Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бума ютәл белән авыручылар саны 43 тапкырга арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сигез айда Татарстанда 100 мең кешегә шундый 8,1 очрак туры килгән.

Татарстанда быел гыйнвар-август айларында бума ютәл йоктыруның 217 очрагы ачыкланган. Бу былтыргы белән чагыштырганда 43,4 тапкырга күбрәк, диелә Татарстанстат хисабында.

Сигез айда 100 мең кешегә шундый 8,1 очрак туры килгән. Бу былтыргы күрсәткечтән 40,5 тапкырга күп.

Быел беренче ярты еллыкта Татарстанда сифилис белән авыручылар саны 32,5 процентка артуы хәбәр ителгән иде. Хәзерге вакытта сифилис йоктыручыларның 86 процентында авыруның бернинди билгеләре дә юк, шуңа кешеләр үзләрен сәламәт дип уйлый диелде.

Моннан тыш быел беренче яртыеллыкта Татарстанда кызамык һәм тычкан бизгәге кебек йогышлы чирләр йоктыручылар саны арткан иде.

  • Шул ук вакытта 2023 ел башыннан Татарстанда ВИЧ йоктыруның 429 очрагы ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда, авыручылар саны 7,9 процентка арткан. 100 мең татарстанлыга ВИЧ-инфекцияле 11,5 кеше туры килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG