Русиядә яшәүчеләр президент Владимир Путиннан һәм хөкүмәттән чит илдән кертелә торган машиналарга утильләштерү җыемын арттыру карарын Яңа елга кадәр кичектерүне яки бөтенләй гамәлдән чыгаруны сорый. Кайбер машиналар өчен бу җыемнарның бәясе 250 тапкырга арткан - кешеләрнең артык миллион сум акчасы юк һәм алар сатып алган машиналарын исәпкә куя алмый. Бу хакта Baza Telegram-каналы җиткерә.
Аерым алганда канал Башкортстанда төшерелгән видеоны чыгарды. Андагы ир "29 октябрьдән гамәлгә кергән карардан зыян күргән бөтен Башкортстан халкы исеменнән" мөрәҗәгать итүен сөйли.
29 октябрьдә утильләштерү җыемы арттырылды - бу бер тапкыр түләнә торган акча, аны дәүләт киләчәктә машинаны утильләштерү өчен җыя. Өч һәм аннан да күбрәк литрлы моторы булган машиналар өчен бу түләүнең бәясе нык артты. Мәсәлән, элек 3400 сум гына түләргә кирәк иде, хәзер исә җыем өчен түләүләр 970 мең сумнан башлана.
Моны арттыру ярдәмендә хөкүмәт алып сатучыларга каршы көрәшмәкче иде. Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров сүзләренчә, тарифларны "соңыннан сатар өчен дип, максатчан рәвештә чит илдән машиналар кертүче затлар" өчен арттырдылар.
Әмма чит илдә җитештерелгән, тотылган машиналарны үзләренә куллану өчен дип гади кешеләр дә сатып ала, дип сөйли Башкортстанда яшәүче ир. Аның әйтүенчә, хәзер чит илдән машина алып кайтуның файдасы юк, чөнки аның бәясенә 500 мең сумнан 1,5 миллион сумга кадәр түләү өстәлә.
"Күп кеше машиналарын кредитка алды, хәзерге вакытта машиналарын канунлаштыру өчен аларның өстәмә бер миллион сум түләргә акчалары юк. Ә балаларны мәктәпкә алып барырга, эшкә йөрергә кирәк", ди ул.
Берничә көн элек Казанда яшәүче Айрат исемле ир дә "Реальное время" басмасына шундый ук проблем барлыгын сөйләгән иде. Ул машинасын Кыргызстаннан 1,4 миллион сумга сатып алган булган. Утильләштерү җыемын исә 1,2 миллион сум дип исәпләп чыгарганнар.
- Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.
- Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.
- Татарстанда машина базары үзгәрде, халык йә тотылган, йә кытай машиналарына күчте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум