АКШ Украинадагы Бучада һәм Андреевкада тыныч кешеләрне үтерүләрдә гаепләнгән ике Русия хәрбиенә каршы чикләүләр кертте.
Дәүләт департаменты исемлеккә Русия гаскәре полковнигы Азатбек Омурбековны һәм хәрби хезмәткәр Даниил Фролкинны керткән, диелә АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен белдерүендә.
Омурбековка, Фролкинга һәм аларның якын туганнарына Кушма Штатларга керү тыела.
2022 елның августында Даниил Фролкин журналистларга Андреевка авылында талаулар һәм тыныч халыкны үтерүләр турында сөйләде. Ул коралсыз украиннарга атарга боерган хәрби җитәкчеләрнең исемнәрен дә атады.
Аның 64нче мотоукчы бригадасында хезмәт итүе әйтелде, медиалар аның командиры Азатбек Омурбеков булган дип язды. Соңрак журналистлар белән сөйләшкәндә Фролкин белән бергә хезмәт иткән берничә хәрби Омурбековның Киев өлкәсендә сивил халыкны үтерергә боерыклар бирүен әйтте.
- Хабаровски өлкәсенең 64нче мотоукчы бригадасы хәрбиләре Киев өлкәсендәге Бучага 2022 елның март ае уртасында килде. Алдагы 18 көн буе Бучаның бригада контролендәге бер районында 12 кеше үтерелде.
- Украинаның Андреевка авылында яшәүчеләрхәрбиләрне талауларда, караклыкта һәм сивилләрне үтерүдә гаепләде.
- Русия гаскәрләре Буча шәһәрендә бер айдан артык булды. Март ахырында алар чигенгәннән соң җирле хакимиятләр һәм журналистлар 458 кешенең мәетен тапты, шуларның 419ын атып яки җәфалап үтерүләре ачыкланды.
- Рәсми Мәскәү Русия хәрбиләре Украинада сивилләргә һөҗүм итми, ә Буча, Бородянка һәм Ирпеньдәге күпләп үтерүләр һәм җәфалаулар турындагы дәлилләр – махсус төшерелгән ялган һәм провокация ди.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум