Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам дине татар милләтен саклап калуда ярдәм итәме?


Оренбурда мәчет ачылышында дин әһеле һәм милли кием кигән туташ. Архив фотосы

Кайбер мөселман гаиләләрендәге балалар үзләренең милләтен "мөселман" дип атый. Берәүләр дин милләтне саклый дисә, икенчеләр моның белән килешми.

Zamanabiz блогын алып баручы үзлегеннән татар мәгарифе, демографиясе, башка милли мәсьәләләргә багышланган тикшеренүләр алып баручы IT белгече Наил Гыйлман элегрәк Азатлыкка ислам дине көчле булып саналган район-төбәкләрдә татарлар саны артмаса да, татар өлеше кимемәгән, хәтта бераз арткан районнар бар дип Пенза өлкәсе һәм Чуашстанның кайбер районнарын мисал итеп китергән иде.

"Шундый тенденция бар: ислам дине көчле булган районнарда татарлар саны кимеми. Ләкин мондый районнар, авыллар аз", ди ул. Хәзер ислам динен тотучылар арта барган заманда исламның милләт үсешенә файдасы турында төрле бәхәсләр чыга. Кемдер дин милләтне саклап калган дип Литва татарларын мисалга китерә, икенчеләр ислам дине милләт үсешенә һич кенә дә ярдәм итә алмый, чөнки "исламда милләт юк" дигәннәрне искә ала. Азатлык берничә шәхестән шул хактагы фикерләрен белеште.

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

Казандагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этносоцилогия бүлеге җитәкчесе, галимә Гөлнара Габдрахманова:

– Совет заманында, ягъни атеизм чорында татарлар нәкъ ислам дине ярдәмендә сакланып калды. Әлбәттә ул вакытта мәчетләр ябылды, дин әһелләре юк ителде, әмма шул ук вакытта йолалар сакланды. Бу исә исламга да татарларга да сакланып калырга ярдәм итте. Никах, балаларны сөннәткә утыртыу, ураза, Корбан гаетләрен татарларның күпчелеге уздырып килде. Бу татарлыкны саклауга ярдәм итте. Күпләр аны ислам йолалары, ислам бәйрәмнәре кебек кабул итми иде. 1960-70нче елларда авылларга йөргән этнографлар (400дән артык авылда булдылар) нинди милли бәйрәмнәрне уздырасыз дигән сорауга, алар нәкъ шул гаетләрне, сөннәткә утыртуларны әйткәннәр. Алар аны татар бәйрәме кебек кабул иткәннәр.

Яшь буын татарлардан милләтләрен сорагач "мөселман" дип җавап бирәләр

Совет заманыннан соң милли үзаңның, диннең күтәрелешен күрәбез. Бүген дә ислам татарлыкны саклауга зур ярдәм булып тора. Шул ук вакытта без социологлар тагын бер тенденцияне күзәтәбез: яшь буын татарлардан милләтләрен сорагач "мөселман" дип җавап бирәләр. Һәм бу хәл арта гына бара дип сизәм. Бу куркыныч тенденция, чөнки татар милләте вәкиле үзенең нинди милләттән булуын оныта бара кебек һәм гомуммөселман үзбилгеләнүенә өстенлек бирә.

Мин исламга каршы түгел, әмма мөселман дини үзбилгеләнү милли үзбилгеләнүне басып китмәсен һәм совет заманында кебек бер-берсенә бәйләнеп барсын иде. Чөнки совет заманында ислам милли үзаңның бер терәге булып торды һәм татарлык кысаларына керде. Юкса без глобаль мөселман җәмгыятьтә югалырга мөмкинбез. Барыбыз да мөселман булып үзебезнең тарихи бай мирасыбызны – бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне югалтачакбыз. Шуңа икесен дә бер-берсе белән бәйле рәвештә алып бару мөһим.

Дамир Шәйхетдинов
Дамир Шәйхетдинов

Нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүче Дамир Шәйхетдинов:

– Сорау татар халкында булган конфессияләр эчендәге үзара татулыкка зыян китермәү ягыннан катлаулы. Мин бу – яхшы, бу – яман күзлегеннән чыгып фикер йөртмим.

Татар милләтенең үзсакланышы мәсьәләсендә ислам динен тотуның роле зур булганын инкарь итә алмыйм, чөнки ул православ динен кабул итеп ахырдан урыслашуга киртә булып торган. Бу, ассызыклап әйтәм, тарихи чорларда. Ул вакытта шартлар башка булган, әлбәттә. Аннары, билгеле булганча, дәһрилек чорында, гомумән, дин иреге бетерелә.

Мөселман татарга ислам динен кабул иткән урыс кешесе керәшен татарына караганда якынрак

Ә менә үзгәртеп кору елларыннан соң дин иреге игълан ителүгә 30 еллап вакыт узды. Тик татар халкының бер, бәлки ике проценты гына шушы утыз ел эчендә ислам диненә әйләнеп кайтуын күрәбез. Халкыбызда милли үзаң элегрәк ничек түбән булган, хәзер дә әлләни үзгәрмәгән, дип әйтергә буладыр. Минемчә бу хәзерге рәсми диннең интернациональ кыйммәт булуыннан, аның интернациональ идеология итеп җиткерелүеннән киләдер. Оппонентлар бу турыда бәхәсләшергә тотыныр, әлбәттә. Ләкин бит мөселман татарга ислам динен кабул иткән урыс кешесе керәшен татарына караганда якынрак.

Монда төп нәрсә – милли үзаң. Татар кешесенең милли үзаңын ничек итеп күтәреп була? Психологик яктан караганда, кеше ул индивидуалист, аңарда эчке мин-минлек бар. Ягъни ул "миңа бу нигә кирәк?", “моның миңа нинди файдасы бар?" кебек категорияләр белән фикер йөртә. Күпчелек вакытта кешенең дингә килүенең мотивы да шуның белән бәйле – аның үлгәч җәннәткә эләгәсе килә. Ләкин, без бит җәннәткә эләгү турында түгел, ә милли йөзне, милли үзенчәлекне саклап калу турында сүз алып барабыз.

Безнең халыкның үзаңын бөек бабалар культы күтәреп җибәрер

Минемчә, "миңа бу нигә кирәк?", ягъни кешенең үз эгосын кайгырту үзенчәлеген файдаланырга кирәк. Ничек итепме? Менә хәзер татар кешеләре үз нәсел шәҗәрәләрен булдыра. Моның бит бер мәгънәсе бар. Алар үз мәрхүм бабалары рухына багышлап дога кылырга тели торгандыр. Ягъни алар рухларның барлыгын таный, ул рухларның көч куәтен таный. Алардан рухи көч ала дип әйтик. Ләкин үзебезнең бөек бабаларыбыз бар. Бөек бабаларның фани дөньяда да, күренмәс дөньяда да роле, гади кешенекеннән нык аерыла. Тәэсир дә, җаваплылык та башка. Бөек бабалар исәннәрдән, татар халкыннан дога, теләк-гозерләрен көтә. Менә бу кешенең шәхси рухи мәнфәгатьләренә туры килә торган нәрсәләр. Бөек бабаларны олылау – бөек бабалар культы дип атала. Күтәренке рухлы халыкларда, әйтик, шул ук японнарда бу бар, бу көндәлек гадәт. Минемчә, безнең халыкның үзаңын бөек бабалар культы күтәреп җибәрер.

–​ Бөек бабаларыбыз дип син кемнәрне әйтәсең?

– Бөек ханнарыбыз, дин әһелләре булган. Мисал өчен Шиһабетдин Мәрҗани. Ул бит милләт үсешенә зур өлеш керткән. Алар бит безнең бабайлар. Шулай итеп, милли үзаңны күтәрә алабыз. Илаһи диннең үз роле. Ул дин аркылы без рәхмәтләребезне белдерәбез. Ә үзебезнең милләткә көчне үзебезнең бабаларыбыздан алырга тиешбез дип саныйм.

Бүгенге тормыштагы диннең роле юк, ә гомумән алганда динне бит төрлечә тотарга була. Шуңа күрә аның шивәләре дә төрле. Мисал өчен, Кавказ халыкларында ул бер төрле, аларда гадәтләр яши. Ә бездә ул гадәтләр аларныкы дәрәҗәсендә юк. Бар илаһи дин, бар йолави дин. Тагын бабалар культы бар. Сүз шуның халык яшәешенә тәэсире турында бара.

Зөфәр Галиуллин
Зөфәр Галиуллин

Киров мөфтие Зөфәр Галиулла:

– Татар халкының ислам диненә нигезләнгән үз культурасы бар. Әдәбият-сәнгатьтән башлап алар барысы да исламга нигезләнгән. Татар халкы бөтен көнкүрешен, әхлагын шул ислам нигезендә төзегән. Ислам дине татар халкын үстерде, үзаңын арттырды. Ләкин татарның элек-электән калган үз әхлагы – көнчелеге бар. Менә анысы икенче мәсьәлә. Чынлыкта без бит ислам динендә яшәмибез. Без аны йолага гына әйләндереп калдырдык.

Татар халкы татарча сөйләшүче урысларга әйләнеп бетте

Бүген татар халкы үзаңын югалтырга тиеш түгел. Ә аны гыйлемнән башларга кирәк. Гыйлемле, мәгърифәтле булырга ислам дине өйрәтә. Бүгенге көндә татар халкы татарча сөйләшүче урысларга әйләнеп бетте. Әхлак ягын да, традицияләрне дә югалттык. "Хәләл Сабантуй уздырабыз" дигән язу укыдым. Хәрам сабантуй да була мени, анда дуңгызга атланып чабалармы?

Без Киров өлкәсендә Сабантуйны Рамазан аенда үткәрдек. Миңа бөтен муллалар "безнең бәйрәм түгел ул" дип тәнкыйтьләделәр. Ике яклап бүленеш бара. Берәүләр ислам безнеке түгел, дисә, икенчеләре татарның традицияләре безнеке түгел ди. Аларны аерырга түгел, бергә алып барырга кирәк.

Исламда милләт юк дип кычкыралар. Ничек милләт булмасын? Аллаһ Тәгалә милләт итеп яраткан. "Бер-берегезне баетып яшәр өчен яраттым. Бер халык итеп ярата ала идем, әмма милләтләр итеп яраттым. Бу минем нигъмәтем", ди. Шуңа өммәтебез белән без – мөселман, миллләтебез белән – татарлар. Милләтләргә каршы көрәшергә беркемнең дә хокукы юк. Миләтләр булган һәм булачак. Ә Русиянең бөтен бәласе безне бәйләп куюда. Безне бер урыс теленә бәйләп кертмәкче булалар.

Русиянең бөтен бәласе безне бәйләп куюда. Безне бер урыс теленә бәйләп кертмәкче булалар

Әле кайчан гына бәйсез төрки илләрдән Төркия генә бар иде, бүгенге көндә Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Таҗикстан бар. Татарстан да үз кыйбласын табар, мөстәкыйльлеген югалтмас. Татарча сөйләшүче урысларга әйләнергә кирәк түгел. Яһүдләрнең бит телне белгән бер-ике гаиләсе калган була, әмма күтәрелә алдылар. Кавказ халкы кебек бердәм булырга кирәк.

Мисал өчен, Кировта бер медицина уку йортында студент кызларның яулык бәйләү мәсьәләсе килеп чыкты да декан урынбасары белән сөйләшергә туры килде.

"Ул әйтә: болар институтка кергәндә Бердәм дәүләт имтиханыннан югары бал иде, әмма белемнәре начар. Ничек урыс теленнән шулай югары бал җыйганнар алар?" дип аптырый. Шуннан мин уйлап куйдым: "Татарлар мәктәптә имтихан тапшырганда күчермәсен дип тикшерүчеләр микроскоп белән карап тора. Бишле куй да инде керсеннәр институтларга. Безнең бөтен бәла артык кылануда. Татарлар артык тыңлаучан халык.

Урыс теленең хәле шулай ук аяныч. Мин, мәсәлән, уку йортларында студентлар белән очрашканда "Әйдәгез, мин татар бәйрәмнәрен атыйм, сез урыс бәйрәмнәрен атагыз" дим. Анда 200ләп студент утыра. "Безнең Сабантуй бар, сезнең нәрсә бар?" дим. Тегеләр "Масленица" (Май чабу) диләр. Безнең "Карга боткасы" бар, сезнең нәрсә бар дигәч, тагын "Масленица" диләр. Алар һәрвакыт шул "Масленица"ны әйтеп утыра. Рус халкы мескен, хәтта бәйрәмнәрен дә югалтты. Урыс халкын үзен коткарырга кирәк.

фикерләр (85)

XS
SM
MD
LG