Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Казанда чүп яндыру заводы бер елга соңга калып ачылырга мөмкин


Мәскәүдә чүп яндыру корылмасы.
Мәскәүдә чүп яндыру корылмасы.

Заводларны төзүче ширкәт коронавирус пандемиясе белән бәйле авырлыкларга сылтана.

"Ростех"ка караган "РТ-Инвест" ширкәте Казан һәм Мәскәү өлкәсендә төзи башлаган биш чүп яндыру корылмасын эшләтеп җибәрүне бер елга кичектерергә мөмкин. Бу хакта ширкәт вәкиле вице-премьерлар Александр Новак һәм Виктория Абрамченко белән булган киңәшмәдә белдергән дип яза Коммерсантъ. Басма мәгълүматынча, "РТ-Инвест" заводларны ачу вакытын кичектергән өчен штрафлардан качарга өметләнә.

Газет чыганаклары ширкәт коронавирус пандемиясе белән бәйле авырлыкларга сылтана. Станцияләр 2022 елныд 1 декабреннән эшли башлар дип планлаштырылган иде. Хәзер исә заводлар куллануга 2023 ел ахырына тапшырылыр дип көтелә.

Казаннан берничә чакрымда урнашачак чүп яндыру корылмасы 2022 елга төзелеп бетәр дип ниятләнде. Ул 28 млрд сумга төшәчәк. Корылма елына 550 мең тонна чүп яндыруга исәпләнгән. Төзелешнең инвесторы – "Ростех" дәүләт корпорациясенә керүче "РТ-инфест" ширкәтенең бүлекчәсе булып торган АГК-2 ширкәте.

Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасына каршы берничә ел дәвамында протестлар бара. Экология активистлары корылма әйләнә-тирә мохитка зарар китерәчәк дип белдерә. Корылма проектына берничә экспертиза уздырылды, активистлар үтенече белән эшләнгән экспертиза корылманы зарарлы дип тапты. Шул ук вакытта Татарстан хакимияте заказы белән Германия белгечләре уздырган экспертиза корылманы мохит өчен куркынычсыз дигән нәтиҗә чыгарды.
Протестларга карамастан, корылманы төзергә рәсми рөхсәт бирелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG