Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан сәламәтлек саклау министры республикада табибларның күпме хезмәт хакы алып эшләвен әйтте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Яңа эшли башлаган табиблар уртача 75 мең сум хезмәт хакы ала.

Татарстанда яңа эшли башлаган табибларның хезмәт хакы - 75 мең сум тирәсе, шәфкать туташлары 45 мең сумлап акча ала. Бу хакта коррупциягә каршы матбугат очрашуында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online".

Ул уртача хезмәт хаклары турында сүз баруын әйткән һәм күпме акча алуы табибның кайда эшләвенә дә бәйле дигән.

Шулай ук Миңнуллин әйтүенчә, республикада яшәүчеләрнең зарлары ешрак табибларга электрон чират алып язылу белән бәйле. Авырулар дәүләт медицина оешмаларында түләүле хезмәтләрне мәҗбүриләп тагуларына да зарлана, дигән министр.

  • Шул ук вакытта Татарстан медицина белгечләренә кытлык кичерә. Узган ел республикага 2,1 мең табиб җитми диелде. 2023 елга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда табибларга кытлыкның 6,1 процентны, урта медицина персоналына - 4 процентны тәшкил иткәне әйтелде.
  • Октябрь уртасында Татарстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да республиканың зур шәһәрләрендә - Казанда, Чаллыда һәм Алабугада ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләрнең күпләп эш калдыруын белдерде.
  • "Медицина хезмәткәрләре һәм табиблар бар, әмма кызганыч, машина йөртүчеләр эштән китә башлады. Чөнки алар хәрби-сәнәгать оешмаларына китә. Анда хезмәт хаклары югары - 120 мең сумга кадәр җитә", диде Захарова. Аның әйтүенчә, Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр аена 69 мең сум акча ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG