Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике дәүләт телендә яхшы укыткан мәктәпләр 1 миллион сумлык грант отты


Грант откан Актаныштагы татар гимназиясе
Грант откан Актаныштагы татар гимназиясе

Татарстанда ике дәүләт телендә дә иң яхшы белем бирүче ун мәктәп бер миллион сумлык грантка лаек булды. Шуларның берсе - Актаныштагы сәләтле балалар өчен гимназия-интернат мөдире Рамил Гарипов Азатлыкка Татарстаннан читтән килгән балаларга татар мохитенә кереп китү бик авыр дип сөйләде.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы 2016-2017 уку елында "Татарстан гомум белем бирү оешмаларында республиканың дәүләт телләрендә иң яхшы белем бирү практикасы" грантын булдырган иде. Әлеге грантка ун мәктәп лаек булды:

  1. Әгерҗенең Кадыбаш урта белем бирү мәктәбе
  2. Актанышның сәләтле балалар өчен һуманитар интернат гимназиясе
  3. Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе
  4. Казанның Вахитов районы татар телендә белем бирүче 27нче гимназиясе
  5. Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе
  6. Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясе
  7. Казанның Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясе
  8. Кукмараның К.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек авылы гимназиясесе
  9. Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе
  10. Теләче районы Иске Җөри урта мәктәбе

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева сүзләренчә, грантка дәгъва кылган мәктәпләрне махсус эксперт комиссия тикшергән.

Гөлназ Исмәгыйлова
Гөлназ Исмәгыйлова

"Әлеге комиссия шушы мәктәпләргә барды һәм нигезнамәдә күрсәтелгән критерийлардан чыгып аларны тулаем карап чыкты. Аннары һәрберсенең баллары билгеләнде. Югары баллар алган мәктәпләр исемлеге төзелде. Бөтен каралган мәктәпләрнең тулаем баллы күрсәтелде. Эксперт комиссия баллардан тыш, тагын бер утырып барысын да тикшерде. Мәгариф министрлыгы бөтен критерийлардан чыгып мәктәпләр исемлеген карады. Беренче унлыкка шәһәр мәктәбе дә авыл мәктәбе дә эләкте. Аларны аерып тормадык", диде ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сәхифәсе язуынча, бәйге критерийлар булып мәктәпләрнең татар телендә белем бирү дәреслекләре һәм укыту-методик әсбаплары белән ныгытылган булуы, Татарстанның ике дәүләт телен дә белгән укытучыларның саны, фәннәрне татар телендә укыту, 9нчы сыйныфтан соң предметлардан (ана теле һәм әдәбиятыннан тыш) тапшыра торган төп дәүләт имтиханнарын татарча бирүчеләр саны, республика олимпиадаларында катнашу, балаларның татар һәм урыс телләрендә сөйләшүе һәм башкалар торган.

Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре Гөлназ Исмәгыйлева сүзләренчә, грант күләме бер миллион сум. Аны нәрсәгә тоту мөмкинлеге мәктәп белән килешүдә күрсәтеләчәк.

Әйтергә кирәк, грантка лаек булган мәктәпләр арасында элегрәк Азатлык тәкъдим иткән Татар гимназияләре рейтингына эләгүчеләр дә бар.

Грантка лаек булган һәм Азатлык рейтингына да кергән Актанышның сәләтле балалар өчен гимназия-интернат җитәкчесе Рамил Гарипов Азатлыкка мондый грантларның яхшы стимул булуын әйтте.

Рамил Гарипов
Рамил Гарипов

“Күп кенә проектлар башкарабыз. Хәзерге вакытта 16 проектыбыз эшли. Шул ук Айдар Шәйхи “Гыйлем” проектын безнең мәктәптә башлаган иде. Хәзер ул КФУ белән берлектә үтә. Узган елны безнең укучылар өч фильм төшерде. Shakert.tatar дигән сайтбыз бар. Анда фильмнарны күреп була. Бу проектлар өчен мәктәп казнасында акча каралмаган бит. Шуңа бу грант акчалары проектлар өчен яхшы булыр иде. Аннары безнең мәктәпнең дизайнын күбрәк милли яклы итеп үзгәртәсебез килә.

Әмма һәрбер грантка өстәмә килешү төзелә һәм анда әлеге акчаны кайда тотарга ярый шул язылган. Мин үзем проектларга тотар идем.

Мисал өчен безнең укучылар бер програм ясаганнар - татарча әлифба - анда хәрефкә басасың да, шул хәрефкә шигырь укыла. Мисал өчен: "Мин "А" хәрефе булам" дип шигырь китә. Шигырьләрне безнең укучылар үзләре укыган”, ди ул.

Гарипов кайбер ата-аналарның татарча укытуның күп булуыннан да зарлануын әйтә. “Хәтта үзебезнең 97% татар яшәгән Актанышта да кайбер ата-аналар безгә урыс теле кирәк, татар теле ул кадәр күләмдә кирәк түгел, диләр”, ди ул.

Хәтта 97% халкы татар булган Актанышта да кайбер ата-аналар, безгә урыс теле кирәк, татар теле ул кадәр күләмдә кирәк түгел, диләр

Мәктәп мөдире сүзләренчә, татарча укып та зур уңышларга ирешергә була. Ул шул ук Айдар Шәйхинең 2015 елда тарихтан бөтенрусия олимпиадасы җиңүчесе булуын искә алды. 2011 елны Таҗикстаннан килгәндә бер сүз дә татарча белмәгән һәм узган ел мәктәпне тәмамлаган Элина Минниярованың 10нчы сыйныфта халыкара татар теле олимпиадасында катнашып, призлы урын алганын һәм БДИны уңышлы гына биреп хәзер Мәскәүдә медицина университетында укуын да искә алды.

Шулай да ул татар теле мәсьәләсендә кайбер кыенлыклар булуын яшерми. “Безнең мәктәпкә укучылар 5нче сыйныфтан килә. Шул дәвердән барлык фәннәрне дә татарча укыта башлыйбыз. 9нчы сыйныфтан соң Төп дәүләт имтиханын укучылар нигездә татарча бирә.

Хәзерге вакытта 156 бала белем ала. Аларның 148е интернатта торып укый. 23 бала Татарстаннан читтән килүчеләр: тугызы - Оренбурдан, берсе - Екатеринбурдан, өчесе – Ижаудан, дүртесе – Башкортстаннан һәм башкалар. Милләте белән татар булсалар да мәктәпкә килгәндә әллә ни татарча сөйләшмиләр. Оренбурдан килгән баланың татарчасы кайдан булсын инде. Шуның өчен 9нчы сыйныфтан соң Төп дәүләт имтиханын 100% татарча биреп булмый әле. Киләчәктә аны 100%ка тутырырга ният тотабыз.

Быел Башкортстаннан һәм Екатеринбурдан 5нче сыйныфка берешәр бала килде. Алар татар булсалар да татарча сөйләшә алмыйлар. Беренче-икенче чирек авыр булып, “булышыгыз” дип елап беткәннәр. Безнең бит һәрбер сыйныфның класс җитәкчесе һәм тәрбиячесе бар. Менә бу тәрбиячеләр дәрестән тыш вакытта ике бала белән индивидуаль рәвештә шөгыльләнеп хәзер алар әзме-күпме татарча сөйләшә ала. Читтән килгән баланы татар мохитенә чумдыру, беренче вакытта алар өчен шок була. Әмма бер-ике чиректән соң әйбәт кенә укый башлыйлар.

Татарстаннан читтән укучылар безгә татарлыкны эзләп килә. Нәрсә генә әйтсәләр дә, Татарстанда әле татарлык бар һәм татарча укытуны кысмыйлар. Бездә Красноярски, Самар, Гарәп Әмирлекләреннән дә килеп мәктәпне тәмамлаучылар булды.

10-11 сыйныфта БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы) бирәсе булганлыктан урыс телендә укытуны кертә башлыйбыз. Шул ук математика, биология булсын инде татарчалы-урысчалы алып барыла”, дип сөйләде Актанышның сәләтле балалар өчен гимназия-интернат җитәкчесе Рамил Гарипов.

XS
SM
MD
LG