Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан яшьләренең гражданлык активизмы мисаллары. Социологик тикшеренү


2018 елда Казанда Дөнья татар яшьләре форумы

Дәүләт милли оешмаларга теләктәшлек күрсәтмичә, хакимияткә караган патриотик рухта эшләгән берләшмәләр белән алга китә алмаячак. Бу – Татарстан социологлары ясаган нәтиҗәләрнең берсе. Азатлык ни өчен яшьләр сәясәттә катнашмый, татарстанлы, татар булу үзбилгеләнүчеләр саны кимүе турында белеште.

Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре яшьләрнең үзбилгеләнүе турында күләмле фәнни тикшерү эшен башкарды. Аның башында торучы галимә Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, 2019 елда Татарстан яшьләре арасында сораштыру уздырылган. Шәһәрдә һәм авылда яшәүче респондентлар алынган. Яшьләрнең сәясәттәге урыны, үзләрен торган җирендә файдалы итеп хис итүе, татарстанлы, татар дигән үзбилгеләнү төшенчәләре тикшерелгән.

— Гөлнара ханым, Сезнең социологик тикшеренү нәрсәгә бәйле иде?

— "Татарстан яшьләренең сәяси үзбилгеләнү" дип исемләнгән проектны тәмамладык. Ул Русия фундаменталь тикшеренүләр фондының грантына ясалды. Сәяси үзбилгеләнү – Русиянең фән тармагына әле кереп кенә баручы яңа термин. Әлеге проектта мин яшьләрнең ил, төбәк күләмендә, милләт, дин, һөнәр, җенес ягыннан бердәйлеген өйрәндем. Тикшеренүгә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә, Мамадыш, Чистай районнарында яшәүче 14-30 яшь аралыгындагы яшьләр алынды. Сораштыру узган ел үткәрелде, без аны анализлап беттек.

— Сез уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән чыгып фикер йөртсәк, республика яшьләре сәясәттә ни дәрәҗәдә актив катнаша?

Республика яшьләре Татарстанны Русиянең бер өлеше итеп кабул итә

— Дөресен генә әйткәндә, без яшьләрнең сәяси яктан активлыгын тикшерүне максат итмәдек. Иң беренче чиратта аларның ни дәрәҗәдә русияле булуларын ачыкладык. Алар үз иле өчен ниләр эшли? Респондентларның бер өлеше – саклау режимы, икенче бер төркеме гражданлык активлыгы күрсәтү яклы булып чыкты. Без үзебездәге яшьләрнең сәяси бердәйлеген ил күләмендәге күрсәткечләр белән чагыштырып карадык. Татарстан яшьләре күбрәк үз иле өчен нидер эшләү, булдыруны максат итә. Алар үз төбәге өчен генә түгел, Русия өчен файдалы булсын дип тырыша. Республика яшьләре Татарстанны Русиянең бер өлеше итеп кабул итә.

Без Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт шурасына юлламасы текстын да анализладык. Президент төбәктәге сәяси бердәйлеккә зур игътибар бирә булып чыкты. Халыкны да "Без – татарстанлылар" дигән фикер тирәсенә берләштерә. Юллама текстларында да шул фикерне алга сөрә. Иң кызыгы шул: уку, белем алуның мөһимлеген даими искәртеп, сәяси үзбилгеләнүне һөнәри билгеләнү аша да сеңдерә. Шул рәвешле Татарстанда яшьләрнең сәяси-һөнәри үзбилгеләнүе формалаша башлады дип әйтергә була. WorldSkills фестивалендә бу аеруча нык сизелде. Яшьләрдә хезмәткә, һөнәргә мәхәббәт тәрбияләүдә бик зур адым бу. Төбәк күләмендә алып барылган шушы сәяси-һөнәри үзбилгеләнү сәясәтенә яшьләр арасында теләктәшлек белдерүчеләрнең күп булмавы гына кызганыч.

Тикшеренү барышында мәктәп укучыларының 60 проценты – киләчәк һөнәрен тәгаен сайлавын, 70 проценты – укыган һөнәре буенча эшләргә теләвен җиткерде. Әмма эшләүче яшьләр арасында һәр өч кешенең берсе генә үз һөнәре буенча эшләвен белдерде. Алар белем ала, әмма хезмәт базарына барып эләккәч күпләрнең хыялы чәлпәрәмә килә.

— Респондентларның бер өлеше саклау режимы, икенче бер төркеме гражданлык активлыгы күрсәтү яклы дидегез. Биредә ничә яшьлек кешеләр, кемнәр турында сүз бара? Кайсыларның саны күбрәк?

— Саклау режимы яклыларның төркеменә илгә мигрантлар кереп тулуга каршы көрәшүче кешеләр, башка дәүләтләр Русиядән куркып торсын дип теләүчеләр, чит илнекен яманлап, үзенекен мактаучылар, үз илен ничек бар, шул килеш яратып, Русияне башка илләр белән чагыштырганда иң яхшысы дип санаучылар керә. Бу мәсьәләдә яшь белән бәйләнеш табылмады. Иң кызыгы, алар күп тә, аз да түгел. Ике тараф та бертигез булып чыкты.

— Гражданлык активлык күрсәтү яклы булган яшьләр илгә нинди файда китерә алам дип саный?

— Моны ачыклау өчен аерым сорау бирмәдек. Әмма аларның иҗтимагый оешмалар тормышында катнашу-катнашмавы белән кызыксындык. Нәтиҗәдә яшьләрнең 60 процентка якыны иҗтимагый оешма, хәрәкәтләрдә күпмедер дәрәҗәдә катнаша булып чыкты. Иҗтимагый оешма дигәндә, алар, нигездә, "Сәләт" хәрәкәтен, "Студентлар лигасы" оешмасын, "Яшь гвардия" хәрәкәтен, тагын ниндидер интернет-берләшмәләрне телгә алды. Иҗтимагый тормышта гомумән катнашмаучылардан моның сәбәбен сорагач, алар: "Бу безгә кызык түгел", дип җаваплады. Кайберәүләрнең андый оешма, хәрәкәтләрдә катнашуда аянычлы тәҗрибәсе дә бар булып чыкты.

Татарстандагы яшьләр сәясәтен башкалар өчен үрнәк дип атадылар

Респондентларның бер өлеше гомумән яшьләр өчен оешмалар барлыгы турында белмәвен белдерде. Алда телгән алынган иҗтимагый оешма-хәрәкәтләргә ихтыяри-мәҗбүри рәвештә кертелүчеләр дә бар. Белгечләрдән: "Яшьләр сәясәте ягыннан Татарстан башка төбәкләрдән нәрсәсе белән аерыла?" дип сорадык. Алар Татарстандагы яшьләр сәясәтен башкалар өчен үрнәк дип атады. Бездә ул вертикаль рәвештә оештырылган. Яшьләр белән эш башкалада гына түгел, районнар күләмендә дә актив алып барыла. Бу яшьләрне берләштерә, танышу, аралашу өчен мөмкинлек тудыра.

— Респондентлар телгә алган оешмалар хакимияткә якын, анда катнашу-катнашмау ихтыяри-мәҗбүри дисез. Түрәләр яшьләрнең проблемнарын белми, әнә шул хакимияткә якын, казнадан финансланган оешмалар аша гына аралаша, ә алар элеккеге пионер, комсомолны хәтерләтә. Бәйсез иҗтимагый оешмалар белән эшләү ничек куелган? Ул тикшерелдеме?

— Килешәм. Иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген анализлап чыкканнан соң шунысы ачык күренә: бездә яшьләр белән эш, нигездә, хәрби-патриотик юнәлештә алып барыла. Милли-мәдәни юнәлеш аксый. Юкса, аңа ихтыяҗ зур. Бу татар, урыс оешмаларына да кагыла. Әгәр андый яшьләр белән эшләү юк икән, сүз милли проектлар белән шөгыльләнүчеләр турында бара, киләчәктә алар ягыннан ниндидер үпкә, шелтә белдерүләргә китерергә мөмкин. Дөрес, бу мәсьәләдә яшьләрнең дә актив булуы кирәк. Үзләрен кызыксындырган сораулар, ниндидер тәкъдимнәр белән чыксалар, вазгыять башка төсмер алыр иде. Татар проектлары бик кирәк, татар яшьләре арасында активлык күрсәтүчеләр шактый, әмма алар игътибар читендә кала төсле. Проектларның барысын да чынга ашыру өчен махсус програм кирәктер. Анда Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләренә теләктәшлек, ярдәм күрсәтү дигән пункт өстәлсә дә яхшы булачак.​

— Гөлнара ханым, иң мөһим сорау — ул ватандашлык турындадыр. Әледән-әле Мәскәү Татарстан кешеләре үзләрен Русия вәкиле дип санамый дип камчылап тора. "Мин — татарстанлы" дигән төшәнчә белән хәлләр ничегрәк? Урыс һәм татар яшьләре ничегрәк җавап бирде?

Яшьләрнең күпчелеге Татарстан белән Русияне бертигез күрәләр

— "Мин – татарстанлы", "Мин – Татарстан кешесе" дигән төшенчә 1990нчы елларда кулланышка кереп китте. Әмма бу югалып бара, элита аны бик аз куллана. Яшьләрнең һәрберсеннән сорадык, күпчелеге Татарстан белән беррәттән Русияне дә әйтә, ягъни аларны аермыйлар, бертигез күрәләр. Респондентларның һәр дүртенчесе "Русия – мин яшәгән дәүләт" дип җавап бирде. Урысларның 15 проценты, татарның 9 проценты "Русия – безнең уртак ил" диде. Урысларның 34 проценты, татарның 23 проценты аны туган җир дип билгеләде. Күпчелеге Русия белән Татарстанны тарих, уртак менталитет, дәүләт символлары берләштерә дип әйтте.

Тагын саннар: сораштыруда катнашучыларның һәр бишенчесе үзен россиян, әмма татарстанлы дигән төшенчә якынрак дип әйтте. Урыс яшьләрен алсак, аларның һәр бишенчесе үзен республикада яшәүче россиян дип әйтте. Урысларның 15 проценты үзен бары тик россиян дип саный. Татар респондентларның 3 проценты үзен татарстанлы дип саный. Россиян һәм берьюлы татарстанлы дип санаучылар күбрәк. Урыс һәм татар яшьләрен нәрсә берләштерә дигән сорауга да күпчелек Татарстанның Конституция, Республика көне, гаҗәп, әмма Корбан белән Ураза гаетләрен һәм Сабантуйны атадылар.

Яшьләрнең 97 проценты милләткә карамыйча аралаша, бернинди дә проблем күрми. Респондентларның 72 проценты никахны милләтенә карамыйча корырга әзер.

Респондентларның 72 проценты никахны милләтенә карамыйча корырга әзер

Урыс респондетларның 50 проценты, ә татар яшьләренең 76 проценты үзләрен дини дип атады. Дүрттән бер өлеше чиркәү, мәчеткә йөрүен, урыс яшьләренең 6 проценты , ә татарның 16 проценты дини йолаларны үтәвен, ураза тотуын, 5 тапкыр намаз укуын әйтте.

— Бездә миграция белән хәлләр ничегрәк? Авыллардан, кечкенә моношәһәрләрдән китүче яшьләр күпме?

— Миграция, мәсьәләсе, иң элек яшькә бәйле, билгеле. Кеше яшьрәк булган саен өметләре, планнары да зуррак була. Республика эчендә миграция бер хәл, әмма тикшеренү барышында республикадан китәргә теләүче яшьләрнең шактый булуы ачыкланды. Ни өчен китәргә телисез дигәнгә алар, нигездә, дөнья күрәсем килә, үземне яңа җирдә сынап карыйсым килә дип җаваплады. Яңалык эзләү – яшьләргә хас сыйфат. Бу төбәк үзенчәлекләренә бәйле түгел.

— Бәлки, бу Татарстанда хезмәт хакы түбән булуына, эшкә урнашканда әшнәлек проблемы булуга бәйледер? Яшьләр хезмәт хакыннан канәгатьме?

— Бу хакта турыдан-туры сорамадык. Без бит татарстанлы, русияле ватандаш булу нечкәлекләрен, үзбилгеләнү үзенчәлекләрен сораштык. "Нәрсә аркылы үзегезне Русия ватандашы итеп хис итәсез?" дигән соравыбызга яшьләр мәдәният, уртак бәйрәмнәрне, спортны атады. Җаваплар арасында икътисад дигән пункт та бар иде. Әмма аны сайлаучылар бармак белән генә санарлык иде. Шуннан чыгып, яшьләр илдәге икътисади торыштан канәгать түгел дигән нәтиҗәгә килдек.

Соңгы арада, коронавируска бәйле рәвештә, үзгәрешләр сизелә. Кешеләр хәзер күбрәк сәламәтлеге, гомере өчен курка. Икътисад, татар теле өчен борчылулар да икенче планга күчте. Әмма болар иллюзия тудырырга тиеш түгел. Ник дигәндә, этник үзбилгеләнү турыдан-туры кешеләрнең социаль-сәяси кәефенә бәйле.

— Яшьләр арасында катнаш никахлар мәсьәләсе тикшерелдеме?

— Юк, тикшерелмәде. Әмма этник үзбилгеләнү көчле дигән нәтиҗәгә килдек. Бу төшенчә үзеңне билгеле бер милләт вәкиле – татар, урыс һәм башка итеп хис итүне күздә тота. Шулай да этник үзбилгеләнү көчле булса да, яшьләр толерант булуып кала бирә. Сораштыру барышында аларның 90 проценты башка милләт вәкиле белән бергә эшләргә, күршеләр булып яшәргә риза булуын белдерде.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG