Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янында чүп яндыру корылмасы төзүгә рөхсәт алынды


Мәскәүдәге чүп яндыру корылмасы
Мәскәүдәге чүп яндыру корылмасы

Документны Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте биргән.

Казан янындагы Осиново бистәсе тирәсендә чүп яндыру корылмасы төзелешенә рәсми рөхсәт алынган. Бу турыда “АГК-2” ширкәте башлыгы Рамил Нигъмәтуллин белдергән. Рөхсәт кәгазен Яшел Үзән районы хакимияте биргән диелә.

Хәзерге вакытта корылма булачак җирдә төзелеш эшләре башларга әзерлек бара дип яза Коммерсант.

Төзелешне башкарачак оешма да билгеле булды. Аны Татарстандагы Татнефтепроводстрой ширкәте төзиячәк.

19 майда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Казан янындагы чүп яндыру корылмасына Германия галимнәре уңай эксперт бәяләмәсе биргәнен хәбәр итте. Халыкара тикшеренү Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов соравы белән уздырылган.

Мартта Русия фәннәр академиясе галимнәреннән торган комиссия чүп яндыру корылмаларының экологиягә куркыныч тудыруын таныды. Мәскәү өлкәсе һәм Татарстанда чүп яндыру корылмаларының экология таләпләренә туры килүен бәяләүне сорап галимнәргә Русия баш прокуратурасы мөрәҗәгать иткән иде.

Казаннан берничә чакрымда урнашачак чүп яндыру корылмасы 2022 елга төзелеп бетәр дип көтелә. Ул 28 млрд сумга төшәчәк. Корылма елына 550 мең тонна чүп яндырыр дип көтелә. Төзелешнең инвесторы – “Ростех” дәүләт корпорациясенә керүче “РТ-инфест” ширкәтенең бүлекчәсе булып торган АГК-2 ширкәте. Татарстанда Осиново чүп яндыру корылмасы төзелүгә каршы берничә ел дәвамында протестлар бара.

XS
SM
MD
LG