Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар Татарстан Конституция мәхкәмәсе урынына Конституция шурасы булдыруны хуплады


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы, архив фотосы
Татарстан Дәүләт шурасы утырышы, архив фотосы

Шура кабул иткән карарларны үтәү дәүләт органнарына мәҗбүри булмаячак.

Татарстанда Конституция шурасы төзелә. Әлеге канун өлгесе бүген Дәүләт шурасының утырышында берьюлы өч укылышта кабул ителде. 78 депутат хуплады, 1 депутат тотылып калды.

Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин белдергәнчә, шура даими төстә эшләячәк яңа дәүләт органы булачак.

Конституция шурасы Татарстан кануннарына һәм норматив актларга үзенең бәясен бирәчәк. Шулай ук халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итеп, теге-яисә бу канунның конституция хокукларын бозу-бозмавын өйрәнәчәк. Шура чыгарган бәяләмәләр республика дәүләт органнарына, җирле үзидарәләренә юлланачак. Вазифаи затлар бу аңлатмаларны исәпкә алырга тиеш булачак.

Депутат Игорь Измайлов "Конституция шураның актлары мәҗбүри төстә үтәлергә тиешме, әллә каралырга гына тиешме? Юридик көче нидә?" дип сорады. Альберт Хәбибуллин дәүләт органнарына карарларны үтәү мәҗбүри түгел дип җавап бирде.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль үзәктә һәм республика озак бәхәсләр булуын әйтеп узды. Аныңча, бу шура "мөстәкыйль, зур булмаган, ләкин абруйлы" булсын дип оештырылды.

Конституция шурасы өч әгъзадан торачак. Аның рәисен Дәүләт шурасы билгеләячәк. Намзәтләрнең берсен — Татарстан президенты, икенче намзәтне — Дәүләт шурасы рәисе тәкъдим итәчәк. Конституция шурасы вәкилләре даими төстә эшләячәк, диелә.

Шураны булдыру өчен Татарстан бюджетыннан өстәмә чыгымнар бүлеп бирү каралган. Нинди сумма турында сүз барганы — тәгаенләнми.

  • 2020 елда Русия Конституциясе үзгәртелгәннән соң Дәүләт думасы Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләрен бетерү турында канун кабул итте. 2022 елда Татарстан Конституция мәхкәмәсе эшләүдән туктады. Мәхкәмәнең рәисе Фәрхәт Хөснетдинов быел Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде.
  • Ел башында Дәүләт шурасы депутатлары Татарстан Конституциясенә үзгәреш кертте. Төп кануннан "суверенитет", "шартнамә", "президент", "ватандашлык", шул исәптән Татарстан Конституция мәхкәмәсе турында маддәләр алынды.
  • Татарстанның элекке юстиция министры (2004-2013), юридик фәннәр докторы, адвокат Мидхәт Корманов Татарстан дәүләтчелеген бетерүгә тиңләде. Аныңча, бу Татарстан дәүләт хакимияте системы өч тармакның берсен югалтуын аңлата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG