Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 14:13

Мәгариф министры: "Татар мәктәпләре турында рәсми саннар чынбарлыкка туры килми"


Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышы

Милли мәгарифне үстерү түгел, хәтта саклап калу да икеле. Уңай нәтиҗәгә ирешер өчен дәүләт кирәк. Бу нәтиҗәгә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары килде. Милли мәгарифне үстерергә теләк, омтылыш бар, әмма бар нәрсә дә федераль үзәкнең сәясәтенә килеп төртелә.

14 июнь Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышында Татарстандагы милли мәгариф торышы турында фикер алышу узды. Шактый озак дәвам иткән сөйләшүдә депутатлар да, Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов та тел яшереп тормады, проблемнар ачыктан-ачык сөйләшенде, берничә мөһим белдерү дә ясалды. Азатлык комитет утырышында һәр катнашучыны тыңлап, яңгыраган мөһим фикерләрне теркәп барды.

Утырышка төрле районнардан килгән түрәләр дә ябылган мәктәпләр, оптимальләштерү програмына кертелгән мәктәпләр өчен җавап тотты. "Бездә татар мохите" дип үз мәктәпләре турында хисләнеп, мактанып сөйләгән мәктәп мөдирләреннән, чынында уку-укыту системы урысча барганын искә төшереп, сәбәпләрен сорап, аларны җиргә төшерү күренешләре дә булды. Утырыш тулысынча диярлек татар телендә барды, ара-тирә удмурт теле дә яңгырады. Тәрҗемә оештырылса да, татар мәктәпләренең ачылуына каршы булганнарны, икенче дәүләт телен мәҗбүри укыталар дип лаф оручы татарофобларны хуплаучы матбугат вәкилләре утырышта яңгыраган фикерләрне тыңламыйча чыгып китте.

"Ата-ана, бала теләгенә иярү булмаячак, моңа чик куярга вакыт"

Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Русия Конституциясендә һәр милләт үз телендә белем алырга хокуклы дип язылган булса да, БДИ турында канунның кабул ителүе безнең тез астына китереп сукты дип әйтте. Милли мәгарифнең үсеше булмаса, бу бөтен тармакка да тәэсир итә, диде ул. Аның фикерләре, тезислары гадәттәгедән кискенрәк булып яңгырады.

Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

"Безгә татар бумаган балаларны нигә көчләп укытасыз дип мөрәҗәгать итәләр. Татарстан Русия Конституциясен дә, аның кануннарын да бозмый, шуңа нигезләнеп эш итә. 2004 елда ук Татарстан кешесенең шикаятенә Русия Конституция мәхкәмәсе Татарстан мәктәпләрендә дәүләт телләрендә белем бирү, аларны укыту Русия Конституциясенә каршы килми дигән карар чыгарды. Бу мәсьәләгә чик куярга кирәк, җитте. Ата-ана, бала теләгенә ияреп барсак, кемдер тригонометрия кирәкми, физкультураны яратмыйм дип, физиканы укырга теләгем юк дип аларның көенә бара алмыйбыз. Мәгариф турында канун бар, берсенең дә хокукы кысылмый, бозылмый. Татарстан бу юнәлештә эшне дәвам итәчәк.

Кешеләрнең милли хисләре белән уйнамагыз, үтә дә нечкә урын бу

Көн саен диярлек безнең комитетка әле тегендә, әле монда мәктәп ябыла яки үзгәртеп корыла дигән хатлар языла. Шушы көннәрдә генә Әлки районының Чиябаш, Биектауның Битаман, Яңа Чишмә районының Ак бүре авылыннан мөрәҗәгатьләр килде. Алар аны Татарстан мәгариф министрлыгына да, Татарстан президентына да юллыйлар. Урындагы депутатлар кая карый? Ник барып тикшермисез, аларга ярдәм итмисез? Мәгариф бүлекләренә тагын бер кат әйтәбез: кешеләрнең милли хисләре белән уйнамагыз, үтә дә нечкә урын бу. Милли мәктәпләргә сакчыл карарга кирәк. Халык та истә тотсын: кешеләр каршы икән, бернинди дә хакимиятнең уку йортын ябарга хокукы юк", диде Разил Вәлиев.

"Башка сыймый: татар телендә фәнни хезмәт урысча языла"

Төп чыгышны Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов ясады. Әйтергә кирәк, ул да кискен фикерләр әйтте.

Фәттахов Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән сөйләшүләр алып барганын искә алып, милли мәктәпләр институтын булдырырга, Русия мәгариф министрлыгы каршында этномәдәни мәгариф шурасы оештырырга кирәклеген җиткергәнен әйтте.

Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

"Федераль үзәк белән үзара килешеп эшләүне дәвам итәргә кирәк. Хәл ителмәгән мәсьәләләр күп, мәсәлән, туган телдә диссертацияләр язарга да, якларга да мөмкинлек юк. Татар теле, әдәбияты турында фәнни хезмәтнең урыс телендә язылуы башка сыймый. Нәтиҗәсе шул: татар телендә фәнни эшләр язылмый диярлек. "Фәнни Татарстан" журналында басылганнары да тәрҗемә ителгәннәре генә. Дәреслекләр турында да сораулар күп. Рособрнадзор безгә китапларны тәрҗемә итеп, федераль исемлеккә кертү таләбен куя. Моның белән килешмибез, аның педагогия һәм фәнни нигезе үзгәрми бит", диде ул, республика депутатлары да, җитәкчеләре дә милли мәгариф өлкәсендә бердәм фикердә булырга тиеш дигәнгә басып ясап.

Ялган хисаплар, күз буяулар

Министр ике телдә чыгыш ясаса да, тәнкыйть сүзләрен ирештергәндә, "кара" исемлеккә эләгүчеләрне утлы табада туган телендә сикертте. Милли мәгарифнең үсеш динамикасы яхшы булган, туган телдә тәрбия, белем алучы балалар санын арттыручылар рейтингы да, аутсайдерлар исемлеге дә ачыкланды. Министр ялган хисаплар белән мавыгучыларны тәнкыйтьләде. Кәгазьдәге саннар белән чынбарлыктагы хәлләр туры килми, диде ул.

"Милли мәгарифнең төп күрсәткече – укучыларга туган телдә белем алу өчен шартлар тудыру. Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә 173 меңнән артык татар баласы белем ала. Әлеге укучыларның 35 проценты (60913 укучы) татар мәктәпләрендә укый. Моннан тыш, урыс телендә белем бирүче мәктәпләрдә 806 татар сыйныфы ачылган, алардагы укучылар саны – 14 705 (8,5%). Югары Ослан (3,66%), Чистай (23,13%), Әлмәт (25,37%) районнарында бу күрсәткеч бөтенләй түбән. Алексеевски, Балтач, Лаеш, Балык Бистәсе, Спас район үзәкләрендә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче сыйныфлар белән генә чикләнәләр. Әгерҗе, Аксубай, Югары Ослан район үзәкләрендә исә татар мәктәпләре дә, татар сыйныфлары да юк. Дөрес, өч ел элек алты районда шундый хәл иде. Тәнкыйть сүзләреннән соң Балтач, Лаеш, Спас районнарында татар сыйныфлары ачылды.

Уку йортлары формаль рәвештә татар мәктәбе, балалар бакчасы статусын йөртә, ә татар телендә тиешле дәрәҗәдә белем бирми

Статистик хисап мәгълүматларының чынбарлык белән туры килмәү ачыклана, уку йортлары формаль рәвештә татар мәктәбе, балалар бакчасы статусын йөртә, ә татар телендә тиешле дәрәҗәдә белем бирми. Ялган хисаплар, күз буяу беркемгә дә кирәк түгел. Шунлыктан муниципаль мәгариф идарәсе җитәкчеләре алдында, формаль хисаплар белән мавыкмыйча, реаль эшкә күчү бурычы куелды", диде ул.

Сүз уңаеннан, бу утырышта министрдан соң Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче санлы гимназия мөдирәсе Рәхимә Арсланова чыгыш ясады. Утырышта министрдан башлап депутатларга һәм җәмәгать эшлеклеләренә кадәр барысы да милли мәгарифнең кискен хәлдә булуы турында чаң какканда Рәхимә ханым Татарстан башкаласындагы татар мәктәбе чәчәк ата дигән рухта сөйләде. Ул хәтта соңгы елларда беренче сыйныфларга урыс телен белмәүче балалар күп килә дип ычкындырып татар телендә теттереп сөйләшүче балалар саны арта дигәнгә ишарә ясады. Әмма депутатлар бу үзбәк яки таҗик балаларына кагыладыр дип билгеләде һәм милли хәрәкәт көрәше нәтиҗәсендә ачылган татар мәктәбендә дә уку-укыту әкренләп урысчага күчә баруы күзәтелә диелде.

Андый мәктәпләргә министр "сәламе" яңгырады. "Төрле сылтаулар табып рус теленә күчә баруны без кабул итмибез. Бердәм дәүләт имтиханы да сылтау булырга тиеш түгел. Әти-әниләр белән тыгызрак эшлисе. Кайбер мәктәпләрнең, гомумән, татар мәктәбе статусын йөртүе икеле", дип кырт кисте Энгел Фәттахов.

Министр шулай ук һәр муниципаль берәмлектә, аеруча шәһәрләрдә милли мәгариф өчен җаваплы кешене булдырырга тәкъдим итте. Бу район яки шәһәр башлыгы урынбасары, мәгариф бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсендәге кеше булырга тиеш диде. Моңа кадәр милли мәгариф өчен бары тик методистлар җавап тоткан, әмма 2012 елда алар бетерелгән. Бу инициативаны Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев хуплаган дип әйтелде.

Эшли алмыйсыз икән, сау булыгыз!

Министр милли мәктәпләргә ихтыяҗ юк дигән әкияттән арынырга кирәк, диде. Әгәр дә югары дәрәҗәдәге материаль база булса, менә дигән бина булса, югары сыйфаттагы белем бирелсә, көндәшлеккә чыдый алса, балалар белән эшләүнең заманча һәм яңа алымнары кулланылса, татар мәктәпләренә балаларын бирер өчен чират торачаклары турында әйтте Энгел Фәттахов.

Ә көндәшлеккә чыдар өчен милли мәктәпләрдә укытучылар яхшы булырга тиеш. Бу өлкәдә проблемнар юк түгел, министр бу хакта яшереп тормады. Ул мәктәпләрне, анда эшләгән укытучыларны тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.

"Менделеевскиның 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә биология, химия, физика, тарих, физик тәрбия укытучылары татар телен белми иде. Казанның Идел буе районы 16нчы гимназиясендә башлангыч сыйныфларда 3 сыйныфта укыту тулаем рус телендә алып барыла. 3 башлангыч сыйныф укытучысы татар телен бөтенләй белми. Мамадышның 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы, технология, химия, физик тәрбия укытучылары татар телен белми булып чыкты. Норлат шәһәренең 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, татар телендә белем бирүче ресурс үзәк булуга карамастан, 47 укытучының 16сы татар телен сөйләм теле дәрәҗәсендә генә белә, ягъни дәрес укыта алырлык түгел.

Күбесе мөдирләрдән тора. Йомшак эшләп килгән җитәкчеләрне беркем дә милли мәктәптә тотарга җыенмый. Эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алмый икән, андыйлар белән без саубуллашачакбыз", дип утлы табада сикертте министр.

Гафуров-Фәттахов: мәче белән тычкын уены

Укытучыларны югары уку йортларында әзерлиләр. 25 ике телле укытучы КФУда, 67 кеше Чаллы дәүләт педагогия университетында белем ала. Укыту Татарстан дәүләт телләре үсеше програмы нигезендә алып барыла. Татар теле укытучылары, башка фәннәрне татар телендә белем бирерлек укытучылар мәсьәләсе турында сүз кузгатылмады. Хәер, бу утырышта милли кадрларны әзерләүдә төп аяк чалучы саналган ректор, КФУ җитәкчесе Илшат Гафуров юк иде. Депутатның утырышта ни сәбәпле катнашмавы әйтелмәде. Сүз уңаеннан, мәгариф министры катнашкан һәр утырышта да Илшат Гафуров булмый кала. Качышлы уены кайчан туктар – билгесез.

Утырышта татар теленең кулланылышы турында да сүз каттылар. Министр Казанда һәм башка район-шәһәрләрдә элмә такталар мәсьәләсе кискен тора диде. Бу проблемны хәл итү өчен административ хокук бозулар кодексына телләр турындагы канунны үтәмәүчеләргә җәза булдыру турында үзгәрешләр кертергә кирәк дип саный Фәттахов. Аның сүзләренчә, үзгәрешләр өлгесе әзер, ул Дәүләт шурасына кертелгән.

Телләрне саклау һәм үстерүнең икенче мөһим адымы итеп фән һәм мәгариф министры барлык дәүләт һәм муниципаль оешмаларда эшләүчеләргә ике дәүләт телен дә белү таләбен атады. Квалификация сынауларын КФУ каршында урнашкан телләр сертификациясе үзәгендә уздырырга тәкъдим итте ул. "Милли мәгариф уңышлы үсеш алсын өчен мәгариф министрының гына тырышуы җитми. Балалар үз телен гамәлдә куллана алырлык тел даирәсе булырга тиеш", диде Фәттахов.

Татар телен чын дәүләт теле итәр өчен нәрсә кирәк? Кыска җавап – үз дәүләтең булу кирәк

Җитәкче урыннарны биләүче түрәләрнең татар телен куллануы турында депутат, "Татарстан - Яңа гасыр" телерадикомпаниясе мөдире Илшат Әминов та телгә алды. Әминов: "Кайчан бу хакта сүз башлыйбыз? Бу мәсьәлә күтәреләчәкме, планда бармы" дип сорау куйды. Разил Вәлиев исә бу мәсьәлә 1992 елдан бирле инде даими күтәрелеп килә дип искә төшерде. Дәүләт телләре турындагы канунны эшләтеп җибәрү авыр бара, әмма норматив актлар эшләнә, алга китеш булачак дип ышанабыз диде.

Татар телен чын дәүләт теле итәр өчен нәрсә кирәк? Кыска җавап – үз дәүләтең булу кирәк. Дәүләт булмаса, аны саклау, үстерү авыр. Дәүләтчелекне дә үстерергә онытмаска тиешбез, телне дә дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү юнәлешендә эш тукталмаска тиеш", диде Разил Вәлиев.

Алгы рәттә Татар конгрессы рәисе Ринат Зиннуров
Алгы рәттә Татар конгрессы рәисе Ринат Зиннуров

Август аенда узачак Татар конгрессы корылтаенда да төп тема мәгариф булырга тиеш дип әйтелде. "Экскурсия, уен-көлке, чәй эчү, мактанышу урынына милли мәгарифне саклау, аны үстерү мәсьәләсен күтәрергә, програмнар төзеп эшләргә кирәк. Бу чарага милли мәгарифкә каршы чыккан федераль үзәк түрәләрен дә чакыру мөһим", диде җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG