Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның дүрт төбәген басып алгач Русиядә ВИЧ авырулар саны арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзер мондый авыруларны дәвалауга бюджетны да 1,5 тапкырга арттырырга кирәк булачак диелә.

Русия Украинаның дүрт төбәген аннексияләгәннән соң, илдә ВИЧ авырулы кешеләр саны да арткан. Димәк, хәзер мондый авыруларны дәвалауга бюджетны да 1,5 тапкырга арттырырга кирәк булачак.

Бүлеп бирелгән акчаларның күләме заманча даруларның кыйбатрак булуы белән дә аңлатыла. Бу хакта "Мәскәү сөйли" радиосы эфирында Роспотребнадзор вәкиле Вадим Покровский белдергән.

Русия кануннарына ярашлы, ВИЧ авырулар дәүләт яки җирле бюджет акчаларына дәваланырга тиеш. Покровский әйтүенчә, бер авыруны дәвалау, нинди дару кулланылуга карап, елына 20-200 мең сумга төшәргә мөмкин.

Былтыр ноябрьдә Русиядә ретровируска каршы кулланылучы, ВИЧ авырулы кешеләргә еш билгеләнә торган дару җитми башлавы хәбәр ителгән иде. Сүз Американың Johnson & Johnson ширкәте җитештерә торган "Эвиплера" даруы турында бара. Аның җитмәвенә, аннексияләнгән Кырымны да кертеп, 12 төбәктә яшәүчеләр зарланды. Аеруча Кырым, Коми, Тверь өлкәләреннән шундый шикаятьләр күп килә дип хәбәр ителде.

Дару җитмәгәч кайбер авыруларның дәвалау схемасын үзгәрттеләр. Кайберләренә исә бер айга җитәрлек дару биргәннәр һәм икенче юлы мөгаен дәвалануны тулысынча үзгәртергә туры килер дип кисәткәннәр.

Үзе дә 20 елдан артык ВИЧ диагнозы белән яшәүче, үз исемендәге фонд булдырып, Татарстандагы ВИЧ инфекцияле балаларга ярдәм итүче Светлана Изамбаева Татарстанда әлегә дарулар бар, ләкин авырулар барыбер хафада дип белдерде.

Шул ук вакытта Татарстан ВИЧ-инфекция уртача дәрәҗәдә таралган төбәкләргә керә. Республикада 2022 елның беренче яртысында ВИЧ инфекцияне 394 кеше йоктырган. Бу алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16% кимрәк. Бүгенге көндә Татарстанда 15 меңләп авыру диспансер исәбендә тора. Республикада ВИЧ йоктыруның иң зур күрсәткечләре 2001-2003 елларда булган иде.

  • Апрель ахырында Русия аннексияләгән яңа төбәкләргә быел федераль бюджеттан 410 миллиард сумнан артык ярдәм биреләчәге билгеле булган иде.
  • Аеруча фетнәчел Донецки "халык республикасы"на бирелгән федераль ярдәмнең күләме иң зурысы булып тора, алар Кырымга бирелгәннән дә күбрәк. Бюджет фаразларыннан күренгәнчә, быел ДНРның 196 миллиард сум кереме булырга тиеш, шуның 171 миллиард сумын Русия бирә.

Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү

  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
  • Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
  • Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
  • 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG