Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ВИЧка каршы дарулар әлегә җитә, ләкин курку бар


ВИЧ-инфекциягә тест уздыру
ВИЧ-инфекциягә тест уздыру

Татарстанда ВИЧ-инфекцияле кешеләргә ярдәм итүчеләр әлегә дарулар җитә, ләкин аларның күпмегә җитүе билгесез, шунлыктан авыруларны курку били ди. Шулай ук фондларга ярдәм, ВИЧка каршы көрәш програмы булмавы да борчый. Сугыш башлангач ВИЧлы кешеләрнең чит илгә китү очраклары да булган. 

1 декабрьдә дөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләнә. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы һәм аннан соң кертелгән санкцияләр чит илдән дарулар кайтаруга авырлыклар тудырды.

Ретровируска каршы кулланылучы, ВИЧ авырулы кешеләргә еш билгеләнә торган даруларның да җитмәве турында хәбәрләр бар. "Пациент контроле" оешмасы Американың Johnson & Johnson ширкәте җитештерә торган "Эвиплера" даруы җитмәвенә аннексияләнгән Кырымны да кертеп, 12 төбәктә яшәүчеләр зарлана дип язды.

Дару җитмәгәч кайбер авыруларның дәвалау схемасын үзгәрткәннәр. Кайберләренә исә бер айга җитәрлек дару биргәннәр һәм икенче юлы мөгаен дәвалануны тулысынча үзгәртергә туры килер дип кисәткәннәр.

2022 елда даруны сатып алу күләме 56 процентка кимегән диелә. Оешмада моны аның бәясе кыйммәт булу белән бәйлиләр. Бер кабы 25 мең сумнан артык тора, еллык курс исә 300 меңләп сумга төшә. Бу төбәк бюджетларына кыйммәткә төшә, диләр "Пациент контроле"ндә.

Моннан тыш, GlaxoSmithKline британ ширкәте чыгаручы "Тивикай" даруы да җитми башлаган. Аның бер кабы 9 мең сум тирәсе тора, Русия саклану министрлыгы бу бәяне кыйммәт дип саный һәм әзрәк сатып ала башлаган.

"Тивикай" урынына авыруларга башка дарулар, шул исәптән Русиядә җитештерлгәннәрне бирәләр. Терапияне үзгәртү авыр, Русия даруларының башка әгъзаларга тискәре йогынтысы күбрәк.

Татарстан ВИЧ-инфекция уртача дәрәҗәдә таралган төбәкләргә керә. Республикада 2022 елның беренче яртысында ВИЧ инфекцияне 394 кеше йоктырган. Бу былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 16% кимрәк. Бүгенге көндә Татарстанда 15 меңләп авыру диспансер исәбендә тора. Республикада ВИЧ йоктыруның иң зур күрсәткечләре 2001-2003 елларда булган иде.


Үзе дә 20 елдан артык ВИЧ диагнозы белән яшәүче, үз исемендәге фонд булдырып, Татарстандагы ВИЧ инфекцияле балаларга ярдәм итүче Светлана Изамбаева Татарстанда әлегә дарулар бар, ләкин авырулар барыбер хафада дип белдерде.

Светлана Изамбаева
Светлана Изамбаева

— Сәламәтлек саклау министрлыгы "сезне ташламаячакбыз" дип вәгъдә бирде. Шулай да кимендә ярты еллык дарулар запасы булдырырга киңәш иттек. Башка төбәкләрдә даруларны алып булмау турында хәбәрләр бар, моны Перебои.ру сайтыннан күрергә була. Әгәр дару проблемы килеп чыга икән, шушы порталга мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда башка чирләр турында да язарга була. Терапияне өзәргә ярамый. Өзсәң, яңадан бу дару эшләмәячәк. Кешегә яңа схема, яңа дарулар кирәк булачак. Мин үсмерләр белән эшлим. Мәсәлән, бала бер көнгә бер төймә дару эчә. Әгәр бу туктатыла икән, яңадан башлаганда дүрт төймәле схемага күчәргә мәҗбүр булачак, ә бу бик уңайсыз, дип сөйләде Изамбаева.

Сугыш аркасында ВИЧ-инфекцияле кешеләр арасында чит илләргә китүчеләр бар. Кануннарга ярашлы, алар мобилизациягә эләкмәсәләр дә, башка сәбәпләр белән курку бар: шул ук дарулар кытлыгы ихтималы, сәяси каршылык. Изамбаева чит илгә киткән авырулар белән элемтәдә торам, алар киткән илләрдә дәвалау алау юлларын эзләшәм ди.

— Башка илгә күчү - ул бик зур стресс. Минем белән эшләүчеләр арасында да АКШ, Израил, Казакъстан, Кыргызстанга китүчеләр бар. Аларга ярты яки бер еллык дару алып китү турында сөйләштек. Бару белән дарусыз калмасыннар өчен. Башка илләр белән элемтәләр булдырабыз, диде Изамбаева.

Ул шулай ук ВИЧ-инфекцияле кешеләргә төрле ярдәм фондларына тагын да авыррак булырга мөмкин дип борчыла. Мәсәлән, Изамбаева фонды һәрвакыт ниндидер чаралар уздырырга тырыша, быел 1 һәм 2 декабрьдә ВИЧ турында күбрәк кешегә сөйләү өчен фестиваль оештыра. Моңа беркем бер тиен дә бирми ди ул.

— Бик авыр, акчаның беркайчан да булган юк инде. Безгә генә түгел, ВИЧ темасына кагылышлы башка оешмаларга да эшләү җиңел түгел. Фестивальне бер тиенсез уздырабыз. Ләкин мондый әйберләрне эшләргә, кешеләргә ВИЧ турында, чирләүчеләр турында сөйләргә кирәк. Уку йортларында лекцияләр, тренинглар уздырам, аларның берсе дә түләнми. Бу бит бизнес түгел, син болай да бу тема белән шөгыльләнәсең, шуңа күрә син тиеш дигән мөнәсәбәт яши. Бу инде ничә еллар буена бара. Моны тамырдан үзгәртергә кирәк. Профилактика буенча чаралар елга бер-ике генә уздырыла. Кешеләргә ВИЧ-инфекция темасы бик кызык түгел, югары уку йортлары да мондый тренингларны хисап өчен генә уздыра кебек. Ә бу эшләрне яхшы дәрәҗәдә эшләү мөһим. Аңлыйм инде, уку йортларына да моның өчен аерым акчалар бүленмидер. Күрәм бит бу өлкәне. Болай да табиблар җитми иде, хәлләр авырлашачак кына, дип саный Изамбаева.

Шулай да иң куркынычы - ул яшьләрнең дару эчмәүләре һәм шунлыктан тиз арада үлем хәленә җитүләре. Дарулардан курыкмагыз, бу - сезнең башкалар кебек үк яшәү мөмкинлеге дип һәркемгә аерым әйтәсем килә ди Изамбаева. Дарудан баш тартуның сәбәпләрен ул психологик факторны һәм терапиягә каршы булган диссидент төркемнәрне атый.

— Үзеңдә ВИЧ барлыгын тану бик авыр. Дәваланырга күнү - димәк, чирне тану. Аннары без һаман ВИЧ-диссидентларга каршы көрәшәбез. Алар бу даруларга каршы кампания алып бара. Аларны күптән тузгытырга кирәк иде. Кайбер кешеләр баш миләрен токсоплазмоз кебек паразитлар ашап бетергәндә дә дәвалану турында уйлана башлый. Аларны инде дәвалап булмый, дип сөйләде Изамбаева.

Шулай ук ВИЧ авырулар белән эшләүче "Профилактика һәм инициатива" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Зарипов та дарулар бар, ә профилактикага акча әзрәк дип белдерде.

Альберт Зарипова
Альберт Зарипова

— Дарулар проблемы әлегә юк. Чит илдән дә кайтарыла. Шул ук "Эвиплера" да бар, гәрчә аны иң яхшы дару дип әйтеп булмый. Без Татарстанда СПИД үзәге белән турыдан-туры эшлибез, әлегә проблемнар тумады, ди Зарипов.

Шул ук вакытта ул ВИЧ инфекциясен кисәтү програмнарының мөһимлеген искәртә.

— Татарстанда 2000нче еллар башыннан ВИЧ-инфекция профилактикасы програмнары яхшы эшли иде. Шуның нәтиҗәсендә бүген дә республика башка төбәкләр белән чагыштырганда ВИЧ йоктыручылар ягыннан яхшырак күренә. Хәзер дә програмнар бар, ләкин алар кыскартылды. Күбрәк эшләр эшләп булыр иде, ләкин бүгенге вазгыятьне исәпкә алганда, аңлыйбыз ки, бу тема беренче урыннарда тормый. Шулай да иң яхшы профилактика - ул дару эчү. Дару эчкән кеше башкаларга да йоктырмый. Димәк, чир таралмый дигән сүз. Иң мөһиме, шушы даруларның булуы, диде Альберт Зарипов.

  • 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре кырыс чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителде.
  • Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар иткән беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lilly-ның шикәр чиренә каршы дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
  • Март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
  • Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.
  • Июнь башында Русия фармацевтика ширкәтләренә дару сыйфатын тикшерү җиһазлары җитми башлады. Мондый җиһазларны аерым алганда Американың Agilent Technologies, Waters, Phenomenex ширкәтләре, шулай ук Merck һәм Macherey-Nagel алман ширкәтләре җитештерә. Аларның кайберләре Русия белән хезмәттәшлекне тулысынча өзгән, ә кайберләре туктатып тора.
  • Июнь уртасында Русиядә инсулинга бәя артачагы хәбәр ителде. Бу даруханәләрдә инсулин калмау куркынычы, тауар җитештерү чыгымнары һәм логистика проблемнары белән бәйле диелде.
  • Русия сәламәтлек саклау министрлыгы ретровируска каршы кыйбатлы даруларны арзанракларына алыштыру өчен, быел чыгымнарны киметкән, дип язган иде ​июньдә "Коммерсантъ". Газет аралашкан белгечләрнең берсе моны ВИЧ йоктыручыларның артуы һәм бу төр авыруларга бүленгән акчаларның җитмәве белән бәйле дип фаразлый.
  • Августта Русиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да умыртка баганасы имгәнгән яки анда шеш булган, сидек куыгы эшчәнлеге бозылган, энурез белән авыручы балаларга кирәкле Дриптан даруы бетүе билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытма

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG