Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның чүп чыгаручы төбәк операторы Казан янында чүп яндыру заводын 2025 елда ачачакларына шикләнә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Ул вакытка кадәр завод булырмы? Бүген мондый ныклы ышаныч юк, шуңа шәһәргә якын вакытта шәһәрдән 30-35 километр ераклыкта яңа полигон ясау өчен урын табарга кирәк”, ди Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы җитәкчесе.

Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – “Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы” (“ПЖКХ”) ширкәте 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шикләнә. Бу хакта ширкәтнең баш мөдире Евгений Чекашевка сылтама белән “Бизнес Online” яза.

Чекашев әйтүенчә, хәзерге вакытта завод төзелеше туктатылган, җиһазлар белән бәйле мәсьәләләр бар. Чүп яндыру заводын кулланышка кертү 2025 елга күчерелгән. “Ул вакытка кадәр завод булырмы? Бүген мондый ныклы ышаныч юк, шуңа шәһәргә якын вакытта шәһәрдән 30-35 километр ераклыкта яңа полигон ясау өчен урын табарга кирәк”, дигән ул.

Русия табигать ресурслары һәм экология министрлыгы документка ярашлы, Яшел Үзән районының Усаклык бистәсендәге чүп яндыру заводын 2025 елның 31 декабрендә эшләтә башлау ниятләнә.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның Яшел Үзән районында чүп яндыру заводы төзелешендә кыенлыклар килеп туды. Чүп яндыру заводының ачылышын инде берничә тапкыр кичектерделәр.
  • Күптән түгел Казан янында чүп яндыру заводына эшләтеп җибәрү өчен җиһаз таба алмаулары хәбәр ителгән иде. Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә чикләүләр кертелгәч, Татарстандагы заводны кытай инвесторлары ярдәмендә төзеп бетермәкчеләр. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин белдерде. "Заводта Швейцария белән Япония технологиясен кулланырга теләгән идек. Санкцияләр сәбәпле җиһаз бирелмәде. Хәзер без "Росатом" белән беренче килешү төзедек. Әлегә финанслар эзлибез. Аның суммасы бермәбер артты. Бүгенгә кытай инвесторларының өч тәкъдиме карала", диде ул.
  • Бу төзелешкә халык каршы чыкса да, чүп яндыру заводын салуга рәсми рөхсәт бирелде.
  • Ел башында Казан активистлары Татарстанда чүп яндыру заводы белән беррәттән Кама Аланында атом энерготехнология станциясе (АЭТС) төзүгә каршы чыкты. Әлеге ике проектны да Росатом тормышка ашыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG