Кайнар хәбәр

Чаллы мэры шәһәрдә тиешсез урында ясалган чүплекләр уңаеннан "фаҗига ясамаска" кушты

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Җиңегезне сызганыгыз да, чүпләрне чыгаруны оештырыгыз", дигән ул. Чаллыда тиешсез урында ясалган 20дән артык чүплек бар.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдә тиешсез урында ясалган 20дән артык чүплек булуын әйткән. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

"Бу әле без күргәне, без тапканы гына. Арабызда төрле кеше бар, шуңа алар артыннан җыештырырга туры килә. Без шәһәрнең чиста булуын телибез", дигән мэр. Ул күзәтү оешмаларын телгә алып, административ-техник инспекциягә мөрәҗәгать иткән һәм бу хокук бозуларны булдырмаска, штрафлар салырга кушкан. "Эшне көчәйтергә кирәк", дигән Мәһдиев.

Шулай ук мэр шәһәрдә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, "Тиешсез урында барлыкка килгән чүплекне күрсәгез моннан фаҗига ясамагыз. Җиңегезне сызганыгыз да, чүпләрне чыгаруны оештырыгыз", дип әйткән.

  • 2019 елда Русиядә "чүп реформасы" ясап, чүпне җыю һәм урнаштыру эшен төбәк операторларына йөкләделәр. Татарстанны ике зонага бүлдекләр. Көнбатыш зонага Казан һәм республиканың 21 районы керде. Көнчыгыш хонага - Чаллы һәм тагын 22 район. 2025 елга кадәр әйтик Татарстанның Көнбатыш зонасында калдыклар өчен 32 объект төзергә тиешләр иде. Әмма 2023 елга Казанның Химическая урамындагы полигонның бары тик икенче өлешен генә ачтылар.
  • Күптән түгел Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шик белдергән иде.
  • Ширкәтнең баш мөдире Евгений Чекашев әйтүенчә, хәзерге вакытта завод төзелеше туктатылган, җиһазлар белән бәйле мәсьәләләр бар. Чүп яндыру заводын кулланышка кертү 2025 елга күчерелгән. "Ул вакытка кадәр завод булырмы? Бүген мондый ныклы ышаныч юк, шуңа шәһәргә якын вакытта шәһәрдән 30-35 километр ераклыкта яңа полигон ясау өчен урын табарга кирәк", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG