Татарстан милли китапханәсендә белгечләр катнашында "Казан һәм Татарстан символлары дип нәрсәне саныйбыз һәм ни өчен" дигән дискуссия узды. Казан Кирмәнендәге объектлардан тыш, Татарстан символлары итеп татарны чукындырган Гермогенны, Казан соборын, Изге Мәрьям ана иконасын күрсәтергә тәкъдим иттеләр, иске чиркәүләрне торгызу эшләрен алып бару мәсьәләсе күтәрелде. Чарадан репортаж тәкъдим итәбез.
Бу дискуссияне "Enter" Интернет журналы командасы оештырды. "ВКонтакте" социаль челтәрендә онлайн трансляция алып барылды. Видеоязмасы әле дә тора, карарга мөмкин. Азакта яңгыраган фикерләрдән дә аңлашыла: тамашачыларның күпчелеге — Казан гидлары. Ике сәгатьтән артык барган фикер алышуда белгечләрнең һәм тамашачының төп фикерләрен аерып алдык.
Модератор Сергей Магданов сәхнәдә утырган һәр белгечтән шәхси фикерләрен сорады: алар Казан һәм Татарстан символлары дип нәрсәне саный һәм Казанга килүче туристлар нәрсәне символ дип билгели?
Экспертлар һәркайсы бер минут эчендә үзләре өчен әһәмиятле символларны санап чыкты: Кирмән ансамбле, Зилант, Ак Барс, Сөембикә манарасы, шәһәр силуэты һәм аның үзәге панорамасы, Бауман урамындагы чиркәү манарасын атаучылар булды. Алга таба һәркем үз ачыкламасын кертте.
Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов фикеренчә, Татарстан җирлегендә яшәүче татар һәм урыс халкын берләштерүче символ булып Сөембикә манарасы тора.
— Казан XVI гасыр уртасына кадәр мөселманлык үзәге, хан утырган башкала булып исәпләнгән. Русия империясе составына кергәч, символлар сайлау башлана. Екатерина комиссиясе Зилантны Казан губерниясе символы итеп сайлап ала. Монда халыкларны берләштерүче символлар турында сүз булды. Ничек кенә сәер яңгырамасын, халыкны берләштерүче символ булып бүген урыс капкасы (русская проездная башня) булган Сөембикә манарасы тора. Гравюраларга карасак та, ул бар җирдә төп объект, аннан соң гына Спас манарасы һәм чиркәүләр белән бәйле башка вертикальләр пәйда була. Икенче яктан, ул татарларның да хөрмәтли торган урыны булган. Анда ханнарның каберлеген, мавзолейны олылаганнар, Нурали мәчете урнашкан булган. 1918 елда Казан шурасында Сөембикә манарасын татарларга кайтарып, аның башына ай кую карары кабул ителгән.
Кирмәннәр башка шәһәрләрдә, Түбән Новгородта, Әстерханда бар, ләкин Сөембикә манарасы кебек манара беркайда юк, — дип аңлата Измайлов. Ул Казанның меңьеллыгына сайланган өч символ арасында да Сөембикә манарасы булуын искә төшерә.
— Тагын бер символ — гарәп имласы белән Казан дип язылган кош рәсеме, ә өченчесе — шаярулы, балалар рухында ясалган аҗдаһа Зилант иде. Ә Ак барс ул очраклы гына туган символ. Дәүләт шурасында фикер алышуда тагын империячел образлы зилант, бүре образлы рәсем дә бар иде. Депутатларның бер өлеше бүрене, икенче өлеше зилантны кабул итмәде. Нәтиҗәдә, компромисс буларак Ак барс туды, — ди Измайлов.
Казан Кирмәне музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров Казан һәм Татарстан символы булырдай архитектур төзелеш объектлары дип Кол Шәриф мәчете белән Казан Мәрьям ана иконасы чиркәвен атады.
— Казанның төп визит картасы — Кирмән. Тимер юлдан яки теплоход белән килгәндә дә ул иң беренче күзгә күренә. Казанга килүчеләрнең барысы да диярлек Кирмәнне килеп күрергә тырыша. Узган ел анда килүчеләр 3 млн 700 мең кеше иде, быел инде 4 миллионга җитеп килә. Бездә хәзер 9 музей, 2 күргәзмә эшли, тагын ике музей булырга тора.
Килгән туристлар ике төп объектны күрергә тели: бу — Кол Шәриф музее һәм Казан Мәрьям ана иконасы чиркәве. Чиркәү Казандагы иң борынгы объектлардан санала. Тугыз ел реставрацияләнде һәм нәтиҗәдә кешегә күрсәтерлек булды. Бу объектның роле зур, чөнки ул – Казан Мәрьям ана иконасы табылу белән бәйле табыну урыны. Чиркәүдә иконаның табылу тарихы рәсемнәре сурәтләнгән. Ул табылгач та, шушы чиркәүгә урнаштырылган.
Кол Шәриф мәчетенең дә тарихы бар. Явыз Иван яулап алганчы Кирмәндә булган биш мәчетнең берсе яңартылырга тиеш дигән фикер күптән яши иде. Конкрет ул хакта Миңтимер Шәймиев әйтте һәм аны тормышка ашырды. Кирмән ул вакытта федераль күләмдәге мәдәни мирас объекты булуына карамастан, мәчетне булдыру фикере тормышка ашырылды. Бүген Кол шәриф мәчете дөнья күләмендәге иң матур архитектура объектлары турындагы китапларга кертелгән.
Туристларны, бигрәк тә чит илләрдән килүчеләрнең барысын да шушы 13,5 һектарлы мәйданда ике төп диннең ике гыйбадәт бинасы янәшә торуы гаҗәпләндерә. Русиядән килүчеләргә без үрнәк булып торабыз. Шушы ике объект Казан һәм Татарстан символы була ала. Без хәзер күп каналларда һава торышы барганда да Казан турында сөйләгәндә Кол Шәриф мәчетен күрәбез, ул таныла торган объект һәм архитектур яктан да отышлы, ди Зәбиров.
"Yaratam" брендына нигез салучы Петр Сафиуллин "Урындык" дип аталган проекты белән Русия күләмендә танылган. Дизайн-студия ясаганда, ул йорт җиһазлары белән Европа базарына чыгарга планлаштырган, ләкин илдәге бүгенге шартлар аны эчке базарга яраклашырга мәҗбүр иткән. Нәтиҗәдә, ул "Русиядә ясалган" бәйгесендә "Урындык" исемле проекты белән гран-при откан, бер айда 24 миллион караучы туплаган.
— Минем алда беркайчан да милли үзенчәлеккә, Казанга, Татарстанга игътибар җәлеп итү мәсьәләсе аерым тормады. Ун ел Мәскәүдә яшәдем һәм миңа үз дизайнымны, архитектурамны, мин эшләгән предметлар аша сатып алучыларга, язылучыларыма, үз аудиториямә күрсәтү, алар белән аралашу кызык иде. Миңа кызык һәм якын булган әйберләр хакында, ягъни бу минем ата-бабам, туган җирем белән бәйле күренешләр турында сөйләшергә теләдем. Бу кайчандыр шундый резонанс, киң колач алыр дип уйламадым да. 2014 елда дизайн студиямне "Yaratam" дип атарга теләп, маркетинг агентлыгына баргач, моның уңышсыз идея булуы турында әйттеләр. "Бик тиз популяр булырга һәм базарның бер өлешен яуларга телисең икән, инвестицияләрне тиз кайтарып, зур адымнар белән китәргә теләсәң, инглиз телле исем кую яхшырак, чөнки ул яхшырак сатыла. Һәм, гафу итегез, сезнең бу Yaratam-дизайнны Казанда инде тәгаен сатып алмаячаклар, ә Мәскәүгә татар сүзе белән керү бик сәер" диделәр. "Урындык" дип аталган проект белән "Русиядә ясалган" бәйгесендә гран-при алгач, бер айда 24 миллион карау җыйдык. "Время" тапшыруында да мине "Урындык" белән күрсәттеләр. "Культура" каналында да күрендем. Бер татар сүзенең шулай гомум кулланылышка кереп китүе кызык булды. Безнең башка җиһазлар да татар исемнәре белән атала. Коллекциядә "Камал" дип аталган комод та бар, мин аны кайчандыр Камал театры образы белән күзаллаган идем. Татарстанда бездән башка тагын "Куллар" дип аталган җиһаз ясаучы оешма бар. Аларда да татар исемле җиһазлар күп, алар да бу тенденцияне тотып алды. Төрле күргәзмәләрдә күргәнемчә, Русиядә хәзер шундый тенденция күзәтелә: һөнәрчелек өлкәсендә мәдәни тарихи кыйммәтләрне яңадан барлау, шуларны заманча дизайн, хәтта сәнгать әсәре итеп бирү чагыла, ди Петр Сафиуллин.
Төбәк тарихчысы, гид Марк Шишкин мең сумлык купюра белән булган гаугадан соң туристларның Татар дәүләтчелеге музеен таный башлавын әйтә. Дөрес, ул аны музей дип түгел, ә Хан чиркәве дип атый. Сөембикә манарасы да урыс капкасы булуы белән гармонияле ансамбль ясый икән.
Хан чиркәве хәзер бик танылды. Анда күп төрле катламнар күп. Янәшәдә генә кайчандыр мәчет булган, территориясе хәзер мемориаль зона, нейтраль. Аны хәзер күбрәк белә, күбрәк сөйли башладылар... Биредә төрле мәдәниятләр балансы бар. Мәсәлән, Сөембикә манарасы янәшәсендә генә ислам мәдәнияте белән бәйле биналар тора һәм монда урыс капкасы. Тулы гармония, - ди Шишкин.
Ул архитектура символларыннан тагын башка күпсанлы татар риваятьләрен дә символ итеп алырга тәкъдим итә. Чөнки алар да татарныкы гына түгел икән, аны җыеп туплаучылар – урыслар.
— Архитектура символларыннан башка безнең күпсанлы риваятьләр дә символ була ала, алар да безнең үзенчәлекне чагылдыра. Аларны кешеләр белә. Кабан күлендәге хан алтыннары турында барысы да белә, ә анда утырган һәм аяклардан тотып алучы Гәүһәршат турында азрак кеше белә. Сөембикә турында да беләләр. Һәм бөтенләй дөреслеккә туры килмәгән риваять турында сөйләп китәләр. Зилант та билгеле фигура. "Казан үзәге" булган бинага карап, шәһәргә нигез салыну тарихын сөйләргә була. Әйе, риваятьләрнең нигезендә татар хикәяләре, ләкин Казан тарихындагы Зилант турындагы риваятьләрне беренче булып фәнни системага салып язган кеше, хәрби чиркәү атакае протоирей Платон Заинский булган. Сөембикә образын кем мәңгеләштергән? XVIII гасырдагы бөек шагыйрьләрнең берсе Хераско аңа баллада багышлаган. Риваятьләрдә дә төрле мәдәниятләр катнаша һәм һәркайсы үз эшен башкарган, ди Шишкин.
Ул үз чыгышында Казанда ниндидер зур вакыйгаларга яки аерым даталарга бәйле туристик мөмкинлекләрнең файдаланылмавы турында әйтә. Мәсәлән, Петербурга туристлар ак төннәр күрергә бара, Япониягә сакура чәчәк атканда баралар. XIX гасырда Казанга су ташыган вакытта килгәннәр, чөнки Кирмән су уртасында утрау булып калып, Венеция күрнешләре барлыкка китергән.
— Казанда мөһим вакыйгаларга бәйле символлар юк. Беренчедән, Казанда Шәһәр көне юк. 30 август – ул Республика көне. Бар мәгънәдә дә. Болганчык еллар, империянең җимерелүе вакытында, халык җыелган да язмышны үз кулына алган. Казан көне түгел ул, Татарстан Республикасы көне. Аны шәһәр көне дип атарга тырышу – ул эвфемизм. Хәзер Казанның Шәһәр көнен сайлый башласак, купюрадан да зуррак гауга кубачак. Сабантуйны шундый символик вакыйга дияр идек, ул күпләп һәм читкә тиражлана торган продукт түгел, анда күпләп килүче туристларны белмим. Мин Казан мәчеләре көне уздырырга тәкъдим иткән идем, хәзер моны юридик яктан хәл итәбез, — ди Шишкин.
Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин ислам динендә ниндидер материаль объектларны символ итеп алу юклыгы турында сөйләде.
— Ислам динендә символ — ул ниндидер материальләштерелгән объект түгел, ә мәгънәви асылга ия әйбер. Исламда — ул шәһадәт. Аллаһ бер, пәйгамбәр — аның илчесе. Ярымай да символ түгел, ул тирән традиция генә, X гасырда гына барлыкка килгән. Татарстан — борынгы һәм тирән тарихлы җир. Бер яктан сәясәт, Казан ханлыгының Рус дәүләте составына керүе, ул да гади генә булмаган. Шулай да, халыклар арасында толерантлык формалашкан, ә символларда ул төрле мәдәниятләрнең янәшә торуы белән формалашкан. Башка дин традицияләрен кабул итүдә без чынлап та толерант. Рөстәм Зәбиров презентациясеннән соң, символ буларак, миңа Казан Кирмәне якынрак, ләкин мин аны барыбер Казан символы дип атарга теләмим. Сөембикә манарасын саклану манарасы (сторожевая башня) дияргә теләсәгез дә, ул — Казан ханлыгы җимерелү символы. Казан Мәрьям ана иконасы чиркәве дигәндә, бу — безнең җирләрнең Рус дәүләте составына керү символы. Кол Шәриф дигәндә, бу — рухи яңарыш символы. Ул да толерантлык символы, чөнки аны салганда бөтен халыклар да катнашкан. Казан Кирмәнендә татарлар өчен дә, руслар өчен дә тарихи яктан якын бар нәрсәне табарга була. Шулай да, архитектура объектларын символ дип атап була микән? Мин Парижда Сорбоннада эшләп алдым, көн аралаш диярлек Эйфель манарасы янына йөрдем. Якыннан караганда, ул бик куркыныч. Ул билгеле архитектура объекты, ләкин ул берни дә аңлатмаучы, мәгънә салынмаган символ бит, ди Мөхәммәтшин.
Казан семинариясенең беренче проректоры, чиркәү атакае Никита Кузнецов Казанның архитектура символы дип яңартылган Казан соборын һәм Рус дәүләтен таркалудан саклап калган, татарларны чукындырган Гермогенны атый.
— Казан соборына Изге Мәрьям ана иконасы табылган урында нигез салынган. Архиерей Кирилл берничә тапкыр ачуланган кебек әйтте: "Сез аңламыйсыз, бу бит могҗиза! Дөньяда тагын кайда мөселманнар православ собор төзеп биргән мисал бар?! Кил дә табын, Изге анадан сора", диде ул. Казан соборы – ул толерантлык, дигән сүз яңгырады. Республика рәисе дә әйткәне бар, толерантлык – ул түзү дигән сүз. Ләкин безнең мөнәсәбәтләрне бер-беребезгә түзү дип атап булмый. Камил Сәмигуллин әйтә: "Без барыбыз да бер йортта яшибез, аның исеме – Русия, Татарстан. Ләкин һәрберезнең үз фатиры. Мин күршегә килеп, анда нинди урындык булырга тиешлеген әйтеп йөрмим. Ул да миңа килми. Казан соборы шундый символ булып тора. Ул әле проектта гына булганда, мәрхүм Феофан атакай аны Татарстанда православиеның яңартылган символы буларак алга этәрде. Шуңа күрә Казан соборы дини тормышның үзәгенә әйләнде. Ул шундый зур – аңа Мәскәүдән генә түгел, бар дөньядан килгән туристларны кертергә оят түгел. Патриарх Кирилл әйтте: "Башта Изге Мәрьям анага йорт корырга кирәк, бәлки, киләчәктә аның иконасы да кайтыр әле", диде.
Шәхесләр турында сөйләгәндә, мин Гермогенны искә алам. Казан һәм Әстерхан митрополиты булган Гермоген Мәрьям ана иконасын табуда да катнашкан. Күптән түгел без Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттек, ул көн Казан Мәрьям ана иконасын искә алу көне дә. Без Минин белән Пожарский тарихын беләбез, ләкин Гермоген булмаса, аның халыкка мөрәҗәгате булмаса... Уйлап кына карагыз, әле ул чакта Казан ханлыгы Мәскәү дәүләтенә кушылганнан соң бер буын да вакыт узмаган, Мәскәү куркыныч кризис хәлендә, бу кайбер позицияләрне яңадан кайтару мөмкинлеге, ләкин Гермоген Казанда хезмәт иткәнгә һәм кирәкле сүзләр таба алганга, кешеләр ополчениега күтәрелгәннәр. Минин белән Пожарский җыймаган халыкны, алар анда оештыручы гына булган. Инде беткән дәүләтне яңадан аякка бастырган Гермоген. Аның тормышында Казан чоры булмаса, ул илнең көнчыгышында андый авторитет алмас иде, — ди Никита Кузнецов.
Аңа Искәндәр Измайлов кушылып, Казандагы Милли музейда Михаил Романов патша булып сайланган вакытта кулланылган Евангелие барлыгын искә төшерә һәм аны да "яңадан торгызылган Русия һәм Казан символы" дип атый.
Шәһәр төзүче, Татарстанның тирә-якны планлаштыру институты (Институт пространственного планирования РТ) ландшафт архитекторы Дарья Толовенкова җирле үзенчәлекләр турында сүз барганда, архитекторлар өчен бернинди стандарт методика юклыгы турында сөйләде. Җирле үзенчәлекләрне архитектурада куллану бурычы архитекторларга бөтенләй куелмый икән. Ләкин алар аны барыбер истә тотып эшләргә тырыша. Ул парклар һәм скверларның нинди нигезләмә белән эшләнүе турында сөйләде.
— Без Казан һәм район паркларын ясый башлагач, үзебез өчен шундый позиция булдырдык: авылдагы кешеләргә шәһәр кирәк, ә шәһәрдәге кешеләргә – авыл. Мәсәлән, Мәскәүдә Кырым яр буенда йөргәндә, анда үскән шайтан таягы гадәти күренеш, ә шул шайтан таягын яки әремне Арчага алып кайтып утыртсаң, бюджет акчасын кая куйдыгыз, дип талаячаклар. Анда фонтан, брусчатка, розалар булырга тиеш. Халыкка, мин цивилизациядә яшим, бу сыйфатка лаекмын, дигән тойгы кирәк. Райондагы эш сыйфаты, планнан алып төзелешкә кадәр, Казандагы кебек үк. Без нәкъ шулай Казан һәм район музейларында йөрдек, андагы риваятьләрне, җирле үзенчәлекләрне эзләдек. Өлкәннәрдән сораштырдык. Безгә җирле символны сайлап аны төзекләндерү эшләренә, стилистик үзенчәлекләргә кертеп җибәрергә кирәк иде. Анда яшәүчеләрнең йөрәкләрен эретерлек, бу — безнеке, дип әйтерлек булырга тиеш иде ул. Казанда исә күпсанлы катлаулы катламнар бар. Марк Шишкин безне Юныс мәйданы өчен сүкте. "Сезнең концепция булган тарихны сөртеп ташлады", диде. Без ул кушканча архивка бардык, бу мәсьәләне кабат өйрәндек. Наталья Фишман миңа "татар эскәмиясе", "Казан эскәмиясе" ясарга кушты. Юк андый төшенчә. Мин православ, урыс кешесе бит. Без архивка, музейга баргач, анда ачыклаган интерьерны урамга тартып чыгардык, - дип сөйләде Дарья ханым.
Бу фикерләрдән соң, залда утырган тамашачыларга да сүз бирелде.
Ришат исемле тамашачы Татарстанның дәүләтчелек символлары дип Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановны атады.
— Мин сәяси коммуникацияләр белән шөгыльләнәм һәм Казанның да, Татарстанның да репутациясен булдырган ике дәүләтчелек символын искә аласым килә. Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов турында әйтәм. Персоналар да символ булып тора. Габдулла Тукай дигән сүз яңгырамады. Безнең "Ак Барс" хоккей командасы аркасында хәзер төрле җәмәгатьчелектә Салават танылды, чөнки алар отканда, Салават Фәтхетдиновның "Мин яратам сине, Татарстан" җыры яңгырый. Команданың капитаны Дамир Зарипов та бер символ булып тора. Бездә шул рәвешле шәхес символлары һәркайсы җәмгыятькә үз хәбәрен җиткерә: бер яктан ул дәүләтчелек символы, икенче яктан мәдәният, рухи як... Шәхесләр аркылы җәмгыятькә кирәкле хәбәрләрне җиткерергә була, ди Ришат.
Татьяна Ефемовна дигән ханым Казан символы итеп Изге Мәрьям ана иконасын атамауларына ачуланды.
— Нишләп Изге Мәрьям ана иконасы Казан символы түгел? Әллә без аны символ дип атарга мөселман башкаласыннан оялабызмы? Хәтта рухани да шуны атамады. Казан кунаклары могҗиза булган храмны аннан соң бәяләр, ә бит алар Изге Мәрьям анага килә. Ул символ түгелмени? Казанда ике бертөрле йорт булырга тиеш түгел, Явыз Иван төзүчеләр алдында шундый бурыч куйган. Бу хәзер эшләнәме? Ә Бар диннәр храмы символ түгелмени? Ә Иннополис? Аңа башыннан шундый өмет баглаганнар иде, ә хәзер дәшмиләр. Иннополис хәзер чит илләрдән килгән кешеләрнең акча эшләү урынымы? – дип тезеп китте Татьяна.
Рухани Никита Кузнецов аның белән килеште: "Ул образга игътибар юнәлтүегез өчен рәхмәт. Казан Мәрьям ана образы ул бөтен дөньяда иң танылган, иң хөрмәтләнгән образ. Ул көндәлек куллануда да, төрле илләрдәге чиркәүләрдә һәрвакыт бар һәм Казан исеме анда яңгырый, дип, аның Казан символы булуын әйтте.
Искәндәр Измайлов бу иконаның бары тик күчермә генә булуы, чыны күптән юкка чыгуы турында искә алган иде, рухани Никита Кузнецов иконаның үзе түгел, ә нәкъ менә образы кыйммәтле булуы турындагы фикере белән каршы килде.
Үзен Радик Фәрит улы дип таныштырган тамашачы Казанның антисимволлары турында сорау бирде.
"Коймалар — Казанның антисимволы", диде Марк Шишкин.
Казан Кирмәне музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров фикеренчә, Игенчеләр сараендагы корыган агач нәкъ менә антисимвол һәм символлар сайлау, аларны куллануда бик сак булырга кирәк.
— Игенчеләр сарае турында сүз булды, ул нәкъ менә символлар белән бик сак булырга кирәклегенә бер мисал. Аны төзеп, үзәгенә бер яфраксыз, бер җимешсез агач урнаштырдылар. Ә бу, гафу итегез, Авыл хуҗалыгы министрлыгы. Язмыш безне җәзалады шуның өчен, ул бина ачылганнан соң икенче елны корылык булды, ди Зәбиров.
Никита Кузнецов Казанның антисимволы дип әлегә кадәр торгызылмаган чиркәүләрне атады.
— Казан һәм тулаем Татарстан өчен антисимволлар – ул әлегә кадәр җимерек хәлдә булган һәм торгызылмаган чиркәүләр, храмнар. Безнең епархия, безнең республика җимерелгән һәм хәрәбә хәлендәге храмнар, соборлар антирейтингында беренче урында. Моны хәзер епархия дәрәҗәсендә хәл итәргә телиләр. Бүген бу проблема, диде Кузнецов.
Шәһәр төзүче, ланшафт архитекторы Дарья Толовенкова антисимвол дип елгага чыгу урыны булмауны атады.
— Елгага чыгу урыны булмау – тарихи проблема. Иделгә чыгу юллары су астында калган. Гидрологиягә караганда, Казан су уртасында утыра. Шәһәр астыннан ук җир асты елгасы ага. Казан басып торган һәр тау астында миллионлаган чишмә. Без бер нейрон белән дә аны аңламыйбыз, ди Толовенкова.
Галина исемле гид Юныс мәйданында төзекләндерү эшләре уңаеннан шелтә белдерде.
— Мин туристлар белән пыяла стелланы гел әйләнеп узарга тырышам, аның пыяла булуы бик үзенчәлекле, әмма андагы текстны төзәтсеннәр иде. Текст үзе дә коррект түгел, хаталары да күп. Ә яңа символлар буларак, мин туристлардан гел: "Исегездә нәрсә калды?" дип сорыйм. Бар диннәр храмын атыйлар, ә "Ак Барс" белән "Рубин"ны инде Казанга килгәндә үк белеп киләләр. Миннән берничә тапкыр "Ак Барс" һәм "Рубин" сувенирларын кайда алып була дип сорадылар. Аларны беләләр, алар да танылган. Тагын бер символ пәйда булды — Ефәк юлы. Күп илләр катнашкач, КамАЗлар да, оештыручылары да бездә булгач, ул төрле төбәкләр аша узып, безнең республика турында хәбәр җиткерә, — ди Галина.
Бу чара илне тагын да көчлерәк һәм бердәмрәк итә торган символлар кирәк дигән фикер белән дәвам итте һәм Татарстанда толерантлык, янәшә тыныч яшәү түгел, ә бергәлек, бердәмлекне ассызыклый торган символ, дуслык мөһере булдыру кирәк дигән фикер белән тәмамланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум