Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда Татарстанда үлемнәр 25 процентка кимегән, әмма халыкның табигый кимүе дәвам итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Үлемнәр саны кимүе демографияне үстерергә ярдәм итмәгән.

2022 елда Татарстанда үлемнәр, 2021 елга караганда, 25 процентка кимегән. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков министрлыкның еллык киңәшмәсендә белдерде. Әмма бу 2019 елдагы (пандемиягә кадәрге) күрсәткечтән азрак.

Аның сүзләренчә, Татарстанда 1 мең кешегә 11,5 үлем очрагы туры килә. Республика үлемнәр саны кимегән Русия төбәкләре арасында 16нчы урынны били.

Сулыш органнары авыруыннан үлүчеләр 42 процентка, ашкайнату органнарыннан - 8,1 процентка, кан йөрешеннән - 7,9 процентка, онкологиядән - 2,1 процентка кимегән.

Үлемнәр саны кимүе демографияне үстерергә ярдәм итмәгән. Татарстанда туучылар саны азайган. Садыйков сүзләренә караганда, 2022 елда 1 мең кешегә 9,4 туу очрагы туры килә.

Росстат мәгълүматынча, 2022 елның 10 аенда республикада демографик упкын 6 992 кешене тәшкил итә. Бу чорда Татарстанда барлыгы 30 490 бала туган, 37 482 кеше үлгән.

Татарстанда гомер озынлыгы арткан. Узган ел ул 74,58 яшькә җиткән. Шул ук вакытта ир-атлар арасында үлем очраклары күбрәк теркәлгән. Министр китергән саннардан күренгәнчә, хезмәт яшендәге 9 меңнән артык ир-атның гомере өзелгән. Бу үлемнәрнең 22 процентын тәшкил итә.

Республикада медицина хезмәткәрләренә кытлык бар. Бүген хастаханәләргә табибларга кытлык 6,1 процент, урта медицина персоналына - 4 процент тәшкил итә. ФАПлар белгечләр белән 97,5 процентка тәэмин ителгән.

Татарстанда үлемнәрнең саны кимүе коронавирус белән бәйле. 2021 елда Татарстанда 40 936 бала туган, 60 301 кеше үлгән. Халыкның табигый кимүе 19 365 кешене тәшкил иткән.

Узган ел Татарстанда икътисади кыенлыклар сәбәпле Казанда сырхауханә төзүне кичектергәннәр иде. Шуңа карамастан, республика үзенең табибларын Украинаның Русия басып алган төбәкләренә җибәреп торды һәм бу кампанияне дәвам итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG