Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дөньяда татарлар саны кимиячәк, Казанда исә артачак"


Наил Гыйлман

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы татар мәктәпләре, татар теле дәресләре саннары турында рәсми мәгълүматлар китереп, җәмәгатьчелекне барысы да ал да гөл дип ышандырырга тырыша. Чынында мәктәпләр, тел сәгатьләре дә кими.

Соңгы елларда татар телен укыту күпмегә кимегән? Төбәкләрдә татарлар саны никадәр кими бара? Русиядә төрки халыклар саны артачакмы? Интернетта, социаль челтәрләрдә еш кына татар мәгарифе, демографиясе, башка милли мәсьәләләргә багышланган тикшеренүләр, статистик мәгълүматлар күрергә мөмкин. Мәскәүдә яшәүче Наил Гыйлман аларны үзенең Zamanabiz дип аталган блогына урнаштырып бара.

Наил әфәнде – IT белгече. "Үзем урыс мохитендә яшәп, балаларым да үсә башлагач, милли темалар белән кызыксына башладым, миллилекне саклап калу проблемнары борчый башлады. Шуннан соң, уйлана торгач, 5-6 ел элек милли темаларга кайбер тикшеренүләр ясый башладым", ди ул. Гыйлман тумышы белән Чуашстаннан, яшь чагында Мәскәү өлкәсенә күченгән һәм шунда төпләнгән.

Азатлык Наил Гыйлман белән татар мәгарифенең бүгенге торышы, үзенең тикшеренүләре, федерализм мәсьәләләре һәм башка темаларга әңгәмә корды.

– Наил әфәнде, сезнең беренче тикшеренү нинди темага иде?

– Үземә кызык булган төрле темаларга язам. Татарча да, урысча да язгалыйм. Урысча укучылар күбрәк, татарча язу үземә дә авыррак. Шулай да татарча ешрак язарга тырышам, бу ничектер үземне күбрәк канәгатьләндерә дип уйлыйм.

Беренче тикшеренүләремне 2013 елларда ясый башладым. Ул чакта Татарстанга каршы көчле мәгълүмати һөҗүм башланган иде, кайбер ата-аналар мәктәпләрдә урыс теле сәгатьләре җитми дигән сүзләр әйтә башлады, фейк мәгълүматлар таралды. Мин шул фактларны тикшереп, дөреслекне ачыклап, Татарстанда урыс теле сәгатьләренең башка төбәкләр белән чагыштырганда ким булмавын дәлилләгән идем, беренче тикшеренү шул булгандыр. Аңарчы җанисәпкә багышланган статистика да ясаганым булды. Үзем балачактан статистика, тарих белән кызыксынам.

Соңгы ике елда Татарстан мәктәпләрендә урыс һәм татар телен укыту ничек үзгәргән? Наил Гыйлман тикшеренүе саннары:

– Сезнең соңгы тикшеренүләрнең берсе Татарстан мәктәпләрендә татар теле сәгатьләренең кимүенә багышлана. Бу саннар кайдан алынды, тикшерүне ничек ясадыгыз?

– Татарстан һәм кайбер башка республикаларның саннарын аерым мәктәпләрдә табып була. Электрон мәгариф порталы бар, анда һәр мәктәпнең уку планы урнаштырылган. Мин күбрәк шуңа нигезләнеп анализ ясадым. Мәктәп сайтына кереп, татар теле, башка милли телләрнең күпме сәгать укытылганын санап чыктым.

Шунысы аяныч: республика буенча гомуми мәгълүмат юк. Татар телен ничә процент укучының өйрәнүе турында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми сүзләр генә бар. Ә Русия күләмендә исә мондый мәгълүмат инде 2003 елдан бирле халык хозурына чыгарылмый. Элек ел саен Русия федераль дәүләт статистика хезмәте мәктәпләрдә нинди телләр укытылуы, милли мәктәпләрдә укытуның нинди телләрдә алып барылуы турында статистик материаллар чыгара иде. Татарстан буенча да 2013-2014 елларда ниндидер төгәл саннар бар иде, хәзер исә күбрәк гомумиерәк мәгълүмат урнаштырыла, төгәл статистика юк.

Гомуми саннар дигәндә, еш кына "фәлән кадәр мәктәптә фәннәр татар телендә укытыла" дип әйтелә, ләкин чынбарлыкта аларда татарча бары тик татар теле һәм әдәбияты гына укытылырга мөмкин. Мондый мәктәпләр бик күп шул. Мәгариф белгече Марат Лотфуллинның "чынлыкта бер мәктәп тә барлык фәннәрне татарча укытмый" дигән сүзләре дә бар бит, алар да борчуга сала.

– Тикшеренүдә татар теле дәресләренең саны кимүе ачык күренә. Ничек уйлыйсыз, бу тенденция тагын да көчәячәкме? Татар теле, әдәбияты дәресләре саны тагын да кимиячәкме?

Татар теле - 27-29 процентка, татар әдәбияты дәресләре 50 процентка кимегән

– Күптән түгел генә миннән "соңгы елда татар телен укыту никадәр кимеде?", дип сораганнар иде. Мин берничә тикшеренүемне кушып, мондый статистика ясаган идем: 2017 ел белән чагыштырганда татар теле дәресләре 27-29 процентка, татар әдәбияты дәресләре исә 50 процентка кимегән.

Бу саннар тагын да кими ала, чөнки яңа канун нигезендә ата-аналар балалары укый торган телләрне үзләре сайлый, имтихан тапшырасы бар дип урыс теленә өстенлек бирә ала. Шул ук вакытта, урыс теле дәресләре дә артыгы белән күп. Минем исәпләвемчә, Татарстанда, Русиянең кайбер урыс төбәкләре белән чагыштырганда, урыс теле дәресләре 30-40 процентка күбрәк. Шулкадәр күп дәрес сәгатьләре урысларга да кирәкми. Туган тел дәресләрен киметү кампаниясе дәвам итәчәк дип уйлыйм.

Татарстанда Русиянең кайбер урыс төбәкләре белән чагыштырганда урыс теле дәресләре 30-40 процентка күбрәк

Туган телне атнага ике генә сәгать укыту безне дә канәгатьләндерә алмый. Кемдер туган телгә бер-ике сәгать тә җитә дип әйтергә мөмкин, ләкин ике сәгатьтә яхшы белемне берничек тә биреп булмый. Хәзерге систем туган телләрне күбрәк укыту мөмкинлеген бирми. Киләчәктә исә моны да киметү тенденциясе күзәтелергә мөмкин.

Миңа калса, әлеге телләр низагы махсус оештырылган. Русиядә дәүләт идеологиясе XIX гасырдан ук шул булган: милли мәгарифкә юл бирмәскә.

– Туган телдә укыту дигәннән, күп кеше бу мәсьәләдә имтиханны татарча тапшыра алмауны зур киртә дип атый. БДИны татар телендә тапшыру мөмкинлеген таләп итү кирәкме һәм федераль үзәктән йомшартуны көтеп буламы, ничек уйлыйсыз?

– Әлбәттә, имтиханны татарча тапшыруны таләп итәргә кирәк, бу – мөһим. Шул ук вакытта, БДИны татар телендә тапшыру рөхсәте бирелсә дә, бу барлык проблемнарны хәл итмәячәк. Мәктәптән соң имтиханны татарча тапшырып, университетта да татар телендә укып булмый. Шуңа күрә, татарча имтиханны сайлаучылар барыбер аз булачак. Шуңа бу таләп проблемның бер ягын гына хәл итәчәк, монда башка чаралар да таләп ителә. Шуларның берсе – югары уку йортыларында татар телендә белем алу.

– Дәүләт вәкилләре, түрәләрнең тел очында –​ телне өйдә өйрәтергә кирәк дигән сүзләр. Ягъни мәктәпкә өметләнеп булмый, өстәвенә сәгатьләр дә кимеде. Килешәсезме моның белән? Балаларны туган телгә өйдә генә, мәктәпсез өйрәтеп буламы?

– Ата-ана тырыш, максатчан булса һәм шушы юнәлештә бөтен көчен куйса, өйрәтергә мөмкин. Тик мондый акыллы һәм үҗәт ата-аналар саны күпме икән? Аннары, мохит булмагач, барыбер баланы иркен аралашуга җиткерү авыр. Үз балаларым мисалында әйтә алам, авылга кайткач, бераз татар телле мохиттә яшәгәч, телләре яхшыра, татарча иркенрәк сөйләшә башлый. Балалар турында гына сүз түгел, үзебез дә аралашкач, татарчабыз тагын да шомара. Гаиләләрендә балаларга тел өйрәтә алган ата-аналар бар алар, ләкин бик аз. Хәзер ата-аналар гел эштә, шәһәрләрдә хәрәкәт зур, шуңа баланы татарча сөйләштереп, тәрбияләргә вакыт җитми. Аннары, өйдә өйрәнгәне – бер, һәм ул мәктәптәге белемнән аерыла. Өйдә ал, китер, бирдем, утырдым, аша дигән сүзләр белән чикләнәбез бит. Татар теленең дәрәҗәсен шуңа кадәр төшерикме? Ахыр чиктә урыс, инглиз, алман, француз телләрен дә мәктәпләрдә өйрәнәләр, урта, югары уку йортларында дәвам итәләр, ягъни еллар буена уку дәвам итә. Ник татар теле генә өйдә өйрәнелергә тиеш соң ул? Ул да бит башка телләр белән бер сафта тора.

– Татар ата-аналарын балаларын татар мәктәпләренә бирдерер өчен, татар телен сайласын өчен нинди чаралар күрергә кирәк?

– Татар телен укытуда мәктәп тә кызыксыну белдерергә тиеш. Хәзер бу юк. Шәһәрләрдә татар мохите булмаган хәлдә укытыр өчен, телгә дистанцион укыту системын кертү кирәк. Монда мәктәпләргә дә өстәмә стимуллар булдыру кирәктер.

Яңа Зеландиядә туган телен өйрәнә торган һәр бала өчен мәктәп бюджеттан күпмедер акча ала

Мин үз вакытында Яңа Зеландия турында язган идем. Аларда җирле маори телендә укыту системы шуннан гыйбарәт: туган телен өйрәнә торган һәр бала өчен мәктәп бюджеттан күпмедер акча ала. Телләре алты дәрәҗәдә укытыла, тел никадәр югарырак дәрәҗәдә укытыла – мәктәпкә укучы өчен шулкадәр күбрәк акча аерылып бирелә. Шулай итеп, мәктәпләр туган телне укыту белән үзләре кызыксына.

XX-XXI гасырларда элекке Совет берлеге илләрендә төрки халыклар саны. Наил Гыйлман материалы саннары:

– Сезнең соңгы тикшеренүләрнең берсе элекке Совет берлеге илләрендә төрки халыклар санына багышланган. Графиктан шул күренә: Русиядән читтә төрки-мөселманнар саны арткан, ә Русия эчендә яшәгән асаба төрки халыкларда андый зур үсеш күренми. Моның сәбәбе нәрсә дип күрәсез?

– Сәбәбе гади: Русиядә (Кавказдан тыш) туым нык түбән, Урта Азиядә исә ул югары. Моннан тыш, мисал өчен татарларның 75-80 проценты шәһәрләрдә яши, шәһәрләрдә туым авылларга караганда да түбәнрәк. Бу Русиягә генә карамый, шәһәрләрдә туым гел түбән, әйтик, бу Европада күзәтелә.

Чиләбе, Свердлау кебек өлкәләрдә 1989-2010 еллар арасында татарлар саны 20 процентка кимегән

Икенче сәбәп: татар, башкорт, чуаш һәм башка халыкларда ассимиляция сизелә. Бу процесс аеруча Татарстан һәм Башкортстаннан тыш төбәкләрдә сизелә, гади генә әйткәндә, татарлар тизрәк урыслаша бара. Әйтик, үзләрен татар дип атаган олы буын китә бара, яшь буында исә татарлар саны әзрәк. Татарстанда соңгы 20-30 елда татарлар саны әллә ни үзгәрмәгән, ә Чиләбе, Свердлау кебек өлкәләрдә 1989-2010 еллар арасында татарлар саны 20 процентка кимегән, бу зур һәм коточкыч саннар.

Ислам дине көчле булган районнарда татарлар саны кимеми

Ислам дине көчле булып саналган район-төбәкләрдә татарлар саны артмаса да, татар өлеше кимемәгән, хәтта бераз арткан районнар бар. Әйтик, Пенза өлкәсе яки Чуашстанның кайбер районнарында татарның саны берничә процентка арткан. Шундый тенденция бар: ислам дине көчле булган районнарда татарлар саны кимеми. Ләкин мондый районнар, авыллар аз.

– Сез тикшеренүегездә 2050 елга фаразларны да күрсәтәсез. Татарлар саны азмы-күпме кими, якынча 4,5-4,7 миллион чамасы булыр дип язасыз. Бу артык позитив, оптимистик фараз дип санамыйсызмы?

– Минемчә, монда артык оптимист та булырга ярамый, шул ук вакытта төшенкелеккә дә бирелү кирәкми. Бу тикшеренүдә саннарны җентекләп санамадым, бу фаразлар гына. Хәзерге вакытта Русиядә 5,3 миллион татардан якынча 2 миллионы Татарстанда, 1 миллионы Башкортстанда яши, бу – 60 процент чамасы. Татарстан, Башкортстанда татарлар саны нигездә кимеми, бер тирәдә кала бара.

Татарстанда татарлар саны артык кимемәячек,ә Башкортстанда кимесә дә, күп булмаячак

Татарстанда мәдәни ассимиляция сизелсә дә, урыслар саны монда артык күп түгел (40 процент тирәсе). Мондый шартларда тулы ассимиляция була алмый. Шуңа, минемчә, Татарстанда татарлар саны артык кимемәячек, ә Башкортстанда, кимесә дә, артык зур аерма булмас. Башка төбәкләрдә исә кимү көчле булачак, 20-30 процент чамасы булырга мөмкин. Аеруча Урал арты төбәкләрендә бу процесслар ачык күренә. Идел-Урал төбәгендә, татарлар күпләп яшәгән районнарда исә кимү процессы акрынлап барачак, дип саныйм.

– Ә Казанда татарлар саны артачакмы?

– Минемчә, соңгы елларда Казанда татарлар саны бераз артыр, авыллардан шәһәргә күченү тенденциясе бар бит, салалардан халык күпләп китә. Урыс авыллары күп түгел, урыслар элеккедән шәһәрләрдә күбрәк яшәгән. Шуңа, Казанда татарлар саны артачак дигән фаразлар бар. Миллилик кимесә дә, татарларның халык саны бераз артырга мөмкин.

– Русиядә төркиләр саны артачак дисез. Моның файдалы якларын нәрсәдә күрәсез?

– Монда төгәл саннар юк. Якынча өч ел элек Русиядә 10 миллионга якын мигрант яши диелгән иде. Аларның 4 миллионы – төрки дәүләтләрдән, бер өлеше Русиядә даими яши, монда кала.

Минемчә, безнең өчен бу – файдалы фактор. Төрки халыклар артса, бу милли азчылыклар күбәюнә китерәчәк. Урыс халкының күп булуы милли сәясәткә дә йогынты ясый, дәүләт милли азчылыкларга көчлерәк басым ясый. Совет берлеге таркалганда да күзәтелде бу, әйтик Совет берлегендә урыслар саны 50 процент кына булган, шуңа кайбер милли республикаларда милли үсешне бастыра алмаганнар.

Урта Азиядә дин, традицияләр бездәгегә караганда көчлерәк. Бу да татарларга аерым уңай йогынты ясый ала. "Без бар, без күп" дигән йогынты ясап була, мөселманнарга карата сәясәт уңай якка борыла ала.

– Русиядә федерализм үсәчәкме? Татарстан киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Татарстан яки башка республикаларның киләчәге хәзер бик өметле күренми. Республикалар статусын югалту куркынычы бар, моңа каршы көрәшергә кирәк. Төбәкләрне эреләтү сәясәтенең зыянын күрсәтү кирәк, мәгълүмати кампания алып бару кирәк.

Шулай да, мин республикаларны бөтенләй бетерерләр дип уйламыйм, чөнки бу административ-территориаль бүленеш – Русиянең сәяси системы нигезендә ята. Бу систем югалса, Русиянең җимерелү куркынычы арта. Иртәме-соңмы Русия федерализмга кайтачак дип өметләнәм. Чөнки хәзерге систем нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирми. Зур дәүләт унитар системда идарә итә алмый, бу мөмкин түгел. Шуңа федерализм кайтачак дип өметләнәм, ләкин моның өчен көрәшергә кирәк.

фикерләр (24)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG