Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Сираҗи: "Бүген сәясәткә бик тирән кермәскә тырышабыз"


Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

Татар матбугатның бер өлеше "ләббәйкә" әйтүен дәвам итә, ирекле басмалар "эчке цензура"га күчте, дип саный билгеле журналист.

19 май — Татарстанда матбугат көне. Быел бу бәйрәмне татар журналистлары сугыш һәм хәрби цензура шартларында каршы ала. Бу уңайдан танылган журналист, "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи белән әңгәмә кордык. Ул Украина темасына язмаска тырышуы, татарның ирекле басмалары эчке цензурага күчүе һәм газетка ябылу куркынычы янамавы турында сөйләде. Болгавыр чорның узганын тыныч кына көтәргә кирәк дигән фикердә ул.

— Русиядә хәрби цензура кертелде, фейклар турында канун эшли башлады. Бу газет эшенә нинди йогынты ясады?

Татарстаннан читтә нәрсәләр баруы минем өчен кызык түгел

— Бу безнең газет эшенә берничек тә йогынты ясамады. Минем социаль, милли сәясәт темаларым җитәрлек. Татарстаннан читтә нәрсәләр баруы минем өчен кызык түгел. Аңа вакытым да юк. Мин бит Татарстан ватандашы. Шуңа күрә үз җайларын үзләре карасыннар – минем республикама, телемә, халкыма гына тимәсеннәр дигән фикердә торам.

— Шулай да бу сугыш йогынтысында Татарстандагы икътисади мәсьәләләр, шуңа бәйле рәвештә социаль проблемнар калкып чыга. Телисеңме, юкмы – Украина темасына тукталырга туры килә.

— Сугыш юк - "махсус хәрби операция" генә бар диделәр бит инде... Әйе, бу бөтен дөньяга барып тоташа, әмма әлегә аның бөтен "тәме" безгә килеп җитмәде. Тормыш ничек барды - шулай бара. Доллар гына бер сикереп алды да, бәяләр күтәрелде... Киләчәктә "тәмен" тулаем сизәргә мөмкинбез. Алга таба чит ил машинасы, техника, читтән кергән көндәлек тауарлар җитмәве ихтимал. Мин моны зур югалту дип әйтмәс идем...

Русия бу мәгълүмати сугышта оттырды кебек – ярты дөнья аңа каршы тора

Бүген бит безне бөтен яктан да ялганлыйлар, пропаганда бара, хакыйкать бер якта да күрсәтелми дә, сөйләнми дә. Ә хакыйкать – хатын-кыз кебек. Кемнәрдер аны шәрә килеш ярата, кемнәрдер затлы киендерелгән, бизәлгән килеш ярата... Бүген ике як та аны үзе теләгәнчә бизәндерә, ясандыра. Дөреслек ул ак һәм кара төскә генә бүленми - хакыйкать соры төстә, аны күрүе авыр. Аны эзләүгә караганда, табуы куркынычрак булып чыга. Чөнки тапканнан соң ул сиңа ошамаска да мөмкин. Бөтен дөньяның мәгълумат чаралары безгә шул "куркыныч дөреслек"не күрсәткән булып кылана, халык фикерен формалаштыра. Хакыйкатьне бизәндерә-ясандыра торгач, Русия бу мәгълүмати сугышта оттырды кебек – ярты дөнья аңа каршы тора...

— Украина, аның тирәсендәге вазгыятьне язмыйм дип әйтсәгез дә, "Сираҗи сүзе" газетының март ае санында сез "Америкага ләгънәт уку модада хәзер. Шулай итеп үзеңнең "үтә патриот" булуыңны раслыйсың..." дип язасыз. Бүгенге кырыс кануннар кертелгән вазгыятьтә мондый темаларны ирония белән яктыртасызмы?

— Мин каләм тибрәтүне язучы-сатирик буларак башлаган идем. Шуңа да әлеге темага сатира аша киләм. Сатирадан да җитди жанр юк. Аңлаган кеше аңлый. Аның өчен мине тотып сүккән кешеләр дә бар. "Син дә сатылдың мени", - диде беркөнне бер әби. Кемдә юмор хисе нинди - ул шул рәвештә кабул итә.

— Бүген Украина, Русия сәясәте турында ачыктан-ачык әйтеп булмый, алгы планга сатира чыга дип аңларга кирәкме?

Сатира һәм юмордан да җитдирәк жанр юк

— Кем аны әйтеп булмый ди? Була. Бездә бөтен әйберне дә әйтеп була, ләкин бер генә тапкыр... Сатира һәм юмордан да җитдирәк жанр юк. Аны бөтен кеше дә утырып яза алмый. Бу жанр алга чыга дип әйтү дөрес түгел, чөнки татар журналистикасында сатирада ике кеше генә эшли ала: Рәмис Латыйпов һәм мин. Язучылар арасында да мин, Камил Кәрим, Зөлфәт Хәким, Алмаз Хәмзин һәм Фәнил Гыйләҗев яза ала дип уйлыйм.

— Русиядә бәйсез матбугат чараларын яптылар. Татар газетларына да чират җитәр дип уйламыйсызмы?

— Әйе, кайберләрен көчләп яптылар, кайбер матбугат чаралары бу шартларда эшли алмыйбыз дип үзләре ябылдылар. Алар "бүген хакыйкать беркемгә дә кирәк түгел", дип матур сүзләр кычкырды. Хакыйкать кирәк, аның төрле формалары бар. Ә болар шома гына качтылар - үзләренең арт шәрифләрен сакладылар да, заманны гаепләделәр. "Җаныңның ваклыгын – сылтама заманга", - ди шагыйрь Равил Фәйзуллин... Кемнәрдер эшли бит! Әйе, бүген без сәясәткә бик тирән кермәскә тырышабыз, әмма эш барыбер бара.

Русия хәрбиләрен "дискредитацияләү" турында канун кабул ителде - аны үтәмичә кала алмыйбыз

Хәзер Русия хәрбиләрен "дискредитацияләү" турында канун кабул ителде - без аны үтәмичә кала алмыйбыз. Әгәр ниндидер тыюлар бар икән, без аларны исәпкә алабыз. Шуңа да син кануннарны үтисең, Instagram дип кычкырып йөрмисең, террористик дип билгеләнгән оешмаларны атап, бәйләнергә юл куймыйсың. Бу очракта эшләргә була дип уйлыйм. Һәрхәлдә, әлегә эшләп карыйбыз.

— Бүген Русиядә кануннар белән генә түгел, урыслар әйткәнчә, "понятие"лар белән эш итәләр. Кануннарны үтәвеңә карамастан, газетны ябып куюлары берни тормый. Гәрчә, татарда кыю газеталар берничә генә.

— Берничә дип әйтеп торырга кирәкми инде. Ике газет бар – "Безнең гәҗит" һәм "Сираҗи сүзе". Калганнары чәйнәп утыручылар. Дөресен әйткәндә, барысының кыю язуы кирәк тә түгел... "Понятие" дигәндә, мин алты ел газет чыгарам. Аңа кадәр дә журналист булып эшләдем. 2000 елдан башлап сүгенәм. Республика инвестор кертү сәясәтеп алып бара - мин авылларга аларны керттермим, халык белән бергәләп килгәнен дә куып йөрим, ирешкән уңышлар да булды... Республика мәктәпләрдә оптимальләштерү алып бара - мин уку елы башланып ике атна узганнан соң халык белән берләшеп кире мәктәпләрне ачтырам... Бу югарыдагыларга ошый идеме? Юк. Мин исәнме? Исән. Республиканың беренче затларына да үз сүземне әйтәм - "Президентка хатлар" дигән сәхифәм эшли - мин бит әле исән! Син һәрвакыт хаклы булырга, бәйләнергә сәбәп калдырмаска тиеш. Шул чакта, яратмасалар да, хөрмәт итәчәкләр. Моны күп еллар раслаганнан соң, Илфат Фәйзрахмановка да, миңа да сүз әйтүче юк. Әйе, киңәш бирүчеләр табыла...

— Роскомнадзор тикшерәме?

— Соңгы тапкыр алар белән узган ел очраштык. Газетның низамнамәсендә бер урынны үзгәртергә кирәк иде. Беркемнең бәйләнеп йөргәне юк. Бәлки без татар телендә эшләгәч, үз казаныбызда кайнагач, игътибар да шул кадәр зур түгелдер дип уйлыйм... Әмма бүген сәяси фигураларның исемнәре аталган мәкаләләрне шунда ук тәрҗемә итәләр һәм тикшерәләр икәнен тәгаен беләм... Миңа калса, бу гадәти хәл. Әйе, бу "аждаһа кануннары", әмма алар кайда юк? Америкада Гыйракта сугышкан хәрбиләрне сүккән өчен танылган, зур журналистларны эштән кудылар түгелме соң? Андый хәлләр булды. Монда да шул ук хәл. Һәр ил үз мәнфәгатьләрен кайгырта һәм һәр хакимият үз идарәсен ныгыту өчен кануннар кабул итә. Бөтен дөньяда хакимнәр халык өчен түгел - үзенең хакимлеген саклап калу өчен генә яши. Шуңа үзара мәхәббәт уены уйный. Истеблишмент "гомергә бергә булсак та, туялмам сине күреп" дип җырлый, астан электорат "әле дә син бар әле дөньяда" дип суза. Бу "җыр"ларны бит "гади генә Котбетдиннәр, Сәйфетдиннәр" җырламый, аны матбугат җырлый - пропаганда машинасы эшли. Әгәр дә мин хәзер "ура!" кычкырып бөтен сәясәткә каршы чыксам, ябып куйсалар, кемгә яхшырак була? Бүген күпләр шул позициягә күчтеләр.

— Җәмгыять икегә бүленде...

Республика чәчәк ата икән, ә ул яхшы гына бара, миңа шул җитә

— Мин икегә генә димәс идем, ул өчкә бүленде. Бер өлеше хуплый, икенчесе – каршы, өченчесе – битараф. Авырлыклар килгәндә, кеше үз кабыгына кереп бикләнә дә, бер якны да карамый башлый. Моны безнең динебез хупламый. "Гаделсезлекне күрсәң - кулың белән туктат, әгәр дә кулың белән туктата алмыйсың икән - телең белән туктат, әгәр дә аңа да хәлең юк икән - һичьюгы, эчеңнән генә каршы бул", - диелә хәдистә. Безнең әлегә телебез бар - сүзебезне әйтә алабыз... Ә дөньяда бөтен әйбер дә уза – бусы да үтәр, беркем мәңгелек түгел. Ләкин шушы хәлләр узганчы үз-үзебезне юк итеп куйсак файдалы булырмы? Шуңа күрә үз җае белән генә эшләүчеләрдән дә мин гаеп эзләмим. Бүгенге хәлне 100 процент хуплаучы һәм хупламаучы дусларым бар. "Әй, кадалышып китсеннәр!", - диючеләр дә күренә. Мин үзем шушы позициягә бастым. Республика чәчәк ата икән, ә ул яхшы гына бара, миңа шул җитә... Шулай да без бер икътисади кырда яшибез һәм вазгыятьнең кайтавазы Татарстанга да килеп җитәчәк. Нәрсә булачагын көтик әле. Проблемнар тусын, аннары чишелешен карарбыз. Бу хәлләр дә үтәр...

— Менә без урыс журналистикасында, зыялылар арасында бу сугышка каршы чыгуларны күрәбез. Ни өчен татар журналистлары дәшми калды?

Татар матбугаты хәзер аңлатып бирә торган кешеләрдән түгел, күбрәк наданнардан, куркаклардан тора

— "Ни өчен сез башыгызны балта астына тыкмадыгыз?"- дип журналистларның үзләреннән сорарга кирәк. Каршы чыккан булса, аны 30 мең сумга штрафка тарталар иде. Ул бу акчаны гаиләсеннән өзеп, дәүләткә илтеп бирер иде. Дәүләт ул акчага күпмедер патрон ясар идеме? Шуңа күрә мин татар журналистлары бик зирәк булдылар дип уйлыйм. Бүген кемнеңдер кычкыруы да, митинг-пикетларга чыгуы да, төрмәгә утыруы да бернәрсәне дә туктата алмый. Сәяси систем бөтенләй башка. Без бары тик 100 процент сайлауга йөреп, 100 процент үзебез теләгәнчә тавыш биргәндә генә вазгыятьне үзгәртә алабыз. Әлегә андый мөмкинлек булмаячак.

— Татар матбугатын күзәтеп барасызмы? Соңгы өч айда үзгәрешләр күренәме?

— Күзәтеп барам, ләкин укымыйм. Бары тик "Мәдәни җомга" газетын, "Казан утлары", "Безнең мирас" журналларын гына укыйм... Бүген татар матбугатының мактап кына тора торган өлеше бар. Алар шул "ләббәйкә"сен әйтеп тора. Ә инде иреклерәк, сүзен әйтә торган матбугат үзенә эчке цензура кертергә мәҗбүр булды.

— Татар матбугатында бүгенге вазгыятьне аңлату җитми. Ни өчен?

— Ә бүген татар матбугатында күпме кеше шушыны аңлатыр дәрәҗәдә үзе аңлый ала? Сорау белән җавап бирдем. Татар матбугаты хәзер аңлатып бирә торган кешеләрдән түгел, күбрәк наданнардан, куркаклардан тора.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG