Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Чанышевага хөкем карарын үзгәрешсез калдырды


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

7 ноябрьдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды. Быел җәй Уфаның район мәхкәмәсе аны 7,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

Sota басмасы язуынча, Югары мәхкәмә Чанышеваның экстремист оешма оештыру турындагы гаепләвенә сәяси нәфрәт һәм оештырылган төркем турында пунктлар өстәгән.

Хөкем карары чыгарылыр алдыннан Чанышева бүгенге мәхкәмә утырышына килүчеләргә рәхмәт сүзләре әйткән.

"Ничек кенә булмасын, нинди генә карар кабул ителмәсен, киләчәктә ул гамәлдән чыгарылачак. Ә без мәңгелеккә дуслар булып калачакбыз. Булганыгыз өчен, мине онытмавыгыз, хатлар язуыгыз, медиада һәм социаль челтәрләрдә яктыртуыгыз өчен рәхмәт. Минем өчен сезнең белән бер чорда яшәү зур дәрәҗә, хуплавыгыз өчен зур рәхмәт", дигән ул.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе тагын бер гаепләнүче - Рөстәм Мөлековның да хөкем карарын үзгәрешсез калдырган. Активистны алданрак экстремист берләшмәдә катнашуда (Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 2 өлеше) гаепле дип табып, 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыккан иде. Аны мәхкәмә залында кулга алганнар.

"Аспекты" язуынча, Лилия Чанышеваның мәхкәмә утырышына башкорт активисты Фаил Алсынов та килгән.

  • 14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте.
  • Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239 маддә, 3 өлеше) гаепле дип таптылар.
  • Тагын бер гаепләнүче – активист Рөстәм Мөлековны экстремист оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип таптылар, аңа 2,5 ел гомуми тәртипле колония бирелде.
  • Чанышева хөкем карары белән риза түгеллеген белдереп шикаять язды.
  • Башкортстан Югары мәхкәмәсенә Лилия Чанышева турында килгән уңай бәяләмәләрне имзалаучылар арасында Нобель бүләге иясе Дмитрий Муратов та бар.
  • Уфаның 1нче тикшерү изоляторында утырган активист Лилия Чанышеваны октябрь башында Дүртөйледәге 5нче тикшерү изоляторына күчерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG