Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлык белән горурланалар, әмма туган телдә сөйләшмиләр"


Казанда Сабан туе бәйрәме
Казанда Сабан туе бәйрәме

Татар милләте, Татарстан белән горурланучылар арта бара. Әмма күкрәк кагып "Мин – татар. Туган телем – татар" дип горурланып сөйләү генә Тукай түгел, ә Пушкин телендә. Социологик тикшеренүләр урыс яшьләре арасында татар теленә кызыксыну артуын күрсәтә.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Татарстанның зур шәһәрләре һәм берничә авыл, Кырым, Алтай, Себернең Томски, Төмән, Новосибирски кебек шәһәрләрендә татарларның татарлыкларын тикшергән. Үзбилгеләнү нинди дәрәҗәдә, тел белү ни хәлдә булуын ачыклаган. Азатлык бу эшнең беренче нәтиҗәләре турында социлог Гөлнара Габдрахманова белән сөйләште.

– Гөлнара ханым, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан яшьләре арасында милли үзбилгеләнү мәсьәләсен тикшерә. Әмма сез республикадан тыш та эш алып бара башладыгыз. Себер, Кырымда яшәүче милләттәшләрнең татарлыгы тикшерелгән. Нинди нәтиҗәләр ясап була?

– Бу юнәлештә эш ике дистә елдан артык бара. Соңгы өч ел эчендә без Татарстанның татар халкы милли үзбилгеләвен саклау дәүләт програмы нигезендә актив эшләдек. Програм ярдәме белән төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның милли үзбилгеләвен өйрәнү юнәлешендә берничә җитди тикшеренү башкарылды. Көнбатыш Себердә Төмән, Новосибирски, Томски, Кырымда кырымтатарларын өйрәндек, Алтай һәм Татарстанда эшләдек.

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

Без кешеләрнең үзләрен нинди этник төркем эчендә күзаллавын, үз милләте, янәшә яшәгән урыслар, чуашлар турында ни уйлаганын тикшердек. Төрле ысулларны кулландык: массачыл сораштырулар, әңгәмәләр, фокус төркемнәр оештырып социологик тикшеренү уздырдык.

Респондентларның күпчелеге үзләренең татар икәнен таный

Нәтиҗәләргә килгәндә, беренчедән, татарлар өчен милли үзбилгеләнү мөһим һәм актуаль. Тикшеренүдә катнашучыларның күпчелеге үзләренең татар икәнен таный. Мәсәлән, Көнбатыш Себердә бу күрсәткеч 90%тан арта. Кырым татарларында да үзбилгеләүне онытмау дәрәҗәсе югары, Татарстанда да шул ук күренеш.

Икенче соравыбыз үзләрен татар булып санау сәбәбенә бәйле иде. Татарның үзбилгеләнүе нинди компонентлардан тора? Без дүрт мөһим факторны аера алдык. Беренчесе – килеп чыгышка бәйле. Яшьләр: “Мин татар булып тудым, яшим һәм татар булып үләчәкмен. Ата-бабаларым да татар булган” дип әйтә. Икенчедән – татар теле факторы. Күп кеше татарча начар белсә дә, аны туган тел дип атый. Татар яшьләре арасында исә татар һәм урыс телен дә туган тел дип атаучылар арта бара. Шуңа карамастан татар телен алар бик мөһим, символик роль уйный ди.

Өченчедән – менталитет, холык мәсьәләсе көчле. Респондентларның күбесе татарларга гына хас булган сыйфатлар турында сөйләде. Татарларга инновацион рух, яңалыкка омтылу, активлык хас диләр. Гаилә шактый әһәмиятле булып чыкты. Яшьләр дә берничә буынның бергә яшәве, аралашуы мөһим дигәнне белдерде.

Мәдәният - яшьләр атаган факторларның берсе
Мәдәният - яшьләр атаган факторларның берсе

Дүртенче фактор – мәдәният. Гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, милли ризык, милли кием кебек атрибутларны атыйлар. Тукай турында сөйләделәр. Шәймиев, Миңнеханов кебек сәясәтчеләрне аерым телгә алалар. “Ак Барс” хоккей клубын да атаучылар күп булды.

– Яшьләрнең үзен татар дип атауның проценты зур дидегез, сәбәпләре нәрсәгә бәйле?

– Беренчедән, Татарстанның позициясе, аның абруе, хөрмәткә лаек булуы, амбициоз проектларны тормышка ашыруы татарларга карата зур хөрмәт хисен уята. Кайбер яшьләрдә хәтта татарлык Татарстан белән тәңгәл килә кебек. Татарстаннан читтә яшәүче татарларга да бу бик мөһим. Шуңа күрә этник хисләр безнең төбәк сәясәте белән үсеш ала.

Сәясәтчеләрнең “урыс татары”, “урыс чуашы” кебек милләтне булдыру тәкъдимнәре тормышка ашмый

Икенчедән, бу татарларга гына хас күренеш түгел, башка халыкларда да күзәтелә. Глобализациягә җавап буларак, барлык халыклар милли үзенчәлекләрен сакларга тырыша. Себергә баргач, шуны күрдек: мәктәпләре, китаплары, ТВ-интернетлары да юк, этник мәгълүмат алу мөмкинлеге чикле. Ләкин аларда “Безнең меңьеллык бөек тарихыбыз бар, сакланып калырга тиешбез” дигән фикерләр көчле. Шуңа күрә аерым сәясәтчеләрнең “урыс татары”, “урыс чуашы” кебек милләтне булдыру тәкъдимнәре мөмкин түгел. Без аерым халыклар, үз телләребез, мәдәниятләребез бар диләр.

– Сез уздырган социологик тикшеренүдә шулай да яшьләр арасында ничә процент кеше татар телен туган тел дип атый? Сөйләшү дәрәҗәсе тикшерелдеме?

– Моңа без бары тик җанисәп нәтиҗәләренә таянып кына әйтә алабыз. Бу очракта аерым тикшеренүләр, анкеталы сораштырулар кирәк. 2010 елда үткәрелгән җанисәп нигезендә төрле төбәкләрдә нәтиҗәләр төрле. Әйтик, Русиянең Европа өлешендә 30%лап татар туган теле дип татар телен атый һәм аны белә. Идел буенда, Татарстанда татарларның 90%тан артыгы татар телен туган тел дип атый. Татар телен белү мәсьәләсе аерым каралырга тиеш. Кайбер кешеләр туган телен белә дип әйтсә дә, бары тик исәнләшә һәм хәл белешә ала. Шулай да татар телен туган тел дип атау – мөһим күрсәткеч.

Екатеринбур яшьләре "Туган тел" сөйләшү клубында татарча аралашып, туган телләрен онытмаска тырыша
Екатеринбур яшьләре "Туган тел" сөйләшү клубында татарча аралашып, туган телләрен онытмаска тырыша

– Шулай да татар телен белү дәрәҗәсе яхшырамы, начараямы?

– Кызганычка, начарая бара. Соңгы тикшеренүебездә Казандагы яшьләрнең татар телен куллану, кулланмавын тикшердек. Төрле мәдәни мәйданчыкларга, театрлар, фестивальләрдә йөреп яшьләрнең татарча бөтенләй сөйләшмәвен күрдек. Аларга сораулар биргәндә, кайберәүләре “Балачакта бары тик татарча сөйләшә идем, урысча белми идем. Казанга килгәч, татарча сөйләшү мөмкинлегем булмады” дип җавап кайтарды. Казанда урыс телле мохит, татар теле аз кулланыла. Хәтта Камал театрында татарча ярыйсы гына белүчеләр дә колакчыннар ала, урысчага тәрҗемә белән тыңлап тамаша карый.

Татар теле язмышы турында сөйләшү нигездә урыс телендә

Интернет даирәсендә кызыклы күренешләр күзәтелә. Мисал өчен, татар милли интернеты башка Русия халыклары арасында иң алга киткән дип санала. Вконтакте социаль челтәрендә генә 6 меңнән артык берләшмә бар, аларда 18-35 яшьлек яшьләр утыра. Ягъни, татар яшьләре интернетта бик актив булып чыга. Тик аралашу күбесенчә урыс телендә. Татар теле язмышы турында сөйләшү, фикер алышулар бик актив, әмма алар нигездә урыс телендә.

– Яшьләр арасында туган тел итеп татар һәм урыс телләрен бертигез күрүләре нәрсәгә бәйле? Бу катнаш никахлар тәэсиреме?

– Ике телне бертигез итеп күрү якынча 30% татарга карый. Тик бу сан үсә бара. Катнаш никахлар турында әйткәндә, безнең материаллар шуны күрсәтә: андый гаиләләрдә татар теле активрак кулланыла. Туган телне атауны күбрәк катнаш никахлар белән бәйләмәс идем, бу – күбрәк ассимиляция һәм глобализация нәтиҗәсе.

Кырымтатар яшьләренең "Tatli ses" җыр бәйгесе
Кырымтатар яшьләренең "Tatli ses" җыр бәйгесе

– Кырымтатар яшьләре арасында үзбилгеләнү мәсьәләсен дә өйрәндек дидегез. Аларда ниләр күзәтелә? Казан татарлары белән чагыштырганда тел, милләт мәсьәләләре ничегрәк?

– Кырымтатар яшьләре арасында милли үзбилгеләнү бик көчле. Без өлкән буын, яшьләр белән аралаштык. Беләсезме, өлкән буында бик җәрәхәтләнгән милли хис бар. Бу аңлашыла да, депортация нәтиҗәсе бик көчле, ниндидер үпкәләү, рәнҗү хисе бар. Яшьләрдә исә күбрәк констируктив караш: әйе, бу вакыйгалар булды, тик безгә алга таба хәрәкәт итәргә кирәк, ди алар. Алар Русиягә кушылуга да яхшырак карый, милләт үсеше өчен күпне башкарырга әзер. Милләт дигәндә яшьләр Кырым ханлыгы, Исмәгыйль Гаспралы, беренче кырымтатар газетасы, милли киемнәр, җыр-моңнар, милли лидерлар диләр.

Себердә халыкта себерлеләр милләте көчле дип әйтеп киләләр безгә. Аерым себер теле бар дип сеңдеререргә тырышалар. Әмма Себердә йөргәндә күбесе: “Мин – татар” дип әйтте. Себертатар дип атаганнары дә бар, әмма алар аз.

– Федераль үзәк безне гел гаепләп килә, имеш, Татарстан кешеләре, аеруча яшьләр үзләрен Русиядән тыш хис итә, татарстанлы төшенчәсен якынрак күрә дип әйтә. Бу тикшерелдеме? Чыннан да андый күренеш бармы?

– Тикшерелде. Мәсәлән, хөкүмәтнең моңа карашы нинди, нинди фәрманнар чыга, програмнар бар, мәгариф системы – барысы да өйрәнелде. Татарстан республикасы алып барган төбәк үзбилгеләнү сәясәте Русиядәге үзбилгеләнү сәясәтен берләшетереп алып барыла. Каршылыкта түгел. Гади кешеләрне алсак, әйе, яшьләрдә “Мин – татарстанлы” дип горурлану бар. Бу өлкән буынның бер өлешендә дә бар. Республика яшьләрендә Татарстан үсештә, без алга барабыз, дөньяга танылабыз дигән фикер бар. Әмма бу АКШта да аерым штат кешесендә дә "мин – бу җирлек кешесе" дип горурлану бар.

Сан-Франциско татарларының милли ашлары белән горурлану дәлиле
Сан-Франциско татарларының милли ашлары белән горурлану дәлиле

– Урыс милли хәрәкәте, Татарстандагы милли сәясәтнең уңышсыз алып баруына ишарәләп, татар телен укырга мәҗбүр булуга рәнҗеп Мәскәүгә даими шикаять итә. Кайчак татар темасы күтәрелсә, интернет форумда татар теленә, Татарстанга ләгънәт укулар белән тула. Урыс яшьләренең татар теленә карашы тикшерелдеме социологлар тарафыннан?

– Социология фәнендә “языковое поведение” дигән күренеш бар. Менә бу тикшерелде. Сораштыруда катнашучы республикадагы урыс яшьләре татарча белмибез, кулланмыйбыз диделәр. Әмма татар телен уңай кабул ителүе ачыкланды. Мәсәлән, урамда, җәмәгать урыннарында кемдер татарча сөйләшә икән, бу гадәти күренеш итеп кабул ителә. Берсенең дә ачуы килми. Кемдер телефоннан сөйләшә икән, киресенчә ни турыда сөйләшәләр икән дип аңларга тырышабыз дип әйтүчеләр күп иде. Урыс яшьләре сөйләмдә татар сүзләрен кыстырып сөйләшүе дә аңлашылды. “Сәлам”, “Сау бул”, “Рәхмәт”, “Утыр”, “Инде”, “Матур” һәм башка сүзләрне бик актив кулланалар. Чит илгә чыкканда, мәсәлән, Төркиягә барганда татар сүзләрен кыстырсаң, уңай караш булганын, төрле ташламалар ясаганнарын сөйләделәр. Татар теленә карата тискәре караш бик кечкенә даирәгә хас һәм алар – күбрәк өлкән буын кешеләре.

Урыс яшьләре татар телен үзләштерә алмадык дип үкенә

Урыс яшьләре татар теле укытылуыннан зарланды. Татар телен үзләштерә алмадык, белем туплый алмадык дип үкенеп әйтүче урыс яшьләре күп. Күпләр татар телен башлангыч сыйныфларда кызык, мавыктыргыч иде дип искә ала, аннары урта һәм өлкән сыйныфларда – бушлык диде. Урыс милләтеннән булган һәр респондент диярлек татар теле дәресендә башка фәннәргә әзерләнә идек дип сөйләде, берни эшләмичә бушка вакыт уздырган дәрес буларак искә алды. Татар теле укытучылары укучылардан “Түзегез инде бераз” дип татар теле дәресендә утырырга мәҗбүр булганы өчен гафу үтенгәннәре турында сөйләделәр. Ягъни укытучылар тарафыннан балаларда телгә карата түбәнсетеп карауны тәрбияләгән очраклар булган. Татар теленә караганда инглиз теле кызык иде, чөнки яңа алымнар кулланып, кызыклы китаплар, кинофильм, мультфильмнар белән өйрәндек диләр.

Хәзер бу юнәлештә нидер эшләнә, яңа китаплар чыга башлады, интерактив кулланыла. Дөрес, без соңга калдык. Әмма кул кушырып утырудан эшләү, тырышу хәерлерәк барыбер. Яңа ысуллар белән татар телен укыта башлау татар телен кулланучыларның санын арттыру мөмкинлеге бар әле.

XS
SM
MD
LG