктәпләрдә Татарстан, татар тарихы укытылудан туктады. БДИ системы кертелде һәм бу эш Татарстаннан башланды. БДИ системы имтиханнарны татарча тапшыру мөмкинлеген юкка чыгарды.

Мәскәү белән өч тапкыр имзаланган Шартнамә дә тарихта калды. Бу Шартанамә нигезендә республика татар юнәлешендә азмы-күпме эшен алып бара алды. Татарстанның Русиядә аерым бер статуска ия булуын күрсәтеп торды. Мәскәү Шартнамәне озайтмыйбыз, Татарстан белән мөнәсәбәтләр болай да яхшы, бу кәгазь артык зур әһәмияткә ия түгел дип тынычландырды.

Әмма Мәскәүнең республикага басымы көчәйде генә. Ахыр чиктә прокуратура тикшерүләре, кешеләрне өркетү белән татар телен мәктәпләрдән чыгарып атуга кадәр җитте. Җәмәгатьчелек тавыш күтәреп карады, әмма җиңелде. "Татар теле юкка чыгарылмый, кем тели, шул укый ала" дигән хәйләкәр һәм астыртын юл тәкъдим ителде. 2022 елда Татарстан Конституциясеннән соңгы мөһим матдәләр дә алып атылды, дәүләтчелеккә ишарә иткән сүзләр сызып ташланды. Республикада президент атамасы рәискә алыштырылды. Татарстан Мәскәү басымы белән гади бер төбәккә әйләнеп бара.

— Татарстан ватандашлыгы мөһим төшенчә иде, моңа күп еллар тырышлык салынды һәм бу мөһим иде. Социологик тикшеренүләр дә Татарстан ватандашлыгы белән милли үзаң арасында көчле бәйлелек булуын күрсәтте. "Мин — татарстанлы" диючеәлр шактый иде. Хәзер бу эреп, юкка чыгып бара. "Мин — русияле" дигәне өскә чыга башлады, — ди Дамир Исхаков.

Соңгы елларда Татарстанда бу юнәлештә социологик тикшеренүләр узды, әмма киң җәмәгатьчелеккә аның саннары чыгарылмады. 2017 елдан соң "Мин — Татарстан кешесе" дигән төшенчә үзгәреш кичергәнме, нинди караш өскә чыккан — билгесез.

Шулай да, Азатлык белән аралашкан шәхесләр фикеренчә, татарстанлы дигән үзбилгеләнү паспорттагы кушымтага гына терәлеп калмаган, ул катлаулы процесс һәм төрле күренешләргә бәйле. Аны юкка чыгару, җуеп ташлау елларга сузыла ала, әмма үзгәлекне саклау мөһим, дип билгели алар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG