Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтне тел саклыймы, динме? Казанда татарның этнодини асылын тикшерделәр


Архив фотосы
Архив фотосы

Татар милләтен тел саклыймы, динме? Христиан динен тотучылар, тәңречеләрнең татарлыгы никадәр? Себертатарларны, керәшеннәрне аерып карарга ярыймы? Бу хакта Казанда татар халкының этнодини асылына багышланган конференциядә сөйләштеләр.

18-20 сентябрь Казанда "Глобализация шартларында татар халкының этнодини үзбилгеләнүе" дип аталган икенче Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда татарларның үзләрен татар дип тануларына нинди факторлар йогынты ясавы, татарларның нинди кыйммәтләрне беренче урынга куюы, чит илләрдә яшәүче татарларның ассимиляциягә бирелүләре турында фикер алышу булды.

Конфереция утырышы
Конфереция утырышы

Конференциягә Кырым, Кыргызстан, Беларустан һәм Русия төбәкләреннән этнологлар, дин белгечләре, социологлар һәм тарихчылар килде. Галимнәр өч секциягә бүленеп эшләде. Соңгы көнне кунакларны Зөя тыюлыгына алып бардылар. Әйткәндәй, июльдә Казанда узган Русия антропологлары һәм этнологларының XIII конгрессында катнашучыларга да Зөяне күрсәткәннәр иде.

Татарлар өчен беренче урында гаилә һәм туганлык

Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясый
Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясый

Пленар утырышта социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова Русия төбәкләрендә яшәүче татарларның кыйммәтләрен ачыклау белән бәйле тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Конференциядә Башкортстанда уздырылган тикшерү нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Тикшерү урыс һәм татар гаиләләрен чагыштырып ясалган.

Татарлар өчен гаилә җепләре мөһимрәк

Тормышта иң мөһиме дип татарлар да, урыслар да гаилә һәм эш дип атаган. Әмма әлеге кыйммәтләр турында тирәнрәк сораштырганда аерымалар ачыкланган.

Урыслар шәхси максатлар, шәхси үсеш, эчке гармония мөһим дигән. Татарлар өчен гаилә җепләре мөһимрәк. Күпләр һөнәр, тормыш иптәше сайлауда, бизнес төзүдә гаилә роле зур булуы турында белдергән. Кайберләре эш табуда туганнары ярдәм итүен, авыр икътисади хәлләрдә туган авылларыннан чыккан кешеләргә яки милләтәшләренә таянуын әйткән.

Татарлар балаларны кырысрак тәрбияли, тыңлаучан булып үстерергә тырыша, гаиләдә ата роле мөһимрәк. Татар хатыны әйдәүче булган очракта да, аны ул яшерергә тырыша, дип сөйләде Гөлнара Габдрахманова. Урысларның күпчелеге, бездә гаилә башлыгы юк, дигән, шулай да акчаны күбрәк хатыннар тотуы ачыкланган.

Татар ирләре эшкә акча табу, гаиләнең байлыгын арттыру ягыннан карый

Татарлар һәм урысларның эшкә карата мөнәсәбәтләрен дә тикшергәннәр. Татар ирләре эшкә акча табу, гаиләнең байлыгын арттыру ягыннан карый, ә рус ирләре материаль кыйммәтләр икенчел, үзең эшләгән ширкәтнең бер өлеше икәнлегеңне тою, туган ил өчен хезмәт итү мөһимрәк дип җавап биргән.

Ә менә хакимияткә карата мөнәсәбәт татарлар да, урысларда да бертөрле: хакимиятне булганы өчен хөрмәт итәргә кирәк дигән аңлау яши.

Гөлнара Габдрахманова тикшерүнең тагын бер кызыклы нәтиҗәсе белән уртаклашты. Урысларның каршылыкларны кабул итәргә әзерлеге югарырак, ә билгесезлектән качу дәрәҗәсе түбәнрәк. Татарлар исә каршылыклардан качарга тырыша.

"Нәтиҗәдә яңа идеяләр барлыкка килә алмый, шуңа күрә татарлар зур глобаль проектларда катнашмый, ә татар мәдәниятенә бу җитми", ди галим.

Дин, тел, кием. Милләтне нәрсә саклый?

Рамил Әдһәмов чыгыш ясый
Рамил Әдһәмов чыгыш ясый

Тарих фәннәре кандидаты, Болгар ислам академиясе проректоры Рамил Әдһәмов глобализация шартларында татарларның этноконфессиональ үзбилгеләвендә ислам факторы зур дип саный. Бертөрле кием, күңел ачу чаралары, телефоннар социумны соры халык төркеменә әйләндерә ди ул. "Танылган дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани сүзләре дип танылган гыйбәрә бар: милләтне дин, тел һәм кием саклый. Бүгенге көндә милли кием бездә юк диярлек, татар теле Татарстанда да авыр хәлдә. Дин кала", ди галим.

Ислам дине белән татар үзенчәлеген саклап кала алган

Бу уңайдан ул Болгар тарихын өйрәнү актуальләшә дип саный. Аның фикеренчә, ислам дине белән татарлар үзенчәлекләрен саклап кала алган. Нәкъ менә ислам динен кабул иткәнән соң Болгар икътисади үсеш кичерә, кайбер белгечләрнең ислам үсешкә тормоз булып тора дигән фаразлары нигезсез ди Әдһәмов.

Аның фикеренчә, совет чорында да дин татар халкының этноконфессиональ үзенчәлеген саклауда зур роль уйнаган.

Син татармы, мөселманмы?

Фрид Рәшитов
Фрид Рәшитов

Моңа капма-каршы фикер секция эшендә яңгырады. Сарытудан килгән тарих фәннәре докторы Фрид Рәшитов татар халкы язмышында мөһим рольне дин генә түгел, ә бик күп башка факторлар уйнаган, һәм дин иң төп фактор түгел дип саный. 1879 елда Оренбур мөселман (магометан) дини җыелышы барлыкка килеп, ислам Идел-Урал татарлары тормышының бөтен өлкәсенә үтеп керә башлаганнан соң татарлар хәтта мөселман дип атала иде, ди тарихчы.

Татар белән мөселман арасында аерма Нил белән Евфрат арасында кебек

"Этнос өчен мондый куркыныч күренешне галим Шиһабетдин Мәрҗани да сизә һәм сорау куя: "Кем син - татармы яки мөселманмы?" Һәм ачык итеп "Син - татар". "Татар" белән "мөселман" төшенчәләре арасында аерма Нил белән Евфрат арасындагы кебек" дип җавап бирә. Ул нигезен тел һәм мәдәният тәшкил иткән миллилекне беренче урынга куя", ди Рәшитов.

Галим фикеренчә, атеизм хөкем сөргән совет чорында татарлар телен саклап кала алган, ә 90нчы елларда ислам яңарыш кичерә башлаганнан соң телне һәм милләтне саклауда аңа зур өметләр багланса да, ул буш хыяллар гына булган. "Соңгы 20-25 елда бөтен Русиядә йөзләгән мәчет-мәдрәсләр ачылды, әмма анда татар телендә белем бирмиләр, гарәп теле өстенлек итә. Күп татарлар чит киемнәр кия башлады. Соңгы ике җанисәп татарларның, татар телендә сөйләшүчеләрнең кимүен күрсәтте", дип сөйләде тарихчы.

Татарлар исламсыз исән кала алачак, ә телсез - бетәчәк

Аның сүзләренчә, татарлар исламсыз исән кала алачак, ә телсез бетәчәк. Мәчет-мәдрсәләргә тотылган акчаны ул татарлар яшәүче Русия төбәкләрендә татар үзәкләре, мәктәпләре, китапханәләре ачарга чакырды.

Ул шулай ук татарлар арасында тәңречләр, христиан динендәге керәшен татарларын да онытмаска киңәш итә.

Керәшеннәр татарларның җиңелүен искә төшереп тора

Конференциядә керәшен татарлары темасы да күтәрелде. Чаллыдан Тарих фәннәре кандидаты, "Тарихи-мәдәни мирас" фонды фәнни киңәшчесе Рөстәм Гыйбадуллин фикеренчә, татар-керәшен каршылыгы бар һәм бу проблем яшерелә, тиешенчә фикер алышулар юк.

Рөстәм Гыйбадуллин
Рөстәм Гыйбадуллин

Каршылык нигезендә татар-мөселманнарның көчләп чукындыруга каршы тору белән бәйле каһарманлык традицияләре ята ди галим. Татарлар әлеге басым астында үзләренең дәрәҗәләрен, исламны саклап кала алган, бу алар өчен каһарманлык. Ә керәшеннәр мондый традиция белән үзбилгеләнә алмый.

Татарларның каһарман образы күтәрелгән саен, керәшеннәр кимсетелгән булып күзаллана

Татарларның көрәшче халык булуы турында соңгы елларда күп китаплар, бигрәк тә фәнни-популяр басмалар чыкты. Татарларның каһарман образы күтәрелгән саен, керәшеннәр бу фонда кимсетелгән булып күзаллана. "Дәреслкләрдә керәшеннәр турында күп сөйләнми. Күп очракта христианлаштыру корбаннары буларак телгә алына. Керәшеннәр беркайчан да позитив процесслар кысаларында кабул ителми. Шуңа күрә алар үз тарихларын булдырырга омтыла, ә бу профессиональ тарихчыларда елмаю гына уята", ди Гыйбадуллин.

Галим шулай ук "татарлар өчен керәшеннәр җиңелү тарихын, җиңүче басымы астында изелеп яшәү чорын искә төшереп тора", дигән фикер дә белдерде.

Керәшеннәрне татарлар дип язарга омтылу каршылыкны кискенләтә

Конференциядә катнашучы Милли стратегия институты эксперты Рәис Сөләйманов керәшеннәрнең мөстәкыйль этнос булырга омтылуларына каршы килмәү, аларны татарлардан азат итү дөрес булмасмы дигән сорау куйды. "Татар галимнәре, Татарстан хакимиятләре керәшеннәрне татарлар дип язарга омтыла, бу каршылыкны кискенләтә генә", ди ул.

Гыйбадуллин фикеренчә, иң беренче чиратта, бер этнос эчендә мөселманлык һәм христианлыкның яшәвенә позитив караш булдыру кирәк.

Яңа дини агымнарга кушылган татарлар асылын югалтмый

Рәис Сөләймәнов яңа дини агымнарда татарларның үзбилгеләнүе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Йәһвә шаһитлары (Русиядә тыелган), тәңречеләр, сайентологлар, әхмәтчеләр кебек дини агымнарга эләккән татарлар үзбилгеләнүен югалтмый, кайбер очракларда хәтта актуальләштерә дә. Чөнки аларның лидерлары агымга күбрәк кеше җәлеп итү өчен моны хуплый. Ягъни татарлар татарларны ияртә, тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнә ала. Йәһвә шаһиларының миссионерлык максаты белән Сарман һәм Актаныш районына барганнары билгеле.

Татарлар исламнан тыш та татар булып кала

Кайбер дини агымнар мөселман асылыннан да баш тартуны таләп итми ди Сөләймәнов. Сайентологлар, мәсәлән, гаиләдә мөселманнар бар икән, коръән ашы мәҗлесләрендә, башка бәйрәмнәрдә катнаша.

Белгеч фикеренчә, мөселман булмаган татарлар да этник үзбилгеләвен саклап кала ала. "Әлеге дини агымнар татарларның поликонфессиональ милләт икәненә ышандырырга омтыла, татарлар исламнан тыш та татар булып кала", ди Рәис Сөләйманов.

Кыргызстанда татарлар йә китә, йә кыргызлаша

Кыргызстан милли университеты профессоры, этнолог Әнисә Бикбулатова Кыргызстанда татарлар саны кими дип сөйләде.

Әнисә Бикбулатова
Әнисә Бикбулатова

Тулысынча татар яки татар-урыс гаиләләре илдән китү ягын карый, ә татар-кыргыз гаиләләренең икенче-өченче буын вәкилләре үк үзләрен кыргыз дип атый башлый. Кыргыз мохитендә татар теле дә югала ди галим. Катнаш никахларда туучылар күп очракта үзләрен кыргыз дип атый, татарлар арасында гына татар дип әйтә. Татар этник үзбилгеләүнең нигезе булып бу очракта татар тарихы һәм Татарстанның бүгене үсеше өчен горурлык тора дип сөйләде Әнисә Бикбулатова.

Күчем хан да, Ермак та бер дәрәҗәдә бөек

Себертатарларга кагылышлы фикереләре белән Төмәннән килгән галим, тарих фәннәре докторы Александр Ярков уртаклашты. Ул себертатарлар телләрен югалта, моңа пропаганда җитми дип саный.

Александр Ярков
Александр Ярков

Мәктәпләрдә тел укытылса да, ата-аналар балаларын анда бирми ди ул. Казан татарлары өчен әзерләнгән концпецияләр, програмнар себертатарларга яки башка төбәкләрдә яшәүче татарларга туры килми, һәр төбәкнең үзенчәлеге исәпкә алынган програмнар кирәк ди галим. Ул шулай ук себертатарлар атамасы да XVIII гасырда уйлап табылган ясалма атама, Себердә бер-берсеннән изоляциядә яшәгән бу халыклар төркемен әлегә кадәр ачык кына атау юклыгын искәртә. Бары тик саз татарлары гына аерыла. Аларны ул Төньякның аз санлы асаба халыклары исәбенә кертү дөрес булыр иде дип саный.

Себер татарларының этник үзбилгеләнүен арттыру өчен үз халкы белән горуланудан курыкмаска кирәк дигән фикердә галим. "Татарларның тарихи хәтеләрендә үпкә саклана. Себердә Күчем-Ермак каршылыгы сизелә. Күпме вакыт узды, катнаш нихаклар барлыкка килде, үпкә саклау ярамый. Күчем хан да, Ермак та Себер өчен тигез бөеклектәге шәхесләр. Бу теманы уртага алып сөйләшеп, каршылыкларны бетерергә кирәк", ди Александр Ярков.

XS
SM
MD
LG