Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чикләүләр сәбәпле Татарстандагы  чүп яндыру заводын кытай инвесторлары ярдәмендә төзеп бетерергә телиләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңа кадәр республикага чит ил җиһазлары сатудан баш тарттылар.

Казан янында чүп яндыру заводына эшләтеп җибәрү өчен җиһаз таба алмыйлар. Бу хакта бүген Дәүләт шурасы утырышында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта заводның бинасы төзелеп беткән. Төп проблем — чикләүләр сәбәпле импорт җиһазлар кайтарта алмаулары. Заводка Hitachi Zosen Inova швейцар-япон консорциумы җиһазлары куелырга тиеш булган.

"Заводта швейцария белән япония технологиясен кулланырга теләгән идек. Санкцияләр сәбәпле җиһаз бирелмәде. Хәзер без "Росатом" белән беренче килешү төзедек. Әлегә финанслар эзлибез. Аның суммасы бермә-бер артты. Бүгенгә кытай инвесторларының өч тәкъдиме карала", диде ул.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның Яшел Үзән районы Яңа Николаевка авылында чүп яндыру заводы төзелешендә кыенлыклар килеп туды. Корылманы 2023 елның декабрендә тапшырырга тиешләр.
  • Бу төзелешкә халык каршы чыкса да, чүп яндыру заводын салуга рәсми рөхсәт бирелде.
  • Узган ел ахырында санкцияләр сәбәпле корылманы кулланышка тапшыру вакыты "билгесез вакытка" кичектерелгән иде.
  • Ел башында Казан активистлар Татарстанда чүп яндыру заводы белән беррәттән Кама Аланында атом энерготехнология станциясе (АЭТС) төзүгә каршы чыкты. Әлеге ике проектны да Росатом тормышка ашыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG