Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Сираҗи: "Бүгенге систем кешене ришвәткә тартып кертә"


Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

9 декабрь Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Татарстанда ришвәтчелекнең үз төсмере бар. "Сираҗи сүзе" газеты баш мөхәррире, ришвәтчелек хакында язучы Искәндәр Сираҗи фикеренчә, бүген "өстәгеләргә" тугрылык күрсәткән зур түрәләр, министр, район башлыклары кагылгысыз булып кала. Бөтен җаваплылык урынбасарларга, башкарма хакимият җитәкчеләренә төшә, ди ул. Искәндәр Сираҗи Азатлык сорауларына җавап бирде.

Соңгы елларда Татарстанда ришвәт алу ничек тә булса үзгәрдеме?

— Ришвәтчелек юллары XV гасырдан бирле үзгәрмәде. Ришвәтчелеккә каршы беренче канунны Иван III кабул итә. Хәтта аның заманында 230дан артык төрле дәрәҗәдәге түрәләргә үлем, милеген тартып алу, камчылау җәзасы бирелә. Моңа карамастан ришвәтчелек үсә генә. Русиядә ул кайдан барлыкка килгән? Элек-электән түрәләргә, аксөякләргә хезмәт хакы түләнмәгән, бары биләмә бирелгән. Явыз Иван чорында гына түрәләргә хезмәт хакы түли башлаганнар, ләкин ул вакытында башкарылмаган.

Социализм вакытында ришвәтчелек патша чорының искелек калдыгы дип аннан баш тарталар. Ленин яңа икътисади сәясәтне игълан итү белән ул кабат чәчәк ата. Сталин вакытында да ришвәтчелек кимеми. Брежнев чорында театр мөдире булыр өчен күпме акча түләгәннәр, беләсезме? 10-30 мең сум торган бу вазифа. Район прокуроры булыр өчен 30 мең сум, колхоз рәисе – 50-80 мең, райкомның икенче секретаре – 100 мең, беренче секретарь вазифасына утырыр өчен 200 мең сум түләргә кирәк булган. Хакимияткә КГБ кешесе Андропов килгәч, Үзәк Азиядә ришвәтчелеккә каршы көрәш башлана. Әгәр дә барысын да туктатсаң, йөзләгән мең кешене кулга алырга кирәк булачак. Бу бөтен системны какшата дигән сүз. Андропов моның белән берничек тә көрәшеп булмаганын аңлый.

Бүген кайдадыр завод төзи башлаганнар икән, моның өчен кемдер күпмедер акча алган дигән сүз. Хәзер дә шул систем дәвам итә. Аның формалары гына үзгәрә.

Бүген түрәләр акчаны күбрәк ничек куллана? Офшорга җибәрәме, коттедж саламы?

— Бүген каклаган каз белән йөреп булмый. Хәзер ришвәт зур сарайлар, коттеджлар, кыйммәтле Bentley машиналары белән түләнә. Ул акцияләр белән туры офшорларга күчә. Аның каян һәм кемнән бирелгәнен дә белеп булмый. Хәзерге системда һәр тиеннең кая киткәне компьютерда теркәлеп барса да, эзләп таба алмаслык формалар уйлап чыгарылган. Ришвәт офшор зоналарына акцияләп кенә күчә. Тарихка карасак, бу илнең милли идеясе. Әгәр дә Русиядә ришвәт булмаса, бер нәрсә эшләнми. Юл да салынмас иде, завод та төзелмәс иде, кибет тә ачылмас иде.

Түрәләргә ришвәтчелек белән шөгыльләнергә җирлек бар. Алар канун белән якланмаган

Тикшерү хезмәтендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы бик аз. Әгәр дә алар тикшерү вакытында аз гына эләктереп китә алмаса, бу оешмада эшләмәсләр иде. Дәүләт оешмаларында эшләргә кеше дә табып булмас иде. Ришвәтчелек белән көчлерәк көрәшкән саен, ул шуның кадәр көчлерәк үсеш ала. Утка май сибеп сүндерергә теләгән кебек килеп чыга.

Бүген , чөнки телиләр икән, түрәләрне бүген үк алып ыргыталар. Шуңа да эшкә керешү белән ул иртәгә кәнәфиеннән алыначагын кайгырта башлый. Димәк, куркынычсызлык мендәрен тутырып куярга кирәк. Анда акча күбрәк булган саен, шуның кадәр яхшырак булып чыга. Мәсәлән, берничә йорты булган район башлыгының Лаеш районында тагын бер йорт төзеп ятуын белеп аптырадым. Нәрсәгә инде ул аңа дигән сорау туа. Әмма ул куркынычсызлык мендәре тутырып куя.

Соңгы вакытта ришвәтчелектә район башлыкларын яки министрларны түгел, аларның урынбасарларын, башкарма хакимият җитәкчеләрен гаеплиләр. Бу нәрсә хакында сөйли?

— Җәмәгать, башкарма хакимият җитәкчесен, урынбасарын селкетә башлыйлар икән, монда аларга түгел, ә башлыкның үзенә тияргә кирәк дим. Башкарма хакимият җитәкчесе – ул техник персонаж. Район башлыгы нәрсә куша, шуны эшли, аңа кайсы кәгазьне сузалар, ул шуңа кул куя. Чынлыкта бер урынбасар да район башлыгы рөхсәтеннән башка эшләми. Бүген район башлыгы кагылгысыз, гөнаһсыз булып кала бирә. Ә тегесен алып аталар, йә утырталар, аннан яңа җитәкчегә бәйге игълан итәләр. Әгәр районда башкарма хакимият җитәкчесе вазифасында озак утыра икән, димәк, ул тотылмыйча акыллы итеп, йә намус белән эшли дип уйлыйм.

Ни өчен район башлыкларына тимиләр? Алар сәяси элитага кергәнгәме?

— Зур түрәләрдә бер-берсен яклау һәм саклау дигән әйбер бар. Ни өчен? Түрә югары даирәгә тугрылыгын сакласа, аңа тиктомалга гына тимиләр. Хәтта аны иң авыр хәлдә дә яклаячаклар яки икенче эш бирәчәкләр. Әгәр зур түрәне сакламаганнар, эш бирмәгәннәр, төрмәгә утыртканнар икән, димәк, ул системга каршы чыккан, йә артык акыллылыгы яки юләрлеге аркасында нәрсәнедер дөрес эшләмәгән. Утырып чыккан, турыдан-туры ришвәт белән элеккән район башлыклары булды. Киллер яллауда, үтерүдә гаепләп 15-16 ел утыручыларны да беләм. Әгәр зур түрә җүләрлек кылмый икән, күпмедер миллион юкка чыгуны зур проблемга санамыйлар. Күптән түгел Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесен кулга алдылар. Ул авыл хуҗалыгы техникасын үз белдеге белән өләшкән дигән әйбергә ышанасызмы? Мин ышана алмыйм.

Кайсы районнарда ришвәтчелек көчлерәк? Казан тирәсендәме, саф татар районнарындамы?

— Казан тирәсендәге районнарда мөмкинлекләр күбрәк. Анда җир коточкыч кыйммәт тора. Ришвәт шуның тирәсендә бара. Мин районлап та атый алам. Ләкин бөтен мәгълүматлар дә тикшерелмәгән, шуңа әйтергә яхшысынмыйм. Хәзер әйткән һәр сүз өчен җавап бирергә туры килә.

Бүген һәр кешенең эчендә ришвәтче яши. Баланы укырга керткәндә, хастаханәгә барганда, ЮХИДИ туктатканда, кеше ришвәт бирү юлын карый. Бу халыкка инде сеңгән әйберме?

Кешенең эчендә ришвәтче яшәми. Бүгенге систем сине шуңа тартып кертә

— Ул безгә сеңмәгән. Бу проблемны җиңел хәл итү юлы. Син түлисең икән, мәсьәлә тиз чишелә. Яхшы табиб карасын өчен акча бирәсең, ЮХИДИга мең ярым сум бирер урынга 500 сум калдырып котыласың. Бу системның камил булмавыннан килә. Без бу тормышның чынбарлыгын күрәбез. Бушлай медицина, димәк, рәтләп карамыйлар дигән сүз. Системның алганын беләсең икән, димәк, бирү турында да уйлыйсың. Кешенең эчендә ришвәтче яшәми. Бүгенге систем сине шуңа тартып кертә. Әгәр син балаңны хулиганнар белән укуын телисең икән - түләмисең. Бүген барысы да баласын Шәймиев төзеткән мәктәпкә бирергә тели. Бүген тигезсезлек. Тагын бер мисал – Казан үзәгендәге бер мәктәпкә кабул итү өчен 400 мең сум сорыйлар, дип әйткән иткән иде бер хатын. Боларның нигезендә түрәләргә хезмәт хакы түләмәү, аларга туену урыны бирү тора.

Сез түрәләрне даими тикшереп торасыз. Аның нәтиҗәсен күрәсезме? "Өстәгеләргә" алар барып ирешәме?

— Мин барып ирешә дип уйлыйм. Үз вакытында Татарстан президенты аппаратын җитәкләгән Әгъзам Гобәйдуллин белән бер зур мәҗлестә булдык. Ул минем язмаларны укыштыргалап баруын әйтте. Мин аңа язуның нәтиҗәләрен күрмим дидем. Ул нәтиҗәләрне күрмәссең, ләкин язган барлык материаллар да җыела һәм кирәк чакта тартып чыгарыла дип әйтте. Бу сүзләр мине канатландырып җибәрде. Миңа зур проблемнарны хәл итә алырлык түрәләрнең язмаларымны укып барулары турында әйткәне бар. Бүген түрәне теләсә-кайсы көнне эшеннән алып ыргыттылар дигән сүз түгел. Аның эшен карарга, казынырга, урлаган әйберләрен кире кайтарту җаен уйларга кирәк. Хәтта кайбер түрәләрнең урлаган акчасына юллар салдыртып, эшеннән матур итеп җибәрделәр. Бу эшнең башы матбугаттан башланган иде.

Түрәләрдән басым сизәсезме?

— Әгәр дә түрәләр яный икән, димәк, алар үзләренең ришвәтче булаларын таный дигән сүз. Бүген матур итеп мәхкәмәгә тарту гадәте бар. Рухи һәм матди зыян салган өчен мине 10 мең сумга хөкем иттеләр. Сбербанк картам арестта тора. Гадәттә гафу үтенергә дигән карар чыгаралар. Ә без бит шундый итеп гафу үтенәбез, аларга мәхкәмәгә бармау күпкә хәерлерәк булыр иде. Чөнки мәкаләдә язылган бөтен сүз дә дөрес түгел дигәнне аңлатмый. Мәхкәмә карарында 3 пункт расланмаган дип языла икән, димәк, 10 пунктның 7се дөрес булып чыга бит. Калган кырын эшләр мәхкәмә карары белән расланган дигән сүз. Шуңа бәйләнү ягын бик карамыйлар.

Минем газетка язылмаска кушкан районнарда тиражлар артты гына

Газетны районга кертмәү очраклары булды. Бервакыт миңа Чирмешән районыннан шалтыраттылар. Газет безгә килмәде, чөнки ул санда райондагы ришвәтчелек турында языган мәкалә булган диделәр. Кайбыч районы башлыгы урынбасары халык белән очрашуда кайсы газетларга язылырга һәм язылмаска дип исемлек белән әйтеп чыккан. Язылырга тиешле газетлар – ул мактый торган дәүләти басмалар. Кайбер районнарда кешеләр түрәләрдән курка, киресенчә, аларга каршы эшли башлаучылар да бар. Минем газетка язылмаска кушкан районнарда тиражлар артты гына. Тагын берәр район хакимиятенең "Сираҗи сүзе"нә язылмаска өндәвен көтеп утырам. Ләкин алар моның нинди нәтиҗә китерүен аңлады.

Соңгы вакытта түрәләрне тикшерү авырлаштымы?

— Бик җиңел ул. Хәзер район башлыгының фәлән елны күпме хезмәт хакы алганын, ничә ел эшләвен, күпме йорты булуын карап була. Милкенә күз салгач, район башлыклары һәм зур түрәләрнең 99 процентында аның хәтле хезмәт хакы алмаганын күрәсең. Хатынының керемен кушып санасаң да. Акчаның каян кергәнен карый башлыйсың. Кайдадыр субсидия бирелмәгән, дотация кире җыеп алынган, ашлама турыдан-туры сатылган булуы ачыклана. Актаныш районында кызык күренешкә тап булдым. Йортларга ике контурлы газ ягу миче куялар. Кешеләрдән 150 мең сум сорыйлар. Интернетка кереп карадым. Җиһазны алу, урнаштыру, проектын эшләтү 50 мең сумнан кыйммәткә чыкмый. Ни өчен шундый аерма? Бу акча кая китә? Арчада Алмас Нәзиров вакытында иске сарай һәм гаражларны сүтеп ыргыттылар. Яңаны калайдан ясап, 70 мең сумга сата башладылар. Кама тамагы районында шундый ук сарайлар 30-35 мең сумга бирелде. Бу хакимиятнең комсызлыгыннан, халыкның карусызлыгыннан килә.

Район башлыклары акча төрткәне бармы?

— Миннән җир ал, бездә йорт сал дигән әйберләр булды. Артыңнан конверт күтәреп йөриләр дигән сүз юк. Моның куркыныч икәнен беләләр ич. Берьюлы 3 млн сум тәкъдим иттеләр. Сөйләшүне башыннан алып яздырып утыруларын да белдем. Тагын 2 млн сум бирергә теләделәр. Бер район башлыгының гөнаһын ачканнан соң, ул икенче район башлыгын сөйләшергә җибәргән. Мин әйтәм, сукбайлар үзәгенә, яки "Ярдәм" мәчетенә акчасын салсын. Ул акчаны күп очракта аласы да килә. Мин хәтта берничә көн йоклый да алмыйм. Тормыш йөген тартканда җиңел килгән әйберне аласы килә. Алсам, үз-үземне хөрмәт итүдән туктаячакмын. Ул вакытта синең кемнедер өйрәтергә хакың булмаячак. Ышанасыңмы, бүген минем хезмәт хакы түләр өчен исәп-хисап счетында акча юк. Аласы акчаларым бар, шуларны кайтару турында уйлыйм.

Навальныйның Татарстандагы ришвәт турында язмалары чыкты. Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

Навальный фильмын мин халыкның ачуын чыгарыр өчен эшләнгән әйбер дип уйлыйм

— Бу Татарстандагы сәяси вазгыятьне какшатыр өчен генә эшләнде дип уйлыйм. Әгәр игътибар белән карасаң, фильмга президентның ерак туганнары, балдызларының йортларына кадәр кертелгән. Бу 3 млрд ярым сумны күрсәтер өчен чиле-пешле материалны әзрәк кыздырып бетерү дип атала. Сәгатьләргә бәйләнделәр. Зур түрәләр кыйммәтле сәгатьләр алырга Швейцариягә һәм башка илләргә барып кибетләрдә йөргәнен күзалдына китергәнең бармы синең? Аларның барысы да бүләкләр. Андый әйберләр сатып алырга түрәләр коточкыч саран була. Минем өч сәгатем бар. Очсызлы түгел, якынча 150 меңешәр сумлык. Берсен дә үзем сатып алмадым. Әгәр дә минем дусларым шундый бүләкләр бүләк итәләр икән, аларның дуслары нинди булырга тиеш? Алар очкычлар бүләк итә алалар. Навальныйның фильмын мин халыкның ачуын чыгарыр өчен эшләнгән әйбер дип уйлыйм. Аннары "Татнефть" турында берничә тапкыр әйтелде. Боларга ул тынгылык бирми. Кемнәрдер "Татнефть"нең Татарстан кулында булуын теләми. Шуңа күрә ширкәтнең акчасын әрәм-шәрәм итеп бетерәләр, аны федераль үзәккә бирергә кирәк дигән фикер күрдем мин анда. Бу — уен, монда күбрәк икътисади мәсьәлә ята.

Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда Татарстанда ришвәтчелек көчлерәкме?

— Мин башка төбәкләрне белмим. Ләкин безнең түрәләрнең Амур өлкәсенә барып кайтуыннан гына чамалый алам. Анда безнекеләр озак тора алмады, аларны сез нишлисез дип куып кайтардылар. Әгәр дә Пенза яки хәерче Ульян өлкәсендә безнекеләр кебек кылана алсалар, жәл булмас иде. Татарстан башка төбәкләрдән аерылып тора, ул мул, бай яшәүче төбәк. Мин әйткәнчә, Русиядә ришвәтчелек барлык өлкәләрнең үсешенә китерә. Бу ил өчен башка яшәү рәвеше юк. Русия һәрвакытта да милли идея эзли һәм ришвәтчелеккә каршы көрәшә. Нишләп ул үзенең милли идеясенә каршы көрәшә икән? Аңлап бетермим. Бүген урлыйлар икән, димәк, бу ил яши әле. Халыкка да бераз өлеш чыгарсаннар иде.

XS
SM
MD
LG