Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Искәндәр Сираҗи өендә һәм офисында тентүләр узды


Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

Әлегә тентүнең сәбәпләре, максатлары билгеле түгел. 

16 ноябрь иртәсендә журналист, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗи өендә тентү узган. Бу хакта үзенең Facebook, Instagram сәхифәләрендә аның хатыны, журналист Эльмира Сираҗи хәбәр итеп өлгергән.

Хокук саклау оешмалары тентү белән иртәнге алтыда килгән.

"Телефоннарны, паспортларны алып китәләр. Алай-болай наркотиклар, тыелган әдәбият табылды дисәләр, ышанмагыз", дип язган Эльмира Сираҗи.

Азатлыкка билгеле булганча, шуннан соң хокук саклаучы органнары Искәндәр Сираҗи эшләгән офиска да барган, анда да тентү үтәргән.

Әлегә тентүнең сәбәпләре, максатлары билгеле түгел.

Искәндәр Сираҗи – танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе. "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы, баш мөхәррире. Соңгы вакытта ирекле басмалар "эчке цензура"га күчте, дип сөйләгән иде ул Азатлыкка биргән әңгәмәдә.

  • Соңгы вакытта Татарстанда бәйсез журналистларга һәм журналистикага басым көчәйде.
  • 2022 елның 17 августында куәт хезмәткәрләре Казанда Азатлык һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү үткәрде.
  • 2023 елның 18 октябрендә Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тоткарлады. Аны ят агент буларак теркәлмәвендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG