Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 12:33

Алман галиме Йеско Шмоллер Пермь өлкәсендә Барда татарларын һәм аларның дини тормышын өйрәнә. Үзе дә татар телен өйрәнгән галим телне яшәтү өчен татарча сөйләшергә, аны көндәлек тормышта кулланырга кирәк ди. Азатлык галим белән әңгәмә корды.

Йеско әфәнде үзе Германиянең Һамбург шәһәреннән. Шунда ук социаль антропология буенча магистрлык дәрәҗәсен ала. Соңрак Берлинда диссертация (PhD) яклый.

– Сезнең фәнни эзләнү юнәлеше кайсы өлкәдә? Нәрсәләр өйрәнәсез, нинди тикшеренүләр үткәрәсез?

– Элек мин заманча үзбәк җәмгыятен өйрәнү белән шөгыльләндем. Аннары соң, ике ел элек мин Русиягә килдем һәм яңа фәнни өлкәне өйрәнергә булдым. Шулай итеп, мин татар милли үзаңын өйрәнәм дигән ният белән яна башлагач, гомумән, киңрәк булган мөселман үзаңын өйрәнергә булдым.

Миңа калса, Русиядә ислам теләсә нинди милли хәрәкәттән дә күпкә көчлерәк була алган кабатланмас феноменга үсеп җитә ала, бу минем тикшерү өлкәсенең әһәмиятен ассызыклый.

Йеско әфәнде Пермьда, Дмитрий Вайман фотосурәте
Йеско әфәнде Пермьда, Дмитрий Вайман фотосурәте

Аеруча алганда, мине Пермь өлкәсенең көньягында исламның төрле яклары кызыксындыра, мин дини белем һәм дини практиканың үзәктә һәм перифериядә саклануын һәм ничек үзгәрүен өйрәнәм һәм аларның чагылышларын күзәтәм.

– Тикшеренү объекты итеп, нигездә, Барда татарларын сайлагансыз. Моның сәбәпләре нәрсәдә?

– Мин Пермь өлкәсенең көньягында урнашкан Бардада тикшеренүләремне якынча 1,5 ел алып барам. Моның сәбәбе гади: хәзер мин Пермьдә яшим, биредә Европа университетының тикшеренүләр үзәге эшли.

Барда ул Пермь өлкәсенең рухи ислам үзәге сыман. Бу искитмәле гаҗәеп урын. Монда халыкның 90%тын татар-башкортлар тәшкил итә һәм алар туган телләрен көнкүреш тормышта актив куллана. Биредә ислам бик көчле һәм мин даими рәвештә Бардага килеп, җирле халыкның көндәлек тормышында диннең нинди роль уйнаганын өйрәнәм.

Йеско Шмоллер
Йеско Шмоллер

– Динне өйрәнгәндә, нинди кызыклы аспектларны өйрәнәсез? Мисал китерә аласызмы?

– Хәзерге вакытта мин ислам бердәмлеге темасына тирәнтен тукталдым – диннең никадәр кешеләрне берләштерә алуы гаҗәп. Ислам нигә дөньяда иң зур тизлек белән таралган дин? Һәм ул нигә яшьләр арасында шулкадәр популяр. Бу сорауларга җавап булып өлешчә диндәге бердәмлек һәм кардәшлек хисе тора, дип уйлыйм. Моны үзем дә Бардада булган чакта хис иттем. Моның кебек җирләрдә исламның гаять зур көче сизелә. Кайбер кешеләр дини "ихсан" принцибын көндәлек тормышка кертер өчен бөтен көчләрен куя һәм бу дустанә социаль мөнәсәбәтләр һәм тынычлык рухын барлыкка китерә.

– Татар телен ничек өйрәнергә булдыгыз? Моңа тикшеренү эшегез сәбәп булдымы?

– Тел халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Җирле кешеләрнең телен белми торып, мин биредәге мөселман мәдәниятен ничек аңлый алам? Татар милләтеннән булган һәр кешедән үтенеп сорыйм: телегезне исән калдыру өчен шул телдә сөйләшергә кирәк һәм аны көндәлек тормышка кертергә кирәк. Ни кызганыч, яшьләр арасында татар теленнән җирәнеп, урыс телендә аралашу тенденциясе күзәтелә, һәм бу бик тискәре процесс. Моны наданлык дип кенә атап була. Һәм бу наданлык билгеле дәрәҗәгә җитсә, телне торгызып һәм саклап булмас дип борчылам.

Шул ук вакытта, татар телен белү минем өчен инструмент та, аны тикшеренүләремдә кулланам. Галимнәргә тикшеренүләр алып бару өчен телне өйрәнү кирәк, мисал өчен, Берлинда минем остазым Ингеборг Балдауф та телне өйрәнә, ул тел реформалары һәм Үзәк Азиядә җәдитчелек мәгарифен өйрәнә.

Йеско әфәнде Төмәндә, Сания Биккина фотосурәте
Йеско әфәнде Төмәндә, Сания Биккина фотосурәте

– Татар телен ничек өйрәндегез соң? Кем ярдәм итте?

– Элек мин Пермьда Чәкчәк яшьләр оешмасының татар теле курсларына йөрдем. Курсларны Рөстәм Галимов исемле яшь активист алып бара. Хәзер исә мин үземә репетитор табарга телим, тел өйрәнү процессын тизләтергә кирәк. Казанда булганда минем бик яхшы тел укытучым бар иде, ләкин Пермьдә шартлар, әлбәттә, начаррак. Биредә профессиональ татар теле укытучысы табылса шат булыр идем.

– Казанда булдым дисез..

– Әйе, мин Казанда ике тапкыр булдым. Бу ислам белеме өчен бик әһәмиятле урын. Казан урыс һәм татар мәдәниятләренең кызыклы катнашмасы булып тора.

– Алга таба фәнни планнарыгыз нинди? Барда татарларын өйрәнүне дәвам итәрсезме?

– Бу җәйдә мин якынча алты атна энтографик кыр эшләрен планлаштырам. Моның өчен Бардадан тыш мөселман халкы булган Уинское дигән авылга да барырга телим. Анда дини продуктлар белән кибет ачылган, шул исәптән бу күренешне дә өйрәнергә телим.

Августта мин Уфага юл тотарга җыенам, анда ислам дине бик тирән эчтәлеккә ия дип беләм, шуны өйрәнергә телим.

– Германия турында сүз йөрткәндә, академик даирәләрдә татарларны, Татарстанны өйрәнгән, бу өлкә белән кызыксынган галимнәр күпме? Сез алар белән танышмы?

– Инде озак вакыт дәвамында Русиядә яшәгәч, мин хәзер Германиянең фәнни даирәләре белән артык бәйле түгелмен шул. Иң атаклы галимнәрдән, әлбәтә, Михаэль Кемперны атар идем, ул Германиядә татар мәдәнияте өлкәсендә иң зур белгеч булып тора, дөрес, хәзер ул Нидерландта яши. Кристиан Ноак Русия империясендәге мөселман хәрәкәтен өйрәнә, ләкин аның белән очрашканым юк.

Моннан тыш Русиядә коми халкын өйрәнгән һәм бу юнәлештә фәнни тикшеренүләр алып барган галимә Владислава Владимированы беләм, ул Германиянең тикшеренү институтында эшли.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG