Accessibility links

якшәмбе, 25 июнь 2017, Казан вакыты 17:07

Чаллыда милли мәгариф турында матбугатсыз сөйләштеләр


Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар

7 июнь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов Чаллыга эш сәфәре кылды. Сәфәрнең максаты – Чаллыда милли мәгариф үсеше үзәген булдыру турында түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрү иде. Әлеге мөһим сөйләшүгә журналистлар, җәмәгатьчелек вәкилләре кертелмәде.

Татар милли мәгарифе турында министрлык дәрәҗәсендә сөйләшүләрне Чаллыда көтеп алалар. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов бу килүендә байтак кына чараларда катнашты. Иртәнге тугызынчы яртыда ул Чаллы мәктәпләренең татар теле укытучылары белән очрашты. Очрашуга журналистлар чакырылмады. Сәгать унга Чаллыдагы бердәнбер татар мәктәбе саналган Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә “Чаллыда милли мәгарифне үстерү үзәген” булдыру турында түгәрәк өстәл билгеләнгән иде.

Түгәрәк өстәл башланганчы гимназия ишек алдында Энгел Фәттахов һәм Чаллы хакиме Наил Мәһдиев белән булган әңгәмәдә шәһәрнең урыс телле журналистлары: “Нигә әле татар мәгарифе турында сөйләшүләр, түгәрәк өстәлләр уздырыла башлады?” дигән сораулар яудырды. Мәгариф министры аларга: “Менә белем бирү системы идарәсе эшчәнлеге белән танышабыз. Милли мәктәпләрдә укытучылар, уку әсбаплары белән тәэмин ителешне өйрәнәбез. Чаллыда милли мәгариф системында әлегә йомшак яклар бар. Милли мәгариф торышы мәктәп мөдирләреннән тора. Шундый ук җитешсезлекләр республика күләмендә дә күзәтелә”, дигән гомум сүзләр әйтте. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев: “Милли мәгариф проблемнары ул татарларга гына түгел, русларга һәм башка милләтләргә дә кагыла”, дип өстәде.

Шуннан соң министр, Чаллы башлыгы һәм тагын җиде-сигез түрә милли мәгарифне үстерү турында түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырды. Ни хакында сөйләшкәннәрдер - билгесез, чөнки чара башланып ике-өч минут узуга журналистларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен залдан чыгып китәргә сорадылар. Татар мәгарифе турында фикер алышу шулай ябык ишекләр артында узды.

Сулдан: Энгел Фәттахов, Рамил Хәлимов, Винер Хәмитов
Сулдан: Энгел Фәттахов, Рамил Хәлимов, Винер Хәмитов

Бу хәлне ничек аңлатырга? Милли мәгариф турында сөйләшүләр хәзер урыс журналистларында гына түгел, урыс телле халыкта да ниндидер нәфрәт уята дияргә була. Моннан 6-7 ел элек Түбән Камада бер урыс хатыны үз баласын татар теле дәресенә кертмәс өчен бар көченә тырышып, мәхкәмәләшеп йөрде. Казанда да мәктәпләрдә татарча укыту дәресләре артык күп дип урам җыеннары, пикетлар булып тора. Бәлки түрәләр шундый вазгыятьтә татар мәгарифенең мөшкел хәлен урыс матбугатына аңлатырга теләмәгәндер?

Милли мәгарифкә багышланган бу чарада татар активисты Тәлгат Әхмәдишин да ата-аналар, җәмәгатьчелек исеменнән сүз әйтергә теләгән, ләкин мөмкинлек бирелмәгән. Тәлгат әфәнде Азатлыкка "Татар җәмәгатьчелеге шәһәр мәгариф идарәсе, мәктәп директорлары белән булган чаралардан читләштерелә. Менә бүген 30нчы мәктәптә булган чарага кертмәскә тырыштылар, ләкин кердем. Анда министр Энгел Фәттаховның Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Винер Хәмитовка: "Син мәктәп директорларын билгелисең, куясың һәм аласың. Милли мәгариф торышы мәктәп директорларыннан тора, дип искәртүе игътибарга лаек иде", диде.

Фәттаховның татар телен аралашу теле буларак кына өйрәнүгә каршы булуы, татарча укытып дөньякүләм шәхесләр әзерләү зарурлыгы турында белдерүе дә Тәлгат Әхмәдишинда беркадәр өмет уяткан. “Ләкин җирле мәгариф түрәләре мондый сүзләргә колак салмый”, ди ул. Тәлгат әфәнде шунысын да искәртте: аның улы шушы 2нче гимназиядә 2нче сыйныфта, татар саналган сыйныфта укый. Шушы сыйныфка, башка татар мәктәпләрендә укучыларга еллык контроль эш Казаннан татарча җибәрелергә тиеш икән. Ләкин математикадан да, башка фәннәрдән дә контроль эш урысча җибәрелгән. Кайбер укытучылар Татарстан мәгариф министрлыгыннан җибәрелгән урысча эшләрне татарчага тәрҗемә иткән. Татарчага тәрҗемә итмәгән укытучылар исә укучыларга күнегү җавапларын татарча язарга кушкан. Тикшерү-мазар булса дип.

Тәлгат Әхмәдишин һәм Фәйрүзә Мостафина
Тәлгат Әхмәдишин һәм Фәйрүзә Мостафина

Бу көнне татарча укыту проблемнары турында сөйләшү Фәйрүзә Мостафина җитәкчелек иткән Чаллы педагогия университетында да барды.

Чаллыда узган ел президент Рөстәм Миңнеханов катнашында 30нчы мәктәп ачылды. Анда татарча укыту тиешле дәрәҗәдә түгел. Быел Чаллыда 41нче санлы мәктәп ачыла. Тәлгат Әхмәдишин бу мәктәпләрдә татарча укыту торышына да борчылулар белән мөрәҗәгатьләр юллап тора.

Шушы ук көнне Чаллыда шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев катнашында 11нче бистәдә “Радуга”, 48нче бистәдә “Эврика” исемле үсмерләр клублары ачылды. Татар теле турында сүз алып барылганда балалар клубларына татарча исемнәр бирелмәве, бирергә теләмәүләре ярылып ята. Югыйсә, ике клубның берсенә булса да татарча исем бирергә мөмкин булгандыр?

Татар мәгарифен торгызу өчен ата-анага эшлекле киңәшләр

"Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкиле Дамир Шәйхетдин балаларын татарча укытырга теләгән ата-аналарга эшлекле киңәшләр әзерләгән. Менә алар:

1. Шәһәрегездә яки районыгызда "Татар мәктәбе" статусы биреп ачылган уку йортын сайлап алыгыз. Балагызны шул мәктәпкә урнаштырыгыз. Гариза биргәндә "мин баламны татар телендә укытырга телим" дип языгыз.

2. Әгәр сез балагызны урнаштырган татар мәктәбе ерак икән, мәктәп янына күченегез.

3. Мәктәп дирекциясе, төрле сәбәп табып, гаризагызны кабул итми яки имзаламыйча кире кага икән, мәгариф һәм фән министры исеменә "Мин баламны татар мәктәбендә татар телендә укытырга телим, кабул итмиләр", дип шикаять языгыз. Сезнең төп мотив – татар мәктәбендә татар телендә укыту теләге. Туган телдә уку Конституция белән гарантияләнә. Димәк, татар мәктәбе мөдире татар телендә укырга килгән баланы кабул итәргә бурычлы.

4. Балагыз укырга кабул ителү белән мәктәп дирекциясеннән барлык фәннәрне дә ана телендә укыту өчен шартлар тудыруын сорагыз. Барлык фәннәрдән дә татар телендә дәрес бирердәй укытучылар, дәреслекләр, ярдәмлекләр булсын.

Бер үк вакытта мәктәптә барлык фәннәрне дә татар телендә укыта торган кимендә параллель ике татар сыйныфы ачуны таләп итегез. Андый сыйныфның бер генә булмавы татар мәктәбе статусын аклый.

5. Онытмагыз: татар мәктәбе ул татарча спектакль, концерт кую, сәхнәдән шигырь сөйләтү урыны түгел, татар мәктәбе, беренче чиратта, татар телендә белем алу урыны. Ягъни, укучының барлык дәреслеге татар телендә булып һәм эш дәфтәрләре дә татар телендә алып барылырга тиеш.

6. Маңкорт татар ата-ананың, укытучының фәннәрне урысча укытырга теләвен кискен тәнкыйтьләгез. Укытуны урыслаштыруга юл куймагыз.

7. Мәктәпне татарлаштыру эшендә сезнең юлдашыгыз – бәйсез массакүләм мәгълүмат чаралары: Азатлык радиосы, "Безнең гәҗит", "Сираҗи сүзе" һәм таянычыгыз – милли телдә белем алу хокукы. Мәктәптә татар телендә укытуга каршылык туган саен шул турыда матбугат аша чаң кагыгыз, һәр адымыгызны рәсмиләштерегез: җитәкчелеккә, мәгариф органнарына үз фикерегезне анык итеп, кистереп җиткереп торыгыз.

8. Балагызны татар телендә укытырга керткән мәктәпкә башкаларны да чакыру эшен алып барыгыз. Теләктәш кешеләр күбрәк булган саен мәктәп татар мәктәбе асылына тизрәк кайтыр. Баласын татар телендә укытырга теләгән һәр ата-ана белән элемтәдә торыгыз.

9. Катнаш мәктәпләрдәге татар сыйныфларында да әйтеп узган чараларны күреп, татар телендә белем бирүне торгызырга була.

Татар баласының тумыштан бирелгән ана телендә белем алу хокукына тыкшынырга юл куймагыз!

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG