Татарстанның Әлмәт шәһәрендәге 7нче мәктәп укучылары ипи ашап агуланган. Бу хакта Халык контроленә бер укучының әти-әнисе зарланган, дип җиткерә "Вечерняя Казань".
Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, мәктәптәге укучыларның яртысы диярлек агуланган, алар коскан, эчләре киткән.
"Кызым ипи күгәргән иде дип әйтте", дип язылган зарлы хатта.
Булган хәлләргә ачыклык кертү өчен мөрәҗәгатьне Әлмәт районы башкарма комитетына җибәргәннәр. Район хакимиятендә әйтүләренчә, мәктәптә кичекмәстән инфекция таралуын булдырмас өчен кирәкле чаралар күрелгән.
Бу хәбәрдән соң дәресләрне кыскартканнар, мәктәп бинасын дезинфекцияләп чыкканнар.
Балигъ булмаган бер баланы эчәк инфекциясе диагнозы белән хастаханәгә инфекция бүлекчәсенә салганнар. Аның хәле канәгатьләндерерлек диелә.
- Октябрь башында Уфа сәүдә-икътисад көллиятенең алты студентын инфекция хастаханәсенә салганнар иде. Көллиятнең азык-төлек блогында эшләүчеләрне тикшерделәр.
- Быел җәй Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендә "Хорошее место" кафесында шаурма белән агуланганнан соң 25 кешене хастаханәгә салдылар. Кафеда санитар тәртипне күпсанлы бозу очраклары ачыкланган иде.
- Июньдә Русиянең берничә төбәгендә алма шәрабы (сидр) белән агуланып үлү очраклары турында хәбәр ителде. Ульян өлкәсендә алма шәрабы эчүдән 16 кеше үлгән, 35 кеше агуланган иде. Самар өлкәсендә дә алма шәрабы эчеп өч кеше үлде. Удмуртия хөкүмәт рәисе урынбасары Эльвира Пинчук та ике кешенең: 20 яшьлек егетнең һәм 34 яшьлек хатын-кызның авыр хәлдә булуын хәбәр итте. Алар барысы да Самар өлкәсендәге эшмәкәр саткан "Мистер Сидр" эчемлеген кулланган булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум