Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Искәндәр Сираҗида тентүне Азатлык журналисты Алсу Кормашева эше белән бәйле рәвештә уздырганнар


Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

"Имештер Азатлык журналисты Алсу Кормаш ил серләренә керә торган мәгълүмат җыеп йөргән. Янәсе, ниндидер профессордан "мобилизация вакытында сезнең институттан ничә кешене алып киттеләр",  дип сораган. Һәм бу зур җинаять икән. Менә шушы җинаятькә минем дә кагылышым бар ди, имеш", дип сөйли ул.

Казан журналисты, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗи өендә һәм офисында тентүне Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева белән бәйле рәвештә үткәргәннәр. Бу хакта Сираҗи үзе Instagram-да хәбәр итте.

Сираҗи сүзләренчә, аңа тентү белән сәгать иртәнге алтынчы яртыларда килгәннәр. Үзенең, хатыны Эльмира Сираҗиның телефоннарын, хәтта балаларының (Искәндәр Сираҗи - дүрт бала атасы - ред.) компьютерларына кадәр тартып алганнар.

"Ун ел эшләмичә яткан телефоннарга кадәр җыеп алып чыгып киттеләр, нәрсә бар, бөтенесен җыйдылар. Флеш-картсыз видеокамерага кадәр алдылар. Болар минем бөтен эшчәнлегемне "параличларга" теләде. Шулай булмаса, видеокамерага тияргә тиеш түгелләр иде, анда мәгълүмат юк", ди журналист.

Куәт оешмалары вәкилләре тентү уздыруны Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева белән бәйле дип аңлаткан (Алсу Кормашева эше турында тулырак мәгълүмат монда - ред.).

"Имештер Азатлык журналисты Алсу Кормаш ил серләренә керә торган мәгълүмат җыеп йөргән. Янәсе, ниндидер профессордан "мобилизация вакытында сезнең институттан ничә кешене алып киттеләр", дип сораган. Һәм бу зур җинаять икән. Менә шушы җинаятькә минем дә кагылышым бар ди, имеш", дип сөйли ул.

Аның сүзләренчә, тентүне бернинди шаһитлар сүзенә дә, дәлилләргә дә нигезләнеп уздырмаганнар.

Шул ук вакытта журналист эш урынындагы компьютерларны да тартып алуларын искәртә һәм моны канунсыз эш дип атый.

"Компьютерлар - минем эш коралым. Алар аны урында гына карарга тиеш иде, яки тиз генә карап, кире миңа тапшырырга тиешләр иде. Алар бу очракта күп балалы гаиләне эшсез һәм ашсыз кадыра. Канунда алай эшләү каралмаган. Эш коралы кешедән алынырга тиеш түгел. Гомумән, миңа кагылышлы эштә ни өчен хатынымның әйберен алып китәләр? Бу миңа кызык тоелды. Хәтта Сталин заманында атасы өчен баласы җавап бирмәгән. Ә монда иренең эше өчен хатыны да җавап бирә булып чыга", ди ул.

Тентү вакытында Сираҗиларның банк карталарының серсүзләре язылган дәфтәрләрен дә тартып алганнар.

Шул ук вакытта журналист куәт оешмалары вәкилләре "йортның гаражы-мунчалары ачык икәнен күрде, шуңа теләсә нәрсә ташлап китәргә мөмкиннәр" дип шикләнә.

"Мин үз эшен чынлап та җиренә җиткереп эшләгән кешеләрне хөрмәт итәм. Нинди генә һөнәр иясе булмасын - полицияме, ФСБ хезмәткәреме...Әмма юктан бар ителгән әйбер икәнен белә торып эшләүчеләрне мин хөрмәт итә алмыйм", дип белдерде ул.

Искәндәр Сираҗи тентүнең нәрсә өчен узуын аңлый алмавын, беркайчан да Азатлык радиосы белән хезмәттәшлек иткәне булмавын белдерде.

  • Искәндәр Сираҗи – танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе. "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы, баш мөхәррире.
  • Соңгы вакытта Татарстанда бәйсез журналистларга һәм журналистикага басым көчәйде.
  • 2022 елның 17 августында куәт хезмәткәрләре Казанда Азатлык һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү үткәрде.
  • 2023 елның 18 октябрендә Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тоткарлады. Аны ят агент буларак теркәлмәвендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG