17 яшьлек Богдан Ермохин Украина президенты Владимир Зеленскийга мөрәҗәгать яздырган. Егетне басып алынган Мариупольдән Русиягә алып чыккан булганнар һәм хәзер хәрби комиссариатка чакыру тапшырганнар. Ул Зеленскийдан үзен Украинага кайтарырга булышуын сорый. Видеоны Facebook-та егетнең Украинадагы адвокаты Екатерина Бобровская чыгарды.
"Мин, Ермохин Богдан, хәзерге вакытта Русиядә һәм сездән миңа өйгә кайтырга булышуыгызны сорыйм", ди егет Украина президентына.
Зеленскийга адвокат та мөрәҗәгать иткән. Ул "баланың Украинага кайтуын" шәхси контрольгә алуны сорый.
Ермохин - ятим, Украинада үзен тәрбиягә алган гаиләдә яшәгән, ә 2021 елдан Мариупольнең металлургия һөнәри училищесына укырга кереп, дәүләт тәрбиясендә булган. Мариупольне Русия гаскәрләре басып алганнан соң аны башта фетнәчел Донецкига, соңрак Русиягә алып чыкканнар. Аңа Русия ватандашлыгы ясап биргәннәр, әмма үсмер Украина ватандашлыгын да саклап калган.
Ермохин Украинага кире кайтырга теләвен берничә тапкыр әйткән. Мартта ул Украинага Беларус аша качып китмәкче булган, әмма аны тоткарлаганнар. Русия хакимиятләре янәсе балигъ булмаган бала кайда яшәячәген үзе хәл итә алмый дип аңлата.
Азатлык радиосының украин хезмәте язуынча, Мәскәү янында яшәүче гаилә үсмерне кайгырту-күзәтүгә (опека) алган. Шул ук вакытта аның Украинада да рәсми багучысы - туганнан туган апасы бар.
Адвокат Екатерина Бобровская сүзләренчә, 28 августта Богданны Русия бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Белова кабул иткән, аны "үзләре әйтеп торып, балигъ булганчыга кадәр Русиядә калырга телим дип гариза язарга мәҗбүр иткәннәр".
Азатлык радиосының украин хезмәте белән әңгәмәсендә Русия бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Белова бу хәлдән соң Ермохинның кабат Украинага китәргә теләк белдерүен таныган. Ул Богдан Ермохинны апасына кайтарырга булышырга әзер булуын белдергән.
Элегрәк Ермохинның адвокаты быел үсмергә 18 яшь тулганнан соң, аны Русия гаскәренә алырга мөмкиннәр дип белдергән иде. Ә Азатлык радиосының украин хезмәте белән сөйләшкәндә Мария Львова-Белова аны мәҗбүри хәрби хезмәткә алмаячаклар, чөнки ул көллияттә укый һәм гаскәргә баруны кичектерү хокукына ия дигән.
- Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
- Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны, мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.
- Украина хакимиятләре мәгълүматынча, 2022 елдан, сугыш башланганнан бирле Украинадан 19 мең баланы алып чыкканнар. Аларның берничә йөзен генә кире кайтара алганнар.
- Русия хакимиятләре балаларны хәрби хәрәкәтләрдән "коткардык" дип ышандыра һәм әти-әниләре яки кайгырту-күзәтүгә алучылары мөрәҗәгать итсә, кире кайтарырга әзер булуларын әйтә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум