Казан шәһәренең 2023 елга бюджет дефициты 6 процентка артты. Хәзер казна кытлыгы 5,5 млрд сум тәшкил итә. Бу үзгәрешләрне бүген Казан шәһәре думасының чираттан тыш утырышында депутатлар кабул итте.
Казан мэриясенең финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин аңлатканча, бу бюджетның чыгымнары 2,2 млрд сумга арту белән бәйле. Шәһәр түрәләре өстәмә чыгымнарны төзекләндерү объектларын һәм урам юл челтәр карап тотуга бүләчәк. Моның өчен 1,5 млрд сум каралган. Моннан тыш, юл төзелеше өчен җир кишәрлекләрен алу, муниципаль оешмаларны тотуга өстәмә акча бүлеп бирелде.
Нәтиҗәдә, быелга чыгымнар 46 млрд сумга җитәчәк. Шул ук вакытта керемнәр 40,4 млрд күләмендә булып кала. Дефицит — 5,5 млрд сум.
"Дефицитны ел башына калган керемнәр белән каплау каралган", диде Мөхәммәтшин.
Казан депутатлары шәһәр чыгымнарын инде берничә тапкыр арттырды. Ел башында бюджет дефицитсыз кабул ителгән иде. Ул вакытта Казанның керем һәм чыгымнары 37,8 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнде. Бу дәвердә керемнәр бары 2,6 млрд сумга, чыгымнар исә — 8,2 млрдка артты.
2022 елда Казанда барлыгы 272 млрд сум салым җыеп алынган. Шәһәр кеременең төп өлеше — 44 проценты федераль үзәккә һәм 49 проценты Татарстан бюджетына күчерелгән. Шул ук вакытта салымнарның бары 7 проценты, яки 18 млрд сумы гына Казанның үзендә калган.
Быелның тугыз аенда Татарстанның берләштерелгән бюджеты (Мәскәүдән кергән финанс ярдәмне кушып) 395,5 млрд сум керем туплаган.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, тугыз айда нефть-газ комплексы, химия һәм нефть-химия җитештерүе оешмаларының, шулай ук кайбер машина төзү оешмаларының керемнәреннән түләгән салымы сизелерлек дәрәҗәдә азайган.
Дәүләт шурасының соңгы утырышында депутатлар 2023 елга бюджет дефицитын 45,4 млрд сумнан 29,7 млрд сумга киметте.
Җәен Татарстан президенты федераль кануннардан республика бюджеты 30 млрд сум керемен югалтты дип белдерде. Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең нефть салымы бүленешен тәнкыйтьләде.
Моңа кадәр Татарстанда бюджет акчаларын саклап калу өчен ЗАГСлар санын киметәчәкләр диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум