Accessibility links

Казан хакимиятләре юл эшчеләренең җитмәвен түбән хезмәт хаклары белән аңлата


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Хезмәт хаклары безгә оешмаларны тулысынча эшчеләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирми. Шуңа сменалап эшләргә туры килә", диләр шәһәр хакимиятендә.

Казаннның юл оешмаларында эшчеләр җитми. Шуңа күрә эшне кизү алмашып оештыралар, ә кышкы чорда юлларны карап торуга башка объектлардан белгечләр җәлеп итәләр. Бу хакта Татарстан хөкүмәт йортында узган брифингта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Куляжев сүзләренчә, Казанның юл оешмаларына эшкә барлыгы 560 машина йөртүче һәм 798 юл эшчесе урнашкан. Аларга уртача 50-54 яшь.

"Кызганыч, бүген оешмаларга хезмәткәрләр җитми. Без кышкы чорда туңдырылып торган объектлардан яңа эшчеләр җәлеп итәргә тырышабыз", дип сөйләгән ул.

Мәсәлән хәзерге вакытта урам-юл төзелеше өлкәсенә күп эшче кирәкми. Куляжев оешмалар бу өлкәдән үзләренә юл эшчеләре, механизаторлар, машина йөртүчеләр җәлеп итә дип искәрткән.

"Әмма кызганыч, хезмәт хаклары безгә оешмаларны тулысынча эшчеләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирми. Шуңа сменалап эшләргә туры килә. Кышкы эш тәртибенә күчкән чакта хезмәт хакы бераз арта. Төнге кизүләрне исәпкә алганда юл эшчеләре 47 мең сум алачак, ә машина йөртүчеләр төнлә һәм ялларда да эшләсә - 80 мең сум", дигән ул.

  • Октябрь ахырында Казанда ишек алларын чистартып тору өчен 6,5 меңнән артык урам җыештыручы кирәк булуы әйтелде, ул чакта 2,7 мең кеше генә җыелган диделәр.
  • Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә моның кадәр урам җыештыручыны табу "мөмкин эш түгел".
  • Казан хакимиятләре шәһәрне төзекләндерүчеләргә кытлык барлыкка килүен быел февраль аенда да искәрттеләр. Шәһәр мэры Илсур Метшин бүген шәһәргә 500 урам себерүче җитми дигән иде.
  • Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,38 процентны тәшкил итә. Метшин Казанда эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булуы "шатлык түгел, борчу" уята диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG