Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Газзә сызыгында яшәүчеләр өчен 31 млн сум җыйганнар


Аерым алганда бу акчаларга 20 тонна азык-төлек сатып алынган.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды Фәләстиндә яшәүчеләргә ярдәм өчен 31 млн сум акча җыйган. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хәбәрендә әйтелә.

5,2 млн сумга 20 тонна азык-төлек сатып алганнар. Бу - сыер ите, куертылган сөт, май, токмачлар, консервалар һәм башкалар. Кирәкле азык-төлекне Кызыл Ярымай киңәшләренә таянып сатып алганнар.

1 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә Газзә сызыгында зыян күргән халык өчен һуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты. Зыян күрүчеләр арасында күп балалар булуга татарстаннарның борчылуы сәбәпле, президент оешмаларны һәм Татарстан халкын һуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга өндәде.

  • Татарстанга ияреп, Башкортстанда да Газзә халкына һуманитар ярдәм җыя башладылар. "Фәләстиндәге тыныч халыкның газапларына җавапсыз кала алмыйбыз. Башкортстанда яшәүчеләрнең күпчелеге бездән ничек ярдәм итәргә була дип сорый, ярдәм тәкъдим итә. Без һичшиксез булышачакбыз", диде республика башлыгы Радий Хәбиров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG