Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Газзәдән 10 кеше кайтты, алар барысы да бер гаилә әгъзалары


Израил-Фәләстин низагы
Израил-Фәләстин низагы

43 яшьлек Рушания Закирова 20 ел элек Фәләстин егетенә кияүгә чыккан һәм шунда күчеп киткән. "Әлегә әти-әни янына кайттык. Нәрсә эшләрбез - монысын вакыт күрсәтер, белмим. Әлегә аннан шок хәлендә килдек. Бер сүз белән әйткәндә, Газзә бүтән юк", дип сөйли ул.

Бүген, 20 ноябрь иртәсендә Казанның Восстание-Пассажирская тимер юл станциясенә Газзәдәге хәрби хәрәкәтләрдән качып китүчеләр - 10 кеше килеп җиткән. Аларны башта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычы белән Мисыр башкаласы Каһирәдән Мәскәүгә эвакуацияләгән булганнар. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

10 кешенең барысы да 43 яшьлек Рушания Закированың гаилә әгъзалары. Басма Рушаниянең әнисе (ул исемен әйтергә теләмәгән) белән сөйләшкән. Ул кызының 20 ел элек Казан медицина институтында укыган фәләстин егетенә кияүгә чыгуын сөйләгән.

Ире укып бетергәннән соң Рушания аның белән Фәләстингә киткән, дүрт бала тапкан. 2008 елда ире үлгән, ул башка кешегә кияүгә чыккан һәм аннан тагын өч бала тапкан. Икенче ире дә өч көн элек һәлак булган.

"Әлегә әти-әни янына кайттык. Нәрсә эшләрбез - монысын вакыт күрсәтер, белмим. Әлегә аннан шок хәлендә килдек. Бер сүз белән әйткәндә, Газзә бүтән юк. Без үзебезнең өйдә иремнең туганнары белән яшәдек. Каһирәдә булган чагымда хәбәр килде - безнең өйне тулысынча җимергәннәр. Анда хәзер интернет та, кәрәзле элемтә дә юк, без хәтта шалтыратып кем үлгән, кем калган икәнен белешә алмыйбыз", дигән Рушания Закирова.

Басма язуынча, вокзалда аны әнисе белән әтисе һәм туганнары каршы алган. Алар өч машинада гаиләне үзләре яши торган Төньяк бистәсенә алып киткән.

  • 7 октябрьдә ХӘМӘС (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган) отрядлары Израилнең көньягына һөҗүм итте. 1200 кеше, нигездә сивил затлар үлде. 240 кеше тотык итеп алынды.
  • Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра.
  • Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 11 меңгә җиткән, аларның 8 меңе — балалар һәм хатын-кызлар.
  • Элегрәк Русиянең Израилдәге илчесе Анатолий Викторов Газзәдәге хәрби хәрәкәтләр барган урыныннан эвакуацияләүне барлыгы 600ләп русияле көтә дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG