Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "Хизбулла" радикаль төркемендә Русиянең "Яхонт" ракетлары бар


Көймәләргә каршы кулланыла торган "Яхонт" ракеты. Архив фотосы
Көймәләргә каршы кулланыла торган "Яхонт" ракеты. Архив фотосы

"Яхонт" ракетлары көймәләргә каршы кулланыла һәм 300 чакрымга кадәр ераклыкка оча ала. Бу коралны АКШның Урта диңгездәге көймәләренә каршы кулланулары бар.

Лүбнәннең дөньядагы күпчелек илләрдә террорчы дип табылган "Хизбулла" радикаль төркеме кораллары арасында Русиядә җитештерелә торган "Яхонт" көймәләргә каршы ракеты да бар. Аларны АКШның Урта диңгездәге көймәләренә каршы кулланулары бар. Бу хакта чыганакларына сылтама белән Reuters җиткерә.

Узган атна ахырында телевидениедән чыгыш ясаганда "Хизбулла" җитәкчесе Хәсән Насралла радикаль төркемнең тупланган кораллары арасында Американың Урта диңгездәге көймәләре өчен "бер әйбер бар" дигән иде. Бу көймәләрне Израил белән ХӘМӘС радикаль төркеме арасында хәрби хәрәкәтләр башлангач урнаштырдылар. Фәләстиннең ХӘМӘС төркеме АКШта һәм Европа берлегендә террорчы оешма дип табылган.

Reuters-ның Лүбнәндәге әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Насралла "Хизбулла"ның хәрби көче шакты артуын күз уңында тоткан, шул исәптән моңа 300 чакрымга кадәр оча ала торган "Яхонт" ракетлары да керә.

Элегрәк журналистлар һәм аналитиклар "Хизбулла"ның бу ракетларны Сүриядә сатып алуын хәбәр иткән иде, дип искәртә агентлык. "Хизбулла" анда президент Бәшәр Асад гаскәре ягында сугышты.

Кремль вәкиле Дмитрий Песков "Хизбулла"да "Яхонт" ракетлары булуы турында мәгълүматым юк диде. Радикаль төркем вәкилләре һәм Сүрия ягы агентлык сорауларына җавап бирмәгән.

  • 3 ноябрьдә "Хизбулла" җитәкчесе Хәсән Насралла ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүм итәргә ниятләвен белмәдек дип белдерде. ХӘМӘСнең 7 октябрьдә Израилгә ясаган һөҗүмен мактады, әмма моны бары тик Фәләстин оештырган операция иде дип әйтте. Насралла сүзләренчә, Лүбнән-Израил чигендәге хәрби хәрәкәтләр моңа кадәр күрелгән масштаблар белән "чикләнмәячәк". Ул нечкәлекләрен аңлатмады, әмма тулы масштаблы сугышка чакыру булмады.

Белешмә: Хизбулла

Хизбулла (гәрәп. حزب الله, "Аллаһ фиркәсе") — Лүбнән (Ливан) шигыйларының кораллы оешмасы һәм сәяси фиркасе. Аның тарафдарлары Лүбнәндә Иран режимына охшаш ислам дәүләте булдыру өчен көрәшә. "Хизбулла" хәрәкәте Иранның Ислам инкыйлабы җитәкчесе Рухаллаһ Хомейни булдырган идеология нигезендә корылган.

АКШ, Канада, Израил, Мисыр, Фарсы култыгы илләрендә, Австралия, Британия һәм Европаның аерым дәүләтләрендә террористик оешма дип танылган.

Белешмә: ХӘМӘС

ХӘМӘС (ХӘМӘС, гарәп. حركة المقاومة الإسلامية‎ [Хәрәкәт әл-мукавама әл-исламия], Ислам каршылык хәрәкәте) — Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. Ул 1987 елда Израил оккупациясенә каршы оештырылган Беренче фәләстин интифадасы — күтәрелеше нәтиҗәсендә барлыкка килә. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһудләр дошман буларак күрсәтелә.

Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG