Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның сигез районында ВИЧ белән авыручылар саны республика күрсәткечләреннән 1,5 тапкырдан артык


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2023 ел башыннан Татарстанда ВИЧ йоктыруның 429 очрагы  ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда, авыручылар саны 7,9 процентка арткан. 100 мең татарстанлыга ВИЧ- инфекцияле 11,5 кеше туры килә.

Татарстанның 13 районында ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны республика күрсәткечләреннән артыграк. Сигез районда: Азнакай, Алабуга, Әгерҗе, Бөгелмә, Лениногорски, Сарман, Ютазы һәм Яңа Чишмәдә – кимендә 1,5 тапкырга артык. Бу хакта Татарстан Роспотребнадзорына сылтама белән "Реальное время" хәбәр итә.

Шул ук вакытта Әлки, Апас, Югары Осларн, Чүпрәле, Питрәч, Балык бистәсе һәм Теләче районнарында ВИЧ йоктыру очраклары ачыкланмаган.

Республика Роспотребнадзоры мәгълүматынча, 2023 ел башыннан Татарстанда ВИЧ йоктыруның 429 очрагы ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда, авыручылар саны 7,9 процентка арткан.

100 мең татарстанлыга ВИЧ- инфекцияле 11,5 кеше туры килә.

  • Шул ук вакытта узган ел Татарстан ВИЧ-инфекция уртача дәрәҗәдә таралган төбәкләргә керде.
  • Русия Украинаның дүрт төбәген аннексияләгәннән соң, илдә ВИЧ авырулы кешеләр саны да арткан. Хәзер мондый авыруларны дәвалауга бюджетны да 1,5 тапкырга арттырырга кирәк булачак.
  • Русия кануннарына ярашлы, ВИЧ авырулар дәүләт яки җирле бюджет акчаларына дәваланырга тиеш. Бер авыруны дәвалау, нинди дару кулланылуга карап, елына 20-200 мең сумга төшәргә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG